Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ике сарыкны, "арендага" алган бер центнерлы нәсел тәкәсен урлап чыкканнар"

«Шәкүр карак"лар заманы артта калса да, мал-туар угрылары һаман табылып тора. 9 апрель көнне Сарман районының Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Солтановлар хуҗалыгыннан өч баш сарык урлап чыгалар. Бу хакта район газетасы "Иске Минзәләбашта сарыклар урлаганнар - аларның ите кеше гомере өчен куркыныч!" дип язып чыкты. Баксаң, шул арада гына районның...

«Шәкүр карак"лар заманы артта калса да, мал-туар угрылары һаман табылып тора. 9 апрель көнне Сарман районының Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Солтановлар хуҗалыгыннан өч баш сарык урлап чыгалар. Бу хакта район газетасы "Иске Минзәләбашта сарыклар урлаганнар - аларның ите кеше гомере өчен куркыныч!" дип язып чыкты. Баксаң, шул арада гына районның ветеринария хезмәткәрләре себер түләмәсеннән прививка ясап йөргән икән. Әмма урланган сарыкларга прививка ясалмаган, хуҗа бу көнне өйдә булмаган.

-Соңгы ун елда мал-туар урлау буенча бу беренче очрак, - ди җирлек сәркатибе Чулпан Кудашева. - Авылда 20-30 хуҗалыкта сарык бар, җәен көтү дә чыга. Сыерлар әз.

Сарыкларының югалуы турында Фәнис әфәнде иртән белә. Дөресрәге, күршесе хәбәр итә.

- Угрылар кем сарык асравын белеп эш иткәннәр. Безгә кадәр өч күршегә сугылган алар. Беренчесе сарык асрый, әмма кышын малларын әнисенә илтә. Анда уңышсызлыкка очрагач, икенче күршегә кергәннәр. Тик аның тимер рәшәткәсен вата алмаганнар. Өченче күршенең лапас тәрәзәләрен ватып кергәннәр. Тик ул сарыкларын быел бетергән иде. Өч уңышсыз адымнан соң, безгә килеп җиткәч, бәхет елмая үзләренә. Күршедә кеше тормый, шул яктан кергәннәр. Ике сарык, бер тәкәне алып чыгып киткәннәр. Урам капкасы эчке яктан бикле иде, шуны ачып, ишегалды аркылы сөйрәп чыкканнар бит!

Фәнис әфәнде угрылар икәү булган дигән фикердә. Бу төнне буран дулый. Каракларың дүрт аяк эзе ап-ак карда ярылып ята.

- Иртәнге 6да күршем шалтыратты. "Минем лапас тәрәзәләре ватылган, сезнең сарай тирәсендә аяк эзләре бар. Урамда да нәрсәнедер өстерәп барганнар кебек. Сарыкларың барысы да урынындамы?" - диде. Әллә нишләп киттем. Мондый хәл булганы юк бит! Чыксам, сарыклар куркышып бер почмакка сыенганнар. 18 башның өчесеннән җилләр искән, - ди ул.

Фәнис абыйның сарыклары нәселле түгел, гади токым. Шулай да угрыларның күзен кыздырырга җитә калган. Җитмәсә, каплату өчен кешедән 1 центнерлы нәсел тәкәсе алып торган булган ул. Ул да юк. Хәзер аның өчен хуҗасына түләргә кирәк.

- Бу хәл төнге 1ләр тирәсендә булгандыр дип фаразлыйбыз. Үзебезнең эт юк, күрше эте шул вакытта тавыш биргән. Бик оста, шыпырт эшләгәннәр, күрәсең, сарайдагы маллар берсе дә кычкырмады.
Караклар тыныч вакытны махсус туры китергән. Гадәттә, төнге бердә кеше изрәп, рәхәтләнеп йоклый бит.

- Сарыкларны урлар алдыннан мал табиблары түләмәгә каршы прививка ясап йөргән. Әмма ул көнне мин өйдә түгел идем. Шуңа сарыклар прививкасыз гына китте, - ди Фәнис абый.
Ул килгән зыянны болай бәяли. Нәсел тәкәсе - 10, ике сарык 7-8 мең тирәсе йөри.

- Без авыл уртасында яшибез. Юл чаты булып, беренче безгә бәреп кергәннәр дияр идең... Моны безнең сарык асраганны белгән кеше эшләгән. Шикләнгән кешеләр бар. Участок полициясе дә хәбәрдар, - ди ул.
Фәнис абый сарыкларын исән килеш күрәчәккә ышанмый. "Аларны тиз арада урнаштырганнардыр инде", - ди ул.

Солтановлар хуҗалыгыннан моңа кадәр энә дә югалмаган.


Чулпан ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев