Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе елга Җиңү Паркын башка урынга күчерү көтелә

Кукмарабызның соңгы елларда нинди яңарышлар кичерүе һәркемнең күз алдында. Автомобиль юллары төзекләндерелү, җәяүлеләр өчен тротуарлар, күпкатлы йорт ишегалларына балалар мәйданчыклары ясалу, яңа йортлар салыну, парк-скверларга яңа сулыш өрелү - болар барысы да район халкының яшәешен яхшырту өчен. Киләсе елга Җиңү Паркын да башка урынга күчерү көтелә. Район Башкарма комитеты җитәкчесе...

-Азат Харисович, 1970 елларда нигез салынган, сугыш чоры елларын мәңгеләштерү өчен төзелгән Җиңү Паркын нинди үзгәрешләр көтә?

-Шәһәр үзәгендә урнашкан әлеге парк - район халкы бик теләп йөри торган урыннарның берсе. Анда 9 май - Җиңү бәйрәмендә генә түгел, башка көннәрдә дә әби-бабайларны, балалар, яңа тормыш коручы яшь парларны, ял итүчеләрне күрергә була. Кемдер Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар истәлегенә куелган стела, яу кырында ятып калган кукмаралыларның исемнәре уелган стенд янында үзенең якыннарын искә ала, Мәңгелек утка чәчәкләр сала, ә кемдер паркта урын алган хәрби техникалар белән таныша. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә дә паркның әһәмияте чиксез зур. Әмма әлеге комплекс 52 мең халкы булган районыбыз өчен бик кечкенә. Анда яңа төр техника урнаштыру, архитектура һәйкәлләрен яңарту өчен дә урыннар җитми. Шунлыктан без район башлыгы Сергей Димитриевка әлеге паркны Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркы белән Кукмара үзәк мәчете янындагы буш урынга күчерү фикерен җиткердек. Ниятебез җитәкчелек тарафыннан уңай бәяләнде. Бу уңайдан район халкының да фикерен белү өчен Кукмара муниципаль районы (http://kukmor.tatarstan.ru), "Хезмәт даны" газетасы (http://kukmor-rt.ru) сайтларында һәм социаль челтәрләрдә сораштырулар урнаштырыла. Бер генә мөрәҗәгать, тәкъдим дә игътибардан читтә калмаячак.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев