Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исән булсам, кайтырмын

Кукмарада яшәүче Нина Аполинариева белән редакциягә килгәч таныштык. Бу ханымның мөлаем елмаюыннан ниндидер җылылык бөркелә иде, тавышы да ягымлы, сөйләшүеннән үк аның күңеленең яхшылыкта булуы чагыла. Безгә килүенең сәбәбе дә җитди: Бөек Ватан сугышына алынып, туган ягына әйләнеп кайта алмаган кайнатасы турында мәгълүмат һәм аның бүгенге көнгә хәтле сакланып калган...

Кукмарада яшәүче Нина Аполинариева белән редакциягә килгәч таныштык. Бу ханымның мөлаем елмаюыннан ниндидер җылылык бөркелә иде, тавышы да ягымлы, сөйләшүеннән үк аның күңеленең яхшылыкта булуы чагыла. Безгә килүенең сәбәбе дә җитди: Бөек Ватан сугышына алынып, туган ягына әйләнеп кайта алмаган кайнатасы турында мәгълүмат һәм аның бүгенге көнгә хәтле сакланып калган хатларының берничәсен алып килгән иде ул.

Кайнатасы Денис Аполинариев Нырья авылында дөньяга килә. Тимер юлда эшли. Аның дүрт улы була, шуның иң олысы Сергей 1942 елны фронтка алына. Алар икесе дә - әтиле-уллы яу кырында ятып калалар. Ә Нина Ильиничнаның тормыш иптәше Юрий әтисе сугышка алынганда бик кечкенә булып кала. Хәзергәчә сакланып калган фронттан килгән хатларның берсе:

"Исәнмесез кадерлеләрем: тормыш иптәшем Устя һәм улларым Валентин, Михаил һәм Юрочка. Мин сезгә кайнар сәламнәремне юллыйм һәм бәхетле тормыш телим, ә иң мөһиме нык сәламәтлек.

Мин әлегә исән-сау. Барысы да элеккечә, тормышым әкрен генә ага. Көньяк-көнбатышка таба хәрәкәт итүебезне дәвам итәбез, хәзер әле Смоленск янында тукталдык, ял итәргә уйлыйбыз, мунчада юынырга һәм тагын алга таба барырга. Инде йөзләгән авылларны үттек, аларның күбесе немец оккупантлары тарафыннан яндырылган һәм таланган. Гитлер бандитларыннан атылган бер гаепсез кешеләрнең мәетләре очрый. Безне бик-бик озын юл көтә, шуңа алда күрәселәр күп әле. Мин үземнең җитәкчелек белән бергә барам, юлда торак белән тәэмин ителеш яхшы, ял итү мөмкинлеге бар, ә ял иткәч, алга бару авыр түгел.

Улым Миша, шушы көннәрдә мин синең 26 февральдә язган открыткаңны алдым. Шуңа рәхмәтемне белдерәм һәм ешрак язуыңны сорыйм. Синең укудагы уңышларың турында укыдым. Бу мине кызыксындыра, ә киләсе җәйдә нәрсә белән шөгыльләнергә уйлыйсың? Берәр конторага вакытлыча гына - бер-ике айга булса да, исәпкә алучы булып урнашсаң, яхшы булыр иде, үзең беләсең бит әниең тагын ялгыз кала. Бер сүз белән әйткәндә, синнән һәм Валентиннан мин кайтканчы әниегезгә күбрәк игътибар бирүегезне һәм булышуыгызны сорыйм. Исән-сау булсам, мин өйгә кайтармын, шул вакытта тулы иркегез булыр, ә хәзергә барлык авырлыклар белән килешергә туры килә, сугыш икәнен онытмагыз.

Әлегә мин шушында хатымны тәмамлыйм.Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, барыгызны да үбәм, ә кечкенә Юрочканы күп-күп тапкырлар.

Сәлам белән әтиегез Денис Аполинариев.

Семен Прохоровичка, аның гаиләсенә һәм калган барлык туганнарга һәм танышларга сәлам.

Алга таба хатны түбәндәге адрес буенча языгыз: Кыр почтасы 7374.1.А

21 март, 1943 ел

Һава торышы көндезен җылы, төннәрен салкын. Туннарны һәм итекләрне салып калдырдык. Юлда кар юк дәрәҗәсендә, арбаларда йөри башлыйлар".

Шуны да әйтеп үтик, хат бик грамоталы, тигез, матур язылган. Укыганда ук аның гаиләсен - хатынын, балаларын ничек сагынуы, хөрмәт итүе күренә. Нина Ильинична әлеге хатны районның Туган якны өйрәнү музеена тапшыруыбызны үтенде.

Ризилә КОРБАНОВА

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk