Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Их, бар иде яшь чаклар

Олы хезмәт юлы узган кешеләрнең, лаеклы ялга чыккач, элек бергә эшләгән хезмәттәшләрен сагынып яшәве табигый хәл. Элек алты авылны берләштергән, "Коммунизмга" исемен йөрткән данлыклы колхозның авыл хуҗалыгы белгечләре өчен Зур Сәрдек мәдәният йортында очрашу кичәсе оештырылды. Җитмешкә якын белгечнең бергә очрашып, истәлекләр яңартуын карап, тыңлап тору - китап язарлык мәгълүмат...

Олы хезмәт юлы узган кешеләрнең, лаеклы ялга чыккач, элек бергә эшләгән хезмәттәшләрен сагынып яшәве табигый хәл. Элек алты авылны берләштергән, "Коммунизмга" исемен йөрткән данлыклы колхозның авыл хуҗалыгы белгечләре өчен Зур Сәрдек мәдәният йортында очрашу кичәсе оештырылды. Җитмешкә якын белгечнең бергә очрашып, истәлекләр яңартуын карап, тыңлап тору - китап язарлык мәгълүмат туплау икән ул. Очрашу шатлыгыннан күзгә килгән яшь бөртекләрен дә яшермичә, күпме истәлекләр сөйләнде. Кунакларыбызның барысы да, шул истәлекләргә ияреп, күңеленнән яшьлегенә сәяхәт кылды.

Роза апа Шакирова эшкә әле колхоз "Сталин" исемен йөрткәндә үк килгән, бик кызыклы итеп үзенең хезмәт юлын башлау тарихын бәян итте. Равил абый Бәдертдинов барыбызны да партоешма секретаре булып эшләгән чорына - район җитәкчесе Атлас Булатовның партбюросына "алып кереп чыкты". Социалистик Хезмәт Герое Камил Шакиров, орденлы колхоз рәисе Габделхәй Шәмсетдиновлар чорында эшләгән белгечләр җитәкчеләрнең һәркайсын җылы итеп, рәхмәт сүзләре белән искә алдылар. Күп еллар партоешманы җитәкләгән Мәүлетгәрәй абый Сабиров кадрлар резервы булдыруда мөһим алым булган алтмышлап колхоз стипендиатлары укыткан чорларны сөйләп алды. Баш зоотехник булып эшләгән Фәрит Насыйбуллин, иң бердәм һәм тату коллективны шушы колхозда күрдем, диде. Колхоз икътисадын үстерүдә иң алдынгы алымнар белән эшләп, башка хуҗалык бергечләренең дә остазы булган Сәвия апа Нәҗипова да хезмәттәшләренә изге теләкләрен җиткерде. Кара Елга авылыннан килгән иң өлкән бригадир Тимергали абый Мөхәммәтҗановның колхоз үгезләрен Свердловск шәһәренә җәяү куып бару тарихы - үзе бер китап язарлык! Җыр-моңнарга уралып барган кичәнең тәнәфес өлешендә кунакларга Рифкать Якуповның 1982 елда ясаган фотокүргәзмәсе тәкъдим ителде, Казаннан кайткан кунагыбыз Әдилә Хаҗиева фотосессия оештырды. Тәнәфестә дә тарихны барлауны дәвам иттеләр: унбиш ел авыл Советы рәисе булып эшләгән Тәлгать Хөсәенов хуҗалыкны газлаштыру елларын искә төшерде. Күп еллар ферма мөдирләре, бригада җитәкчеләре булган кунакларыбызның чыгышлары да кызыклы тарихи чынбарлык иде. Читтән килеп, бездә эшләгән зоотехник Кафия апа Мөхетдинова, ветеринария табибы Николай Андреевлар да яшьлек истәлекләре белән уртаклаштылар. Николай абыйның һәм ферма мөдире булып эшләгән Расих Шәрәповның җырлары да бәйрәмгә ямь өстәде.

Табынга "Исток Агро" агрофирмасы җитәкчесе Заһид Тохбәтов ярдәме белән әзерләнгән кайнар аш һәм бәлеш чыкты. Пешекчеләр Руфия Гарипова, Тәслимә Гайфетдиновалар ризыкларны телеңне йотарлык итеп әзерләгәннәр. Бәйрәмнең төп иганәчеләре - Аш-Буҗи егетләре Фәнис Хәмәтдинов, Наил Гәрәевлар иде. Колхоз стипендиатлары булып, шушы хуҗалыкта хезмәт юлларын башлаган, бүген районыбызның күркәм җитәкче кадрларына әверелгән Фәнис белән Наилнең хыялында йөрткән бу очрашу кичәсе әнә шулай матур булып төбәк тарихына кереп калды. Кичәбезнең исеме булган "Их, бар иде яшь чаклар!" дигән фикер кунакларыбыз авызыннан бер генә яңгырамады бу очрашуда.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X