Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китапларны кем алган?

Минем Ташлы-Елга авылында клуб мөдире булып эшләгән вакыт - 1961 еллар. Көннәрдән бер көнне эшкә килеп, китап киштәләренә күз салсам, йөрәгем "жу" итеп куйды. Күз алларым караңгыланып, башым әйләнеп китте. Анда бер киштә китап юкка чыккан иде. Бу, заманасына күрә зур "ЧП" булып, тиешле органнарга барып ирешсә, күңелсезлекләр буласы билгеле...

Минем Ташлы-Елга авылында клуб мөдире булып эшләгән вакыт - 1961 еллар. Көннәрдән бер көнне эшкә килеп, китап киштәләренә күз салсам, йөрәгем "жу" итеп куйды. Күз алларым караңгыланып, башым әйләнеп китте. Анда бер киштә китап юкка чыккан иде. Бу, заманасына күрә зур "ЧП" булып, тиешле органнарга барып ирешсә, күңелсезлекләр буласы билгеле иде.

Клубка Навар апа килеп керде. Ул клубны җыештырырга керешкәнче, аңа бу хәлне җиткерергә ашыктым.

-Навар апа, баш бетте! - мин әйтәм. - Бер киштә китап юкка чыккан.

-Иртә белән үзем ачып кердем бит, - ди. Сәхнә артындагы буш китап киштәсен күргәч:

-Ай, Ходаем, ишек бикле, тәрәзәләр алынмаган, башка тишек юк бит инде, - диде.

Мин дә уйда, эшне кайсы яктан башларга белми торам. Баш буталды. Навар апа да клубның бер башыннан бер башына йөри, ни эшләргә дә белми. Клуб эчендә киләп сарып йөри торгач:

-Тукта әле! Шуның малае түгел микән. Белеп кайтыйм әле, - дип, кызу-кызу чыгып та китте. Бу язмамда ул малайның исемен куймаска булдым, чөнки ул минем иң күп китап укучым иде.

-Мансур абый, тагын берничә китап бир инде, - дип, күп итеп китап сорый иде. Аңа мин:

-Энем, бу китабыңны укып бетереп тапшыргач, икенчесен бирермен, - ди торган идем. Аның бер юлы берничә китап алып кайтып укырга уйлаган булуы да бар бит. Озак тормыйча Навар апа кайтып җитте.

-Шул! Шул алган! - диде ул, үзен кая куярга белмичә.

Бу урында "урлаган" сүзен язмыйча "алган" дип куярга булдым. Китапларның "адрес"ын белгәч, кайсылары юк икәнен белер өчен тиз генә "ревизия" ясап алдым.

Төштән соң клубка килеп, өстәл өстендәге китапларны күргәч, тәмам тынычландым. Барысы да урынында иде.

Китапларны ничек итеп бикле клубтан алып чыкканнарын Навар апа сөйләгәч, исем китте. Сәхнә эчендә урамга карый торган тәрәзә бар. Теге малай, шул тәрәзәнең форточкасыннан кереп, китапларны шуннан чыгарган икән. Эт баласы сыярлык тишеккә ничек сыйган ул?! Китапларым табылгач, барлык нечкәлекләрен тикшереп тормадым. Навар апа исә, һәр эшнең асылын белеп хәл итә, бик игелекле кеше иде. Урыны җәннәттә булсын.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk