Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайда син эш?

Эшкә чакырып бирелгән белдерүләр белән танышырга редакциягә килүчеләр шактый күп. Арада олылар да, махсус урта һәм югары белемле яшьләр, икътисадчы, юристлар да бар. Эшкә алам, дип торучы гына юк икән үзләрен. Күпчелек оешмаларда хәзер эш тәҗрибәсе булу төп шарт итеп куела шул. Ә эшкә урнаша алмаган яшь белгечнең нинди эш...

Эшкә чакырып бирелгән белдерүләр белән танышырга редакциягә килүчеләр шактый күп. Арада олылар да, махсус урта һәм югары белемле яшьләр, икътисадчы, юристлар да бар. Эшкә алам, дип торучы гына юк икән үзләрен. Күпчелек оешмаларда хәзер эш тәҗрибәсе булу төп шарт итеп куела шул. Ә эшкә урнаша алмаган яшь белгечнең нинди эш тәҗрибәсе булсын? Аннары яшьләрне, гадәттә, югары хезмәт хакы кызыксындыра.

Беркөнне гәҗитнең игъланнар тасмасыннан үзенә яраклы эш эзләгән Адель исемле егетнең дә армиядән кайтуына ярты ел була икән инде, әмма төпле эш урыны әле һаман юк.

-Апа, җаным, зинһар эш табарга булышыгыз. Әти-әни җилкәсендә утыру бик читен. Миңа акчалы һәм җиңел генә бер эш кирәк, - ди бу.

Әлеге чая, җор телле чибәр егетне, белдерүләр арасыннан берничәсенең телефон номерын язып алып, бүлмәбездән чыгып киткәч тә, шактый искә алып утырдык. Капчыклап хезмәт хакы түли, шул ук вакытта бер авырлыгы да булмаган эш урынын кайдан табар икән инде ул?!

Бер танышыбыз бизәнү-ясану әйберләре сату белән шөгыльләнүче компаниянең продукциясен тарата. Көннәр буе йөреп торырга аяклары чыдасын да, авызы гына арымасын! Товарларын тәкъдим иткәндә теле-телгә йокмый, шулкадәр оста итеп сөйли ки, иннек, кершәннәрне, хушбуйларны алмас җиреңнән сатып алырсың! "Сатудан үземә ипи-тозлык кала, хезмәт хакы да алам әле мин", - ди ул. Шулай ук Интернет челтәрендә дә нинди генә акча эшләү ысуллары турында язмыйлар! Әмма таныш түгел сайтларда теркәлеп, шәхси мәгълүматларыңны юллаганчы, килешүләргә үз рөхсәтеңне биргәнче бик яхшылап уйларга, бары тик ышанычлы һәм шактый зур тәҗрибәләре булган компанияләр белән генә эш итәргә кирәк, ди, юристлар. Бушлай сыр тәбәдә генә була, дигәнне дә онытмау хәерле.

Ә менә район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә хәлләр ничегрәк икән?

-Халыктан өзелгәнебез юк. Кайбер көннәрдә егермешәр кеше белән әңгәмә корырга туры килә. Бүгенге көндә районда эшсезлек статусы белән 250 кеше исәптә тора. Шуларның 166сы авыл җирлекләреннән. Хатын-кызлар - 133, ир-егетләр - 39, 16-29 яшьлекләр - 41, кыскарту буенча исәпкә басканнар - 37, - ди үзәк директоры Әсхәт Җиһаншин. - Безгә мөрәҗәгать иткән һәркемне иң элек мәшгульлек үзәгендә теркәлү тәртибе, нинди документлар алып килергә тиеш булулары, эшләп килүче программалар белән таныштырабыз, кемнең күпме пособие алачагын һәм кайсы вакытка кадәр үзәктә исәптә торачагын әйтәбез. Районның төрле оешма-предприятиеләре һәр айның 28енә кадәр вакансияләр турында үзәккә мәгълүмат тапшыра. Эш эзләп килүчеләргә әлеге исемлекләр дә тәкъдим ителә. Үзләренә туры килгәнен сайлап алып, шул көнне үк эшкә керешүчеләр дә бар. Пособие күләме - 850 сумнан 4900 сумга кадәр. Үзәккә теркәлергә килгән кешенең алты ай хезмәт көне булса, аңа пособие шуннан чыгып исәпләнә. 10-15 еллык эш тәҗрибәң булып та, соңгы елларда бер җирдә дә эшләмәгәнсең икән, бу очракта 850 сум гына пособие түләнә.

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге үз эшчәнлеген 16 төрле программа буенча алып бара. Вакытлыча хезмәткә урнаштыру төркемендә инвалидлар, ялгыз аналар, хөкем срогын үтәп кайтканнар, пенсия алды яшендәге ир-атлар, хатын-кызлар эш белән тәэмин ителә. Шулай ук 18-20 яшьлекләр өчен дә махсус программа эшли. Ә инде хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылган югары белемле яшьләргә исә, эш урыны белән тәэмин ителгән очракта, эш хакына ай саен өстәмә 5965 сум күләмендә пособие түләү дә каралган. Эшкә яраклы икенче, өченче төркем инвалидларны эшкә алган оешмаларга мәшгульлек үзәге тарафыннан 72690 сум, өч балалы әти-әниләрне, гаиләдә мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүчеләрне эшкә алган оешмаларга исә мәшгульлек үзәге тарафыннан 50 мең сум акча күчерелә. Чит төбәкләргә чыгып эшләргә теләүчеләр өчен дә вакансияләр исемлеге шактый зур.

Соңгы вакытта яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү кирәклеге турында аеруча күп сөйләнелә. Бала мәктәп бусагасыннан ук үзенең нинди юнәлештәге һөнәр сайлаячагын белергә тиеш. Эшче һөнәрен үзләштереп тә, дан-шөһрәт казанырга, бер дигән итеп яшәргә була бит!

-Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә, сәнәгатьтә дә эшче һөнәрләргә сорау зур. Махсус программа кысаларында без ел саен 1779 кешегә хезмәт күрсәтергә тиешбез, - ди үзәк директоры. - 14 яшьтән башлап мәктәп укучыларын Кукмара аграр көллиятенә, металл савыт-сабалар заводына, тегү фабрикасына, "Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыкларга экскурсияләргә алып баруны планлаштырабыз. Әлеге эш февраль аенда ук башланып китәчәк.

Районда да урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү буенча күпсанлы республика программалары эшләп килә. Эшмәкәр булып теркәлгәннәр исә әлеге программалардан уңышлы файдаланып, төрле грантлар ота һәм үз эшчәнлекләрен тагын да киңрәк җәелдерә ала. Бу хакта район Башкарма комитетының бүлек җитәкчесе Чулпан Хәнәфина да билгеләп үтте.

-"Лизинг-грант" программасында районнан 16 кеше җиңеп чыкты, 13 миллион сумнан артык финанс ярдәме алынды. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүнең бер юнәлеше булып гаилә фермаларын оештыру тора. "Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасында теркәлеп, узган ел җиде гаилә фермасы грант отты. Бүгенге көндә дә әлеге һәм башка программада катнашу өчен заявкалар кабул ителә, - ди ул. - Авыл җирлекләрендә үзмәшгульлекне, һөнәрчелекне үстерү мөһим. Күпләп мал-туар асрау да шактый зур табыш бирүен истә тотарга кирәк. Бәрәңге бакчаларында яшелчә, җиләк-җимешләр, аеруча бәрәңге утыртуга игътибарны арттырыру сорала. Бакчада чүп үскәнче, икенче икмәк утыртып, аны ел дәвамында сатарга һәм шактый акча эшләргә була.

Әйе, үзең тырышмасаң, бер тиеннән ун тиенне ничек ясыйм икән, дип янып-көеп йөрмәсәң, берәү дә әзерләп китереп бирми шул...

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә бүгенге көнгә булган вакансияләр:

Пешекче, пешекче ярдәмчесе, ресторан администраторы, тракторчы, йөк төяүче, ишегалды себерүче, төрле эшкә эшчеләр, гинеколог, кардиолог, ортопед, онколог, балалар, ЛОР табиблары, почтальоннар, оператор, шофер, нәсел эше буенча технолог, лаборант, сыер савучылар, токарь, тракторчы, агроном, транспортны җиһазландыру буенча инженер, ипи пешерүче-кондитер, каравылчы.

Бүгенге көндә хезмәт һәм мәшульлек үзәге аша 9 кеше - бухгалтер, 11 кеше - ЭВМ операторы, 7 кеше электр-газ белән эретеп ябыштыручы, 9 кеше электрик, 6 кеше - тракторчы һөнәрен үзләштерә, 21 кеше ДОСААФта укый, 2 кеше Казанга чәчтарашлар курсына укырга киткән.

фото: http://dable.ucoz.ru/news/2014-04-21

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk