Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше китә - җыры кала

Олуг язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның әлеге канатлы сүзләре Атлас Минхәер улы Булатовка багышлап әйтелгән кебек. Быел аңа 85 яшь тулган булыр иде. Моңлы җыр иң нечкә җирендә өзелгән кебек, арабыздан вакытсыз китеп барса да, халык күңелендә җыр кайтавазы булып, матур эшләре, районыбызга күрсәткән игелекле гамәлләре, матур истәлеге калды.

Аның исемен йөртүче Кукмара күппрофильле лицейда үткәрелгән искә алу кичәсендә 1965-1980 елларда КПСС райкомын җитәкләгән Атлас Булатов турында хатирәләр яңартылды, гомер юлы, хезмәт баскычындагы эшләренә бүгенге күзлектән чыгып бәя бирелде. Әйе, районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән олуг шәхес үзеннән соң китап язарлык бай хатирәләр багажы калдырган. Башкарган эшләре бихисап: җитәкчелек дилбегәсе аның кулында булган елларда районыбызда никадәр объектлар сафка баскан, юллар, күперләр төзелгән, поселокта газ, су, канализация челтәре булдырылган...
-Кая гына барсаң да, аның хезмәте әле дә районыбыз күрке булып тора, Атлас Минхәер улы тырышлыгы белән төзелгән социаль объектлар, хуҗалык корылмалары игелекле хезмәт күрсәтә. Шуңа халык аны онытмый, әле дә сагынып искә ала, ихтирам итә. Көчле, саллы җитәкче кадрлар тәрбияләүгә дә зур көч куйды. Үзем дә аның үрнәгендә хезмәт тәҗрибәсе тупладым. Эш стиле, кешеләргә мөнәсәбәте бүген дә хәтердә әле. Эш өчен янып-көеп йөргән, тынгысыз, зур оештыру сәләтенә ия булган җитәкче иде ул, башкалардан да намуслы хезмәт таләп итте, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, кичәне башлап җибәреп.
Атлас Минхәер улының кызы - ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова әтисе турында хатирәләре белән уртаклашты:
-Аның нинди җитәкче булганлыгына бәя бирә алмыйм, чөнки гаиләбез белән Кукмарага күчеп килгәндә мин кечкенә идем әле. Без аны өйдә күрмәдек тә диярлек: ул иртәнге сәгать 4-5тән эшкә чыгып китә, кичен кайтканда исә без инде йоклаган була идек. Үсә төшкәч, миңа әтинең аяк киемнәрен юуны йөкләделәр. Ул көн саен басуда, фермаларда йөри, тездән пычракка батып кайта, мин кичтән резина итекләрне юып-чистартып куям. Әти-әниебез безне эш сөючән, гади, тыйнак итеп тәрбияләү өчен тырыштылар. "Үзегезне кеше арасында, җитәкче баласы мин дип, эре тотмагыз, тыйнак булыгыз", - дип әйтәләр иде. Әтиебез Кукмараны бик яратты, әле 70 яшь тулган көннәрендә дә районга киңәшче булып барыр идем дигән теләге барлыгын белдерде. Кукмара 2нче урта мәктәбенә аның исеме бирелүне мин әтинең яңадан бирегә әйләнеп кайтуына тиңлим. Шуңа мәктәбебезнең һәр уңышына сөенәм. "Атлас Булатов исемендәге лицей" дигән сүзләрне ишетүгә һәм ул яхшы яктан телгә алынганда күңелем әтием өчен дә куаныч хисләре белән тула. Ул көчле рухлы кеше иде, аның исемен алу лицейга яңа үрләр яулауда ярдәм итәр, - диде ул һәм мәктәп музеена кую өчен Атлас Булатовның Хезмәт Кызыл Байрагы орденын тапшырды.
Римма Атласовна әтисенең биографиясендәге кайбер фактларга да тукталды. Атлас Минхәер улының таныклыгында туган җире хәзерге Лениногорск районы дип күрсәтелсә дә, чынлыкта ул Донбасста дөньяга килгән икән. Әтисе белән әнисе бәхет эзләп шул якларга чыгып киткән булганнар. Ләкин янгын чыгып, бөтен документлар янып беткән. Яңадан туган якларына әйләнеп кайткач, улларына яңа таныклык алганнар, анда инде туу көне дә, урыны да үзгәртелгән булган. Сугыш елларында кечкенә Атлас бик яшьли эш арбасына җигелә, ә 15 яшендә аны инде авыл советы секретаре итеп билгелиләр. Кичә барышында залда утырган 15-17 яшьлек егет-кызларны бу вазыйфада күз алдына да китереп булмый. Ә сугыш балаларны бик иртә олыгайткан, холыкларына тимер ныклыгы биргән. Әнә шул чыныгу, тормыш авырлыкларына түзә алу, алай гына да түгел, аңа теш-тырнагың белән ябышу, үзеңне аямыйча хезмәт куя белү Атлас Минхәер улын халык хәтеренә кереп калырдай биеклеккә күтәргән дә инде.
Кичәдә аның истәлегенә багышлап, бик күп җылы сүзләр әйтелде. Намуслы, кешелекле, һәр тармакны тирәнтен белә торган, үзенә дә, башкаларга да таләпчән, алдашу, күз буяуларын яратмый, дөреслеккә омтылучан шәхес - чыгыш ясаучылар аны әнә шундый җитәкче буларак тасвирладылар. Район тарихында якты эз калдырган шәхесне олылап, аңа багышлап искә алу кичәсе үткәрү районыбыз өчен, чыннан да, зур вакыйга булды. Чөнки буыннар чылбыры өзелми, үткәннәрнең дәвамы булып, районыбыз бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Күр, А.Булатов исемендәге лицейда гына да күпме яңа үрләр яуланган! Берсеннән-берсе талантлы укучы балаларның чыгышларын кичә кунаклары сокланып тамаша кылдылар. Укуда да, спортта да, сәнгатьтә дә сынатмыйлар икән! Тагын бер тантаналы минутларның шаһиты булдылар кичәгә җыелучылар: 1930 елдан хәзерге көнгәчә районны җитәкләүчеләргә "Кукмара районының Почетлы гражданины" дигән мактаулы исем бирелде. Барлыгы 17 җитәкче алар һәм һәркайсы районның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткән.
Язмабызны "Кеше китә - җыры кала" дигән сүзләр белән башлаган идек. Җырга тиң гомер юлы үтә алсак, үзебездән соң якты истәлекләр калдыра алсак, без - бик бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk