Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Княгорда табигать көчләренә табынучы мари халкы яши

Княгор авылы миңа элек-электән серле кебек тоела иде. Ник дисәң, биредә христиан динен кабул итмичә, мәҗүсилекне саклап калган, табигать көчләренә табынучы мари халкы гомер кичерә. Гасырлар түреннән безнең көннәргә кадәр килеп җиткән дини йолалары белән Мәскәү этнографлары да кызыксынган. Тагын шунысы гаҗәп, татар исемнәрен йөрткән мари әбиләре бар монда: Сәлимә,...

Княгор авылы миңа элек-электән серле кебек тоела иде. Ник дисәң, биредә христиан динен кабул итмичә, мәҗүсилекне саклап калган, табигать көчләренә табынучы мари халкы гомер кичерә. Гасырлар түреннән безнең көннәргә кадәр килеп җиткән дини йолалары белән Мәскәү этнографлары да кызыксынган. Тагын шунысы гаҗәп, татар исемнәрен йөрткән мари әбиләре бар монда: Сәлимә, Сандугач, Алтынай, Шәрифә... Княгорга әнә шул әбиләр һәм мариларның гореф-гадәтләре белән танышу өчен килдек. Иң элек хәбәрчебез, укытучы, данлыклы "Кнавел" ансамбле җитәкчесе Леонид Искаков яшәгән йортка, аннары авыл китапханәсенә юл тоттык: тормыш иптәше Маргарита ханым шунда эшли икән. Менә ниләр сөйләде алар.

Сурем - борынгыдан килгән бәйрәм

-12 июльдә христиан динендәге халык Питрау көнен бәйрәм итсә, без Сурем (явызлыкны куу) көнен билгеләп үтәбез. Авылыбыздан ерак түгел изге урман бар, бәйрәм йолалары, корбан чалу шунда башкарыла. Моңа хәзерлек иртән-иртүк башлана. Корбанга сарык биргән гаиләләрнең өйләрендә учак кабызыла, аның утлы күмере аш-су әзерләү өчен табыну урынына - изге юкә агачы янына алып барыла. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, элек корбанга үгезбозаулар да, казлар да китерелгән. Халык бирегә бүләкләр: сөлгеләр, яулыклар һәм ипи-тоз белән килә. Корбанлык биргән гаиләләр аларны квас һәм әче бал белән каршы ала.

Бәйрәм дин әһеле - картның дога укуыннан башлана икән. Элеккеге елларда бу вазыйфаны Милубай, Самар, Юрий исемле ирләр үтәгән. Хәзер Моисей Ямбулатов башкара, Леонид Искаков - аның ярдәмчесе. Карт бик озаклап догалар укый. "Аллабыз, безнең җирдә яшәгән барча халыкка һәм бездән еракта яшәгән балаларга сәламәтлек бир. Тапталган таудан, киелгән киемнән бәхет бир. Безне явыз дошманнардан сакла", - доганың төп эчтәлеге шундый.

Аннары ирләр, кулларына балталар, пычаклар, пычкылар тотып, махсус сукмак буйлап өч тапкыр әйләнеп чыгалар, үзләре куркыныч тавышлар белән кычкыралар. Шул рәвешле явыз рухларны куркыталар икән. Барча халык, изге юкә агачы янына килеп, ботакларына бүләкләрен элә. Тирәсенә шәмнәр яндырып куялар. Кәүсәсен кочаклап, теләк-ялваруларын әйтәләр.

-Агач аша без Аллабыз Юмога мөрәҗәгать итәбез, - ди Леонид Искаков. - Бергәләп тәм-томнар, корбан ите белән сыйланабыз. Мин кечкенә чакта әнием безгә корбан ашы алып кайта, чөнки балаларга анда барырга ярамый иде. Хәзер андый тыю юк: күреп-белеп үссеннәр, традицияләрне кабул итсеннәр, дибез.

Революциягә кадәр чорда монда Удмуртиядән, Киров өлкәсеннән һәм марилар тупланып яшәгән башка җирләрдән кунаклар җыелган. Хәзер өч авыл: Поч.Кучук, Иске Кнә һәм Княгор халкы җыелып бәйрәм итә. Әйтүләренчә, чит төбәкләрдән дә килүчеләр аз булмый. Дин көчәя барганлыктан, яшьләр күбрәк тартыла башлаган. Бәйрәмгә мөселман, христиан диннәрендәге кешеләргә дә килергә рөхсәт итәләр.

Шунысы мөһим: кешеләр күбрәк булган саен гыйбадәт кылу урыны да күбрәк энергия туплый, дигән инану яши. Авыру кешеләр биредән хәл алып китәләр, ди. Ә бит совет чорында диннәр тыелганлыктан, һәркем табыну өчен бакчасында юкә үстергән, ягъни һәр гаиләнең үз изге агачы булган. Мари Эл республикасында хәзер исә барлык изге агачлар, картада билгеләнеп, дәүләт яклавына алынган.

-Агач аша сораган теләкләр кабул буламы соң? - дип кызыксынам.

-Бер очрак турында сөйлик әле, - дип елмайды Леонид Александрович. - Туксанынчы елларда булды бу. Җәен көннәр коры торды. Күмәк хуҗалыкның бригадиры Хәлил Мөлеков әйтә: "Бәлки, яңгыр сорап, йола башкарырсыз. Сез - марилар табигать көчләре белән бәйле бит". Корбанлык өчен фермадан сарык бирде. Картлар-дин әһелләре белән сөйләштек тә, алар риза булдылар. Гыйбадәт кылуга ук яңгыр явып үтте.

Табыну урынында чишмә бәреп чыккан

-Тагын бер гаҗәеп хәл турында сөйлим әле: моннан тугыз ел элек тау итәгенең без табына торган ягыннан чишмә бәреп чыкты,- дип сүзне эләктереп ала Маргарита ханым. -Аны чистартып-карап торалар. Чишмәгә төшә торган урынга, акча җыешып, баскыч ясалды, чишмә үзе түбә белән ябылды. Бу эшне Сергей Саммасов оештырды. Вадим Иванов эретеп ябыштыру эшләрен башкарды. Бәйрәм көнне халык бу чыганактан су ала, авыруларга шифасы тия, диләр.

Чишмәне, табыну урынын күреп кайтырга ниятебез бар иде, дин әһелләреннән башка анда барырга ярамый икән. Дөрес, Леонид Александрович безнең иҗат төркемен озата барырга ризалык бирде, әмма безне мари апалары белән очрашулар көтә иде әле. Алар белән күрешеп-сөйләшкән арада көн кичкә авышты һәм без кайтырга ашыктык.

Сандугач апа

Сайрар кош исемен йөрткән апа нечкә күңелле, хисчән булырга тиеш дип уйлаган идем. Чыннан да исеме җисеменә туры килә икән. Кечкенә буйлы, кошчык кебек хәрәкәтчән үзе, елмаеп кына тора. Нинди телдә сөйләшергә - марича белмим, русча аралашырга туры килер, ахры, дип аптырап торасы булмады: татарчаны су урынына эчә икән ул. Кызы Катяның да кунакка кайткан чагы иде, безне кыстый-кыстый чәй өстәле артына утырттылар. Сүзләр сүзгә ялганды. Гомер юлы да моңлы бер җыр кебек Сандугач апа Сафраеваның. Сөйләргә керешкәч, күзләре яшь белән тулды. Җиде бала үстергән. Тормыш иптәше кырыкка да җитмичә бакыйлыкка күчкәндә, балаларның иң олысы Катяга - 15, иң кечесенә 3 яшь кенә булган.

-Берүземә тормыш итү бик авыр булды. Колхозда башта атлар карадым, үзем җигә идем, аннары фермада эшләдем. Кытлык заманы: ипигә җәяүләп Кукмарага барырга туры килә, ничәмә-ничә тапкыр чират торып, 12-16шар ипи алып кайта идем. Хәлләрем бетә: гел үр менәсе бит кайтканда, - дип искә төшерде ул елларны. Унике чакрым ара машина белән килгәндә дә ерак тоелды минем үземә!

-Аннары ипигә мин йөри башладым. Чираттан йолкып аталар, елый-елый кабаттан баса идем, - дип сүзгә кушыла Катя.

Сандугач апаның хәсрәт күрәсе көннәре алда булган икән әле: бер улы фаҗигале төстә һәлак булган, икенченең армиядән үле гәүдәсен генә алып кайтканнар. Басуларга барып, кычкырып еладым, ди бичара ана. Бүгенге көндә ялгызы гына яши. Тавыклар, кәҗә асрый.

-Моңарчы сыер асрадым. Эчем пошканда аның белән "сөйләшеп", юанып керә идем, хәзер зур мал асрардай көч юк инде. Ярый әле, балаларым хәлемне белеп, ярдәм итеп торалар. Ике кызым күрше авылларда, икесе Чаллы шәһәрендә, улым Казанда гомер кичерәләр.

-Кем кушкан сезгә татарча исемне? - дип күңелне кытыклап торган соравымны бирәм. Сандугач апа елмаеп җибәрә:

-И-и, аптыраттылар мине ул исем белән. Урманга баргач та, син сандугачмыни, дип шаярталар иде. Мәрхүмә сеңлем Карлыгач исемле иде әле. Әбием куштырган безгә бу исемнәрне. Үзенең исеме марича - Пали иде. Ул якындагы Әсән-Елга кешеләре белән аралашып яшәгән, анда кунакка барып йөргән, татарлар үзләре дә килә иде безгә. Бабам исә Абдул исемле иде. Әниемнең исеме - Нәзифә, әтиемнеке Камал.

-Әтисе сугышта пулеметчы булган, җиде тапкыр яраланып, үлемнән калган. Күрсәткән батырлыклары өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек булган. Авылыбызның горурлыгы иде ул, -дип сүзгә кушылды мине таныштырып-озатып йөрүче Маргарита ханым.

- Балаларыгызга нинди исемнәр куштыгыз соң? Олысының Катя икәнен белдем инде, - дип сорыйм Сандугач ападан. Рита, Алевтина, Ирина, Семен - әнә шундый рус исемнәрен санап чыкты ул.

Борынгыдан килгән чын мари исемнәре бу халыкта инде онытылып бара икән. Моңа башка өлкән яшьтәге апалар һәм аларның гаиләләре белән танышканда да инандым.

Алтынай апа

-Әнием кушкан миңа бу исемне. Сеңлемнеке тагын да матуррак - Алтынчәч иде. Гаиләдә барыбыз татарча исемнәр йөртте. Бабаларым - Сәлимҗан, Сәгыйть, каенатам Садыйк, каенанам - Шәрифә... Әниемнең әнисе генә марича Атналче исемле иде, - дип каршы алды безне Алтынай Садыйкова. 93 яшен тутырып килүенә карамастан, ачык зиһенле, яхшы хәтерле булуы белән шаккатырды ул безне. Газеталар укый, телевизордан дөнья хәлләре белән танышып бара, йон эрләп, оекбашлар бәйләргә дә өлгерә икән. Быел гына унике пар оекбаш бәйләгән, эрләгән йомгаклары да әллә ничә.

-Бармаклар өчен хәрәкәт ул. Тик ятып булмый бит инде. Йокларга ятканда уйлыйм: башкача уянмамдыр инде, дип. Тагын уянып китәм. Шунысы сәер: бер җирем авыртмый. Дәваханәгә дә барганым юк үзе, дарулар да йотканым, уколлар да ясатканым юк, - ди ул. Күзләрен яшьләрчә елтыратып, шаяртып та ала. -Шунысы начар: тиз йөгерә алмыйм.

Гомумән, бик кызыклы шәхес булып чыкты ул. 1939 елдан башлап укытучы булып эшләгән. Русчаны да, татарчаны да яхшы белә. 1940 елда авылда башлангыч мәктәпне төзү тәмамланган, аны файдалануга тапшыру өчен күп көче кергән. Авыл китапханәсен ачуда да аның өлеше зур.

-Кукмарага район мәгариф бүлегенә көнгә икешәр тапкыр барып кайта идем. Чабатадан килмә инде, дип кисәтү ясаганнары булды. Сугыш чорында авыр иде: парталар да, дәфтәрләр дә, каләмнәр дә булмады. Иске газеталарның, китапларның кырыйларына язарга туры килде, каләмнәрне исә каз каурыеннан ясый идек. Укучылар әз: 10-15ләп кенә иде. Ә сугыштан соңгы елларда бер сыйныфта 32шәр укучы, ә сыйныфлар икешәр була иде. Бүгенге көндә авыл мәктәбендә ике генә бала укый, - ди Алтынай апа. -Элек әйтәләр иде: бер генә бала булса да, мәктәпне ябарга ярамый, дип. Безнең мәктәп җиде ел ябылып торды.

Әйе, күңеле белән һаман да укытучы булып калган ул. Мәктәпләрнең, милләтенең киләчәге өчен борчыла, уйлана. Көчле рухлы булуының тагын бер сере бар: Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган Кантария белән Егоровны озата барган автоматчыларның берсе, легендар Сәет Сәгыйтовның сеңлесе бит ул.

Алтынай апа - җиде бала анасы. Сигезенчесе сабый чагында дөнья куйган. Дүрт улы, өч кызы да русча исемнәр йөртә. Җиде оныгы бар.

-Оныклар хәзер мари телен белми инде. Хәер, берсе азрак кына белә, -ди.

Кызганычка каршы, мондый хәлләр безнең татар халкында да күзәтелә.

Шәрифә апа

-Шәрифә Газизҗан кызы Шәңгәрәева мин...

Бу сүзләрне ишеткәч, татар милләтеннән микән әллә, дип уйлап куйдым 83 яшьлек апа турында. Татарча да әйбәт сөйләшә үзе. Әнисе Сәкинә исемле булган.

-Әтидән ун яшемдә калдым, ул сугышта һәлак булды. Гаиләдә без өч бала, мин иң олысы идем, - дип авыр истәлекләрен кузгатты ул. -Ярый әле, итек басып, бабай тамагыбызны туйдырды. Татар кешеләре дә килә иде янына.

Шул чор балалары һәм үсмерләре кебек үк Шәрифә апа да күмәк хуҗалыкта эшләгән. 14 яшеннән Кашкара урманына агач кисәргә җибәргәннәр.

-Кышларын урманнан кайтып кермәдек, ел саен агач кистек. 1953 елда, миңа 22 яшь иде, Пермь урманнарына ук барырга туры килде. Колхозда эш күп булды. Көндезләрен урак урсак, төннәрен ындырда эшләдек. Ашарга юк. Норманы тутырсаң, умачлык он бирәләр иде, - дип сөйли ул. -Хәзер бик рәхәт. Әле менә өлкәннәр көненә күмәк хуҗалыктан күп итеп күчтәнәчләр биреп сөендерделәр.

Күңелендә яралар да күп Шәрифә апаның: кызын, улын җирләгән. Ай-һай, ничек күтәргәндер балалар хәсрәтен? Ире Шакир да вафат икән инде. Хәзер улы Александр белән яши.

-Үз көчемдә әле мин: идәнне дә, керләрне дә юам, - ди ул. Оекбашлар да бәйли икән. Өйләрендәге чисталыкка сокланырлык: "ялт" итеп тора. Без кергәндә атларга солы пешергән чагы иде. Әйе, күмәк хуҗалыкта егерме еллап ат караучы булып эшләгән улы Александр хәзер бу малларны үзе асрый икән. Биш аты бар. Үзен күреп булмады: өйдә юк иде.

Сәлимә апа

Княгордан кайтыр алдыннан кабат Леонид Искаковлар йортына кердек. Күптән түгел генә 90 яшен тутырган әнисе Сәлимә апа белән сөйләшеп аласы килде.

-Әти-әниләребез Көек (Әсән-Елга) авылы кешеләре белән туганнар кебек дус яшәделәр. Бәлки, шуңа кушканнардыр миңа бу исемне. Хәер, әтием дә Абдрахман исемле иде. Әнием генә марича Өялче исемен йөртте.

Сәлимә апа да җиде балага гомер биргән. Яшьлегендә Вятка Аланы районындагы авылда балалар укыткан, биредә күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган. Тормыш иптәше Александр, сугыш юлларын үтеп, Берлинга кадәр җиткән. Кыю йөрәкле бу офицер гаять җаваплы бурычны үтәгән: "Дәүләт - фронт" элемтә челтәрендә элемтәче булган. Сугыштан кайткач, милициядә эшләгән, берара паспорт бирү бүлеге җитәкчесе вазыйфасын да башкарган. Шигъри, нечкә күңелле булуын сөйлиләр аның: шигырьләре район газетасында да басылып килгән. Мәрхүм Александр абый белән Сәлимә апаның балалары да тирән белемле, киң карашлы. Кызлары Лида һәм Ирина - укытучылар, Валентина - сәүдә хезмәткәре, уллары Юрий - югары белемле инженер, суднолар төзү заводындагы лабораторияне җитәкли. Леонид белән язмамның башында ук таныштырдым. Анатолий исә шофер һөнәрен сайлаган.

Иң өлкән абыйлары гына дөньяда юк. Игелекле һөнәр иясе - табиб-хирург булган ул, Мәскәүгә эшкә дә чакырганнар үзен. Тик нибары 28 яшендә явызлар кулыннан һәлак булган. Бу кайгы Сәлимә апаны нык какшаткан. Әмма шушы яшенә җитеп, кадер-хөрмәттә яшәве белән бәхетле ул, минемчә.

Ирле-хатынлы Искаковлар безне озата чыктылар.

-Сөенеп бетә алмыйбыз: республика программасы нигезендә урамнарга быел вак таш җәелде, саз ерып йөрүдән котылдык, - дип әйтеп куйды Маргарита ханым, безгә хәерле юллар теләп калды. Княгордан җылы тәэсирләр алып киттек. Халкы ачык йөзле, кунакчыл икән: ай-ваебызга карамастан, һәр өйдә чәй өстәле янына утырттылар. Татарча исемле апалар исә минем күз алдымнан китмәде. Хәзер андый исемнәрне башкача кушмаслар инде. Чын мари исемнәре дә тарихта гына калган бит. Маргарита ханымның, мәсәлән, әбисе Унапка, әнисе Кани булган.

-Татарларның исемнәрендә миллилекне саклап килүенә сокланам, - ди Леонид Искаков. -Мари Эл республикасында балаларга инде борынгы исемнәр бирү очраклары бар икән анысы. Бәлки, бездә дә бу традиция яңарыр.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X