Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исемдә - хикмәт

Дөньяга яңа туган бала аваз сала. Бала туган һәрбер гаиләне нинди исем кушарга дигән сорау борчый. Татар халкы элек-электән яңа туган балага исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Җиңел әйтелә торган, мәгънәле исемнәр бирергә тырышкан. Элегрәк исемнәрнең мәгънәсен китаплардан гына карап белеп булса, хәзер әти-әниләр өчен интернет челтәрендә дә мондый...

Дөньяга яңа туган бала аваз сала. Бала туган һәрбер гаиләне нинди исем кушарга дигән сорау борчый. Татар халкы элек-электән яңа туган балага исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Җиңел әйтелә торган, мәгънәле исемнәр бирергә тырышкан. Элегрәк исемнәрнең мәгънәсен китаплардан гына карап белеп булса, хәзер әти-әниләр өчен интернет челтәрендә дә мондый мәгълүмат күп.

Күптән түгел Кукмарадагы "Кояшкай" балалар бакчасында "Минем исем" дигән кичә булып узды. Бакчага йөрүче нәниләрнең әниләре балаларының исемнәре белән таныштырдылар, мәгънәләрен дә әйтә бардылар.

Нәни балалар җыр-бию, төрле конкурслар белән үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук "Ак калфак" оешмасы тарафыннан изү чигү, калфак тегү буенча мастер-класс үткәрелде. Кукмара төбәген өйрәнү музеенда эшләүче кызлар үзләренең күз нурлары белән чигелгән сөлге, кулъяулык, калфак һәм намазлыклары белән таныштырдылар. Алар искиткеч матурлар иде. Ә инде түбәтәй, жилет, калфаклар киеп, үзләренең осталыкларын күрсәткән нәниләргә күзләр генә тимәсен диясе кала.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев