Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике куян койрыгын тотарга тырышмагыз!

2006 елның, 26 декабрендә Россия Президентының "Чит кеше ярдәменә мохтаҗларны тәрбияләгән өчен компенсация түләү турында" Указы кабул ителде. Аның нигезендә беренче группа инвалидларны, 80 яшьтән өлкәнрәкләрне тәрбияләгән өчен айга 1200 сум акча түли башладык. 2013 елның 1 гыйнварыннан инвалид балаларны әти, әни яки опекун тәрбияләгәнгә компенсация 5500 сумга кадәр күтәрелде....

2006 елның, 26 декабрендә Россия Президентының "Чит кеше ярдәменә мохтаҗларны тәрбияләгән өчен компенсация түләү турында" Указы кабул ителде. Аның нигезендә беренче группа инвалидларны, 80 яшьтән өлкәнрәкләрне тәрбияләгән өчен айга 1200 сум акча түли башладык. 2013 елның 1 гыйнварыннан инвалид балаларны әти, әни яки опекун тәрбияләгәнгә компенсация 5500 сумга кадәр күтәрелде.

Бүгенге көндә шундый 1996 кеше бездән компенсация акчасы ала. 232 баланы ата-анасы яки опекун (5500 сум), 62 баланы чит кеше тәрбияли, аларга 1200 сум акча түләнә.

Караучы билгеләгәндә без кат-кат әйтәбез: "Сез эш яшендә, эшкә урнашкан очракта, мәшгульлек үзегенә исәпкә басканда, 5 көн эчендә Пенсия фондын искәртергә кирәк". Эшләгән кешегә бу компенсация түләнми. Белмәсләр әле дигән фикер белән күпләр эшкә урнаша, Пенсия фондына килеп әйтми. Эш бирүче һәр квартал саен Пенсия фондына отчет бирә, үзендә эшләгән һәр кешегә иминият взнослары күчерә. Республика эчендә эшләгәннәрне без үзебез күрәбез, чит төбәкләрдә эшләгәнне Россия Пенсия фонды контрольдә тота. Һәм менә беренче тапкыр безгә чит төбәкләрдә эшләүчеләрнең исемлеге килде. Алар арасында 19 кешенең бездә караучы булып торуы ачыкланды. Бу кешеләр Пенсия фондына чакыртылдылар, закон бозып алган компенсация акчасын кире кайтару турында тагын бер тапкыр кисәтелделәр. 15 кеше гариза язып, түләргә ризалык бирде. 10 кеше акчаларын кире кайтарырга да өлгерде инде. 4 кеше калып тора. Араларында бер ханым гына прокуратура юлында йөри. 189000 сум акчаны кире кайтару жиңел эш түгел шул. Үз ирекләре белән кире кайтармаган очракта, Пенсия фонды ул акчаларны суд аркылы ала. Кайберәүләрнең белмәдек, әйтмәдегез, дип әйтәселәре килә. Гариза язганда бланкка акка кара белән бу турыда язылган. Балаларын карап утыручы әти-әниләр - яшьләр, хәтерләре дә яхшы. Аннан соң, законнарны белмәү җаваплылыктан коткармый. "Мин төнлә генә эшләгән идем", - дип акланучылар да бар. Төнлә эшләгән очракта да, акчасын көндез алгансыз, шуңа күрә бу эшләү факты Пенсия фондында билгеле була. Хәзерге вакытта мәгълүмат-элемтә мөмкинлекләре көчле, контроль ясый торган программалар да күп, качып котылып булмый. Ике куян койрыгын тотып булмый, ди, халык. Законны белеп, хөрмәт итеп, үтәп яшәүгә ни җитә.

Әлфинур САБИТОВА, район Пенсия фонды идарәсе башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев