Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге сүздә мәгънә бар

Коръән нәсыйхәтләре - Аллаһ сезгә көчегездән килмәгәнне йөкләми... (2 : 286); - Кем игелек кылса - үз файдасына, кем яманлык кылса - фәкать үз зарарына гына... (2 : 286); - Хактыр ки, Аллаһ сабыр кешеләр белән бергә... (2 : 153); - Белегез: җаннарыгыз Аллаһны искә алуда гына рәхәт тынычлыкка ирешә......

Коръән нәсыйхәтләре

- Аллаһ сезгә көчегездән килмәгәнне йөкләми... (2 : 286);

- Кем игелек кылса - үз файдасына, кем яманлык кылса - фәкать үз зарарына гына... (2 : 286);

- Хактыр ки, Аллаһ сабыр кешеләр белән бергә... (2 : 153);

- Белегез: җаннарыгыз Аллаһны искә алуда гына рәхәт тынычлыкка ирешә... (13 : 28);

- Аллаһ сезне берни белмәгән, берни аңламаган хәлдә аналарыгыз карыныннан чыгарды һәм сезгә колак, күз һәм йөрәкләр бирде...бәлки, шөкер итәрсез?.. (16 : 78).

Хәдисләр нәсыйхәте

- Коръән укыгыз. Шулай итсәгез, Кыямәт көнендә ул сезнең яныгызга шәфәгатьче (яклаучы) булып киләчәк...

- Намаз укыган кеше пышылдап Аллаһ белән сөйләшә...

- Һәрбер Адәм баласы хаталана, әмма хаталанучыларның иң яхшысы шул, кем Аллаһтан гафу үтенеп тәүбә итә...

- Игелектән мәхрүм булучы кеше барлык яхшы нәрсәләрдән мәхрүмдер...

- Сездән хисап (отчет) таләп ителгәнчегә кадәр үз-үзегездән хисап таләп итегез, гамәлләрегез (Кыямәт көнне) үлчәнгәнче, үзегез аларны үлчәп карагыз...

Галимнәр нәсыйхәте

- Синең кайгы-хәсрәтләрең нинди олы булуы турында Аллаһка әйтмә. Кайгы-хәсрәтләреңә Аллаһ нинди олуг булуы турында әйтүең хәерлерәктер... (Гали ибне Әбү Талиб);

- Мәрхәмәтсезлек һәм кырыслык күрсәтмичә генә көчле була бел һәм зәгыйфьлек, хәлсезлек күрсәтмичә генә йомшак була бел... (Гомәр ибне Хәттаб);

- Белгәннәреңнең барысын да сөйләмә, ләкин сөйләгәннәреңнең барысын да бел... (Ибне әл-Кайим);)

- Хикмәтле һәм алдан күрүчән кеше: "Менә шушы әйберне алгач яки шушындый хыялым тормышка ашкач кына мин бәхетле булырмын", - дип әйтмәс. Ул: "Мин - бәхетле, чөнки минем менә шушы һәм шушылар бар", - дип әйтә... ( Әл-Фүдәйл).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев