Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күкшел авылында инеш аша күпер салынган (+Фото)

Соңгы вакытларда районыбызда сөенечле вакыйгалар күп булды: кайда фельдшер-акушерлык пункты, кайда балалар бакчасы яки спорт мәйданчыгы ачылды. Ә менә Күкшел авылы халкының шатлыгы бөтенләй үзгә. Язларын ярларыннан ташып, түбән оч кешеләрен интектергән инеш "Кукмара мелиоводстрой" җәмгыяте көче белән, ниһаять, буйсындырылган. -Зур афәттән котылдык,- дип сөйли шул тирәдә яшәүче Котдус Тимергалиев....

Соңгы вакытларда районыбызда сөенечле вакыйгалар күп булды: кайда фельдшер-акушерлык пункты, кайда балалар бакчасы яки спорт мәйданчыгы ачылды. Ә менә Күкшел авылы халкының шатлыгы бөтенләй үзгә. Язларын ярларыннан ташып, түбән оч кешеләрен интектергән инеш "Кукмара мелиоводстрой" җәмгыяте көче белән, ниһаять, буйсындырылган.

-Зур афәттән котылдык,- дип сөйли шул тирәдә яшәүче Котдус Тимергалиев. - Бакчаны яртышар метр биеклектәге су баса, өй асларына, каралты-курага үтеп керә иде. Урам аша ургылып аккан су бервакыт хәтта этне агызып китте.

Кәҗәләрне печәнлеккә менгереп куюлары, ишегалларында галәмәт калын ләм утырып калуы, бакалар үрчүе турында күп сүзләр ишеттем авыл халкыннан.

-Язын, боз өстенә су чыга башлагач, трактор белән ерып җибәрсәк тә нәтиҗәсе булмый иде, - ди җирлек башлыгы Илһам Хәлиуллин.

Инешнең яман холкын җиңүнең бердәнбер ысулы - су юлын тирәнәйтү булган. Моңа, алда әйтелгәнчә, "Кукмара мелиоводстрой" җәмгыяте алынган.

-Бу эш республика программасы нигезендә, Президентыбыз һәм район җитәкчелеге ярдәме белән башланды. Проектта каралганча, инешнең Бөр елгасына коя торган урынына кадәр бер ярым чакрым араны казып чыктык, - ди оешма җитәкчесе Тимерхан Әхмәтҗанов.

Эшкә иң элек инеш ярларындагы чүп-чарны җыештыру, чүп үләннәрне чабу, агач-куакларны кисү һәм төпләүдән тотынганнар. Ярларны урыны белән ташлар җәеп ныгытканнар, балчыклы урынына газон үләне чәчкәннәр. Димәк, киләсе җәйгә инеш буйларын ямь-яшел үлән каплаячак. Игътибарны бигрәк тә җәлеп иткәне шул: билгеле бер ара саен су агымының тизлеген акрынайта торган корылмалар эшләнгән. Читтән караганда, ул урыннарда җыелган су өслеге ялтырап торган зур көзгене хәтерләтә.

-Мондый корылмалар эрозияне, ягъни туфрак ашалуны киметә, - дип аңлатма бирә җитәкче. Түбән оч кешеләре канәгать:

-Инешкә күз салган саен күңелләр күтәрелеп китә, тирә-ягы ялт итеп, яктырып калды. Бернинди ыгы-зыгысыз, бер ай эчендә башкарып чыктылар, - ди алар. Бу игелекле эшкә үзләренең дә ярдәме кергән. Тик менә югары очта яшәүчеләрнең ярларга чүп-чар ташлавы борчый аларны, язын бу чүпләр бирегә үк агып килә икән. Моннан соң зур көч һәм тырышлык куеп булдырылган чисталыкны бозарга куллары бармас, мөгаен.

Төзекләндерү эшләре алда әйтелгәннәр белән төгәлләнмәгән, инеш аша заманча күпер салынган. Авыл кешеләре белән шул мөһим объектны ачу тантанасында очраштык.

-Ташу вакытында без утрауда калган кебек була идек. Балалар бакчасына да озын кунычлы резин итекләрдән, балаларны аркага кочтырып илтергә туры килә иде бу урыннан. Күпер хәзер безне авылның барлык урамнары белән тоташтырачак, - диде Нурия Бариева.

Күпер салу, яннарын төзекләндерү, проект (шул исәптән елганы төзекләндерү буенча ) чыгымнарын "Кукмара мелиоводстрой" җәмгыяте үз өстенә алган. Авыл халкы мондый бүләк өчен әлеге оешма хезмәткәрләренә һәм аеруча җитәкчесе Тимерхан Әхмәтҗановка рәхмәтле. Төзелешкә фермер Габделбәр Баязитовның да шактый өлеше кергән. Шуңа күрә, ике исемнең иҗекләрен берләштереп, күпергә Габделхан исеме бирергә булдылар.

Авыл имамы азан әйтеп, дога кылганнан соң, ал тасма киселеп, күпер аша юл ачылды. Халыкка озак еллар хезмәт итсен иде дигән теләкләр яңгырады. Догалы эш, шәт, озын гомерле булыр.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk