Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәбестә үстерү серләре

Соңгы елларда кәбестә үстерүгә караш үзгәрде, кыяр белән помидордан бер дә калышмый. Бу яшелчәне үстерүнең әллә ни авырлыгы юк. Иң беренче таләп - дөрес итеп утырту. Беренче чын яфракка кадәр утыртылып, кәлшә җир өслеге белән тигез калырга тиеш. Әгәр беренче чын яфрак өстә калса, кәбестә соң һәм нәзек формалаша. Ә...

Соңгы елларда кәбестә үстерүгә караш үзгәрде, кыяр белән помидордан бер дә калышмый. Бу яшелчәне үстерүнең әллә ни авырлыгы юк. Иң беренче таләп - дөрес итеп утырту. Беренче чын яфракка кадәр утыртылып, кәлшә җир өслеге белән тигез калырга тиеш. Әгәр беренче чын яфрак өстә калса, кәбестә соң һәм нәзек формалаша. Ә киресенчә, җиргә батырылса, үсү тоткарлана, тиз генә формалашмый. Ике очракта да уңыш белән сөендерми. Кәлшәне утыртканда тамырның 3 өлешенең 2сен күмәбез, 1 литр су сибәбез һәм җиргә сеңеп беткәнен көтәбез. Су сеңгәч, коры туфрак белән күмеп бетерәбез. Бер көн су сибелми. Әгәр төпсез чиләк белән каплап куйсаң, бик яхшы. Кәбестә тернәкләнгәнче бер атна, ун көн шулай тора. Су сипкәндә 7-10 көн яфракка су тидерәсе түгел. Чиләкләрне җыеп алгач, суны яфракка тидерсәң дә ярый, зыяны юк. Ун көннән, борчалар төшкәнче, литр ярымлы лимонад савытына якынча ярты чәй кашыгы теш пастасы салып, әйбәтләп болгатып, кәбестә өстенә сиптерәбез. Яңгыр явып китүгә, әлеге чараны кабатлыйсы. Унбиш көннән унбиш көнгә төбен йомшартып өясе. Иртә өлгерә торган кәбестә ярылучан була, аны булдырмас өчен, кәбестә тыгызлангач, 180 градуска борып куясы. Артык тамырлары өзелү сәбәпле, кәбестә үсүдән туктап тора һәм ярылмый. Уңышларыгыз мул булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев