Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишекләре – ачык, йөзләре – якты

Умарта корты күп чирләргә каршы файдалы продукцияләр бирсә дә, төшлеге үзем өчен бик уңай килми. Бу төнне дә төшемдә туктаусыз умарта рамнары кырып, балавыз, перга, прополис әзерләп чыктым. Берничә мәртәбә уянып, тышка да чыгып йөреп карадым. Тагын нинди көйсезлек килер инде дип, бакчадагы эшләр белән мәшгуль булдым. Районыбызның "Хезмәт даны"...

Умарта корты күп чирләргә каршы файдалы продукцияләр бирсә дә, төшлеге үзем өчен бик уңай килми. Бу төнне дә төшемдә туктаусыз умарта рамнары кырып, балавыз, перга, прополис әзерләп чыктым. Берничә мәртәбә уянып, тышка да чыгып йөреп карадым. Тагын нинди көйсезлек килер инде дип, бакчадагы эшләр белән мәшгуль булдым.

Районыбызның "Хезмәт даны" газетасы чыга башлауга 85 ел тулуга багышлап уздырылачак "Ачык ишекләр" көненә чакырулы идем. Юраганым юш килгәндәй, үземне начаррак хис итеп, кан басымымны үлчәп карадым, ул тиешеннән күпкә югарырак иде. Даруларымны эчеп, юлга кузгалдым. Сәламәтлегем какшап торса да, бәйрәмдә катнашу теләгем авыруга караганда көчлерәк иде. Яңгырлы көн булуга карамастан, редакция бусагасын атлап керүгә, кояш кебек балкып, баш мөхәррир Гөлгенә Шәрипова үзенең хезмәткәр кызлары белән каршы алды. Исәнләшеп, хәлемне сорашып белгәч, чәй өстәле әзерләнгән бүлмәгә озаттылар. Чәйдән соң редакция журналистлары белән фикер алышырга мөмкинлек булды. Журналист Гөлҗофар Миннеханова һәм авылдашым Дания Минимуллиналар белән язмаларым турында сөйләшеп, күп кенә киңәш-фикерләрен ишеттем. Актив хәбәрчеләрне бүләкләү өлешендә, күп еллар мәкаләләр язып торганым өчен баш мөхәррир миңа рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды һәм язмаларыма уңай бәя бирде. Безне шулай хөрмәтләгәннәре өчен редакция коллективына эшләрендә уңышлар, газетаның тиражы һәрвакыт югары булуын телим.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk