Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишетәсеңме, урман? (хикәя)

Бабаем Нәкыйп Хәйруллинның якты истәлегенә багышлыйм. -На, әйдә, малкай. Буран кузгалганчы ашыгырга кирәк. Ап-ак тунга төренеп утырган урман бу картны һәрчак үзенә күрә бер җылылык белән сөенеп каршы ала. Карт үзе дә урманны якын итә. Оныгы белән икесен бураныннан да, җил-давылдан да, яшенле яңгырыннан да сакларга тырыша шул урман. -Бер...

Бабаем Нәкыйп Хәйруллинның якты истәлегенә багышлыйм.

-На, әйдә, малкай. Буран кузгалганчы ашыгырга кирәк.

Ап-ак тунга төренеп утырган урман бу картны һәрчак үзенә күрә бер җылылык белән сөенеп каршы ала. Карт үзе дә урманны якын итә. Оныгы белән икесен бураныннан да, җил-давылдан да, яшенле яңгырыннан да сакларга тырыша шул урман.

-Бер ел эчендә оныгың буй җиткән икән, Нәкыйп.

-Аллага шөкер, үсте. Дүртенчедә укый.

-Үстердек, диген, Нәкыйп.

-Үзебез өчен түгел. Әти-әнисенә игелекле бала булсын, аларны ярдәменнән ташламасын. Кышкы каникуллары башланды, әзрәк булышсын дип, әти-әнисе янына илтәм.

-Беләм. Гел күреп торам ич. Яшең олы булса да, балаң хакына тырышып йөрисең.

-Бердәнбер оныгымны бик яратам шул. Шулай йөрергә туры килсә дә, мин бәхетле, Урман.

-Бәхетсез чакларыгыз да булды. Карчыгың белән, елый-елый, минем юлларымны күп таптадыгыз.

-Аллага шөкер, ул вакытлар узды, - диде Нәкыйп.

-Бабам, миңа эндәштеңме?

Толыпка төренеп, чана башына утырган оныгының сүзләре картның уйларын бүлде.

-Туңмадыңмы, кызым?

-Юк әле, туңмадым. Син өйрәткән доганы кабатлап барам.

-Я әле, кызым, укып күрсәт. Урман да ишетсен синең ятлаган догаларыңны.

-Башым салдым ястыкка,

Күңел бирдем Аллаһка.

Аллаһ, Аллаһ дигәндә,

Караңгы гүрем яктырсын.

Сөбханаллаһ дигәндә,

Оҗмах ишегем ачылсын.

-Әби өйрәткән "Аятел көрси" не дә укыйммы?

-Укы, кызым, укы.

Оныгының чатнатып дога укыганына куанган карт, як-ягына каранып: "Ишеттеңме, Урман?" - дип пышылдады.

-Бабай, әти белән әнигә дә сөйләрмен әле.

Нәкыйп сокланып оныгына карады:

-Сөйләрсең, кызым, сөйләрсең. Тьфу-тьфу, күз генә тия күрмәсен, Ходаем, - диде. Шомланып та, куанып та көтеп алынган онык шул бу. Картның уйлары язмышының упкынга сөйрәгән мәленә кайтты.

...

Алар бердәнбер кызлары тууга сөенеп бетә алмадылар. Туганда ук йөзлек белән туган бала бик матур иде. Әмма ата белән ананың шатлыгы озакка бармады. Аларның кызлары телсез-чукрак иде. (Картның уйларын укыгандай Урман ыңгырашып куйды).

-Рәхмәт сиңа, Урман, кайгы-хәсрәтләремне үзеңә сеңдереп барганың өчен.

-Хәтерлисеңме, Нәкыйп, кызыңны чукраклар мәктәбенә укырга биреп кайткан көнеңне. Урман уртасына җиткәч, атыңны туктаттың да, елый-елый, миңа барлык хәсрәтеңне сөйләдең. Кызыңның шундый булып тууына үзеңне гаепләдең. Сыерыгыз бик холыксыз иде шул. Хатының сыер савып утырганда, сыер тибеп җибәреп, аның аягы авырлы хатыныңның эченә тигәч, бала туганчы, сабыйга зыян килмәгән булса ярар иде, дип борчылдыгыз. Юравыгыз юш килдеме, әллә Аллаһ Тәгалә шулай яралтканмы, балагыз сау-сәламәт булып туа алмады шул.

-Әй, Урман, ул көннәр исемә төшкән саен йөрәгем өзелеп төшәрдәй булып тибә башлый. И-и, аннан соң да баштан күпме хәсрәтләр үтте.

Кызыбызны кайларга гына алып бармадык. Нинди генә табибларга күрсәтмәдек. Йөргән саен күрә барасың, күргән саен күнә барасың, диләр. Күндек, без дә. Хәсрәтебезне эчкә йотып, язмышыбыз белән ризалаштык. Маңгайга язылган язмышыңны тир белән сыпырып төшереп булса икән ул.

-Нәкыйп, кызыңның: "Сукыр кешегә кияүгә чыгам", - дип әйткән вакытын исеңә төшер әле.

-И, ул вакытта карчыгымның күз яшьләреннән елгалар ташып чыгарлык иде. Кызыбызны бер атнада укуына илтеп куйсак, икенчесендә күрешү өчен юлга чыга идек. Шулай йөри-йөри кызыбыз мәктәпне тәмамлады. Рәсем ясарга осталыгы булгач, укытучылар югары уку йортына укырга җибәрергә кирәк, диделәр. Карчыгым белән чарасызлыктан нишләргә белмәдек. Сөйләшә алмау өстенә, бернинди тавышны да ишетмәгән, дөньяны күзләре аша гына аңларга тырышкан баланы ничек итеп әллә кая чыгарып җибәрмәк кирәк, дип өзгәләндек. "Үз-үзебезне җиңми торып, тормыш сынауларын җиңеп булмаячак. Нәкыйп, кызыбыз җил-яңгырны үз тәннәре белән тойсын. Ул хәзер кечкенә бала түгел. Шуларга үзе каршы тора алсын. Өйгә дә, илгә дә бәла булмасын. Балабызны канат астына яшерүебез файдага булмас. Бездән соң үзе генә калгач, ул ничек яшәр?! Юлга җыенырга кирәк, Нәкыйп", - диде карчыгым.

...

-Кызым, салкын түгелме, аякларың туңмадымы?

-Юк, туңмады. Кайчан урманны чыгып бетәбез инде, бабай? Тизрәк әниемне күрәсем килә.

-Ерак калмады инде, - дип, карт оныгының аякларын толыпка төребрәк куйды.

-Урман эчендә ышык бит. Туңмый оныгың, кайгырма. Тизрәк сөйләп бетер инде, Нәкыйп. Оныгыңның әнисе турында, - дип, ашыккандай шаулап алды Урман.

-Елларыбыз тагын юлларда үтте. Кызыбыз югары уку йортын тәмамлап, район үзәгендәге клубта рәссам-бизәүче булып эшли башлаган иде. Айлар узган саен кызыбызда үзгәрешләр сизелеп, артканнан-арта барды: йөзендә елмаю нуры сүнмәде. Күңелендәге хис-кичерешләрен хәрәкәтләре белән генә аңлатып бетерә алмагач, язып бирергә ияләнеп китте. Көннәрдән бер көнне: "Мин сукыр кешегә кияүгә чыгам", - дигән язуын күреп, карчыгым белән икебезнең дә һушыбыз китте. Без сүзсез калдык. Ә ул, күзләрен төбәп, бездән җавап көтә. Карчыгымның миңа баккан карашыннан: "Мәхәббәттән - табигать бүләгеннән мәхрүм итмик баланы", -дигән сүзләрне уку әллә ни кыен булмады. Тәкъдире шулдыр дип ризалаштык...

Берничә айдан кияү шалтыратты. Үзе елый. Трубканы мин алган идем.

-Бабай, Гөлназирәгә балабызны тудырмаска кушалар. Гарип булып туачак: йә сукыр, йә телсез-чукрак булачак, диләр.

Баскан урынымда идән такталары йөзеп киткәндәй булды. Көч-хәл белән телемне әйләндереп:

-Елама, кияү. Әбиең белән үзебез үстерербез, - дидем.

-Рәхмәт, бабай.

Бу хәбәрдән карчыгым бөтенләй урын өстенә ауды. Аннан үзендә көч табып:

-Аллаһ кушмаган хәл булмас, ничек тә үстерербез әле, - дип, мине дә, үзен дә, киявебезне дә юатты.

-Биш айдан оныгыбыз туды. (Карт ягымлы елмаеп, чана башына утырып, һаман да әбисе белән бабасы өйрәткән догаларны кабатлап барган оныгына карап алды. Керфек-кашларына кунган бәстән картның елмаюы тагын да ягымлырак булып күренде).

-Шуннан, шуннан, - диде Урман.

-Шуннан шул, куанып та, шул ук вакытта шомланып та көтеп алган хәсрәтебез таралды. Кызыбызның шатланганын әйтеп бетерә торган түгел. Үзе елый, үзе стенага шакылдатып, безгә баласының хәрәкәтләнгәнен аңлата. Барыбыз бергә кочаклашып, шатлыктан еладык ул вакытта.

Табиблар оныгыбызны сау-сәламәт туды дисәләр дә, күңелебезнең бер почмагында ниндидер бер шом бар иде әле. Тора-бара ул шом да таралды. Шушы нарасыйны үстерерлек көч һәм гомер бир дип, Аллаһы Тәгаләгә ялвардык. Карчыгым белән икәүләшеп көннәр буе оныгыбыз яныннан китмәдек. Әле ул, әле мин оныгыбызның күз каршында җете уенчыкларны тотып әле уңга, әле сулга йөртеп карый идек. И-и, ул вакыттагы хәсрәтләнүләребезне бер үзебез генә белдек.

-Нәкыйп, атыңны куала, буран кузгалырга тора, - дип саубуллашты Урман.

Карт агач башларына күтәрелеп карады. "Агач башлары шаулаша, буран кузгалыр, ахрысы. На, әйдә, малкай, юырт", - дип, Нәкыйп атына чыбыркысын селтәде.

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш авылы

фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk