Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киез итек-киез комбинаты егетләре дипломга ия булдылар

Киез итек-киез комбинатының ремонтлау-механика цехы егетләре эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү максатында Казан шәһәрендә оештырылган "Һөнәр буенча иң яхшысы" конкурсында катнашып, дипломга ия булдылар. Токарь Артем Ермолаев, фрезерчы Нияз Нәкыйпов, слесарь Айрат Баһамановлар үз эшләренең остасы, киез итек-киез комбинатының горурлыгы дисәк тә була. Егетләр үткән ел да дипломга ия булганнар иде,...

Киез итек-киез комбинатының ремонтлау-механика цехы егетләре эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү максатында Казан шәһәрендә оештырылган "Һөнәр буенча иң яхшысы" конкурсында катнашып, дипломга ия булдылар.

Токарь Артем Ермолаев, фрезерчы Нияз Нәкыйпов, слесарь Айрат Баһамановлар үз эшләренең остасы, киез итек-киез комбинатының горурлыгы дисәк тә була. Егетләр үткән ел да дипломга ия булганнар иде, быел исә тагын бер кат үзләренең һөнәри осталыкларын исбатладылар. Конкурста "КамАЗ", Казан авиация заводы һәм башка шундый көндәшләрнең дә булуын исәпкә алсак, бу бер дә арттырып әйтү түгел.

-Конкурста җиңү түгел, ә катнашу мөһим. Үзебезне башка предприятиеләр алдында сынап карый алдык һәм югалып калмадык. Бәйге ике өлештән торды. Теория өлешендә тимер һәм металл эшкәртү буенча сорауларга җавап бирсәк, гамәли өлештә билгеле бер вакыт аралыгында сызым буенча деталь ясау иде, - дип гади генә сөйләсәләр дә егетләр, хезмәтләрнең миллиметрга кадәр төгәллек соравы һәркемгә билгеледер. Әле бит тимерне кулга тотып нидер эшләү өчен сызымны укый да белергә кирәк. Мәктәп елларына гына кайтып булса да, сызым дәресләрен искә төшерик, нинди матавык, шул ук вакытта сабырлык сорый торган эш бит бу. Конкурсның 29 яшькә кадәргеләр арасында үткәрелүен дә исәпкә алырга кирәк. Ә тәҗрибә еллар дәвамында туплана. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач та, һөнәрне дөрес сайларга, күңелеңә ятмаган җирдә укып, үзеңә туры килмәгән һөнәргә өйрәнеп, вакытыңны әрәм итмәскә кирәк. Эшче һөнәрләр үзләштереп тә, зур дәрәҗәләргә ирешергә мөмкин.

Ремонтлау-механика цехында утыз биш кеше хезмәт куя икән. Алар арасында яшьләр дә, шул ук вакытта үз эшләренең аксакаллары да бар. Билгеле, яшьләрне өйрәтүдә, тәҗрибә уртаклашуда өлкәннәрнең ярдәме бәһасез. Ике буынның бер-берсен аңлап эшли алуы игътибарга лаек. Монда гадел фикер йөртүче җитәкченең дә роле зурдыр. Механика цехы начальнигы Альберт Ярмөхәммәтов исә бу вазыйфаны тугыз ел башкара икән инде. Хезмәткәрләрен бары тик мактап кына телгә алды:

-Комбинат ике-өч сменада эшли, никадәр станоклар бар, төзексезлекләр килеп чыкса, барысын да үзебезнең цехта ремонтлыйбыз. Кайсы вакытта чакырып алсаң да, ризасызлык белдерүче юк, - диде ул. -Конкурста катнашкан егетләр дә бик җаваплы, булдырабыз, дип эшлиләр. Кайбер очракларда яңа төр детальләр дә кирәк була. Шуңа күрә физик эш белән генә чикләнеп калмыйча, өстәмә әдәбият укырга, белемне дә һәрдаим күтәреп торырга туры килә.

Тимер белән эшләү җиңел түгел, билгеле. Альберт Ярмөхәммәтов әйтмешли, юкка гына аны авыр сәнәгать димәгәннәрдер. Әмма егетләрдән зарлану сүзләре ишетелмәде:

-Уч тутырып хезмәт хакы аласың килсә, тырышырга кирәк. Эшли башлаган вакытларда авырлыклар булса да, хәзер ияләндек инде, - диделәр алар.

Ирина КИСИЛь, кадрлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе:

-Бездә эшләүче хезмәткәрләрнең республика күләмендә узган конкурста уңышларга ирешүләре, әлбәттә, горурлык хисе уята. Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү максатында бәйгеләр үткәрү - уңай күренеш. Мондый чаралар район күләмендә дә оештырылса, яхшы булыр иде. Кукмарабызда конкурсларда катнашырлык үз эшләренең осталары күп бит.

Гади һөнәр ияләре үзләрен кирәкле итеп тоярлар, бер-берең белән чагыштырып эшләү хезмәтнең сыйфатына да йогынты ясамый калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk