Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңү Паркын күчерү эшләре кайсы вакытка планлаштырыла?

Кукмарабызның соңгы елларда нинди яңарышлар кичерүе һәркемнең күз алдында. Автомобиль юллары төзекләндерелү, җәяүлеләр өчен тротуарлар, күпкатлы йорт ишегалларына балалар мәйданчыклары ясалу, яңа йортлар салыну, парк-скверларга яңа сулыш өрелү - болар барысы да район халкының яшәешен яхшырту өчен. Киләсе елга Җиңү Паркын да башка урынга күчерү көтелә. Район Башкарма комитеты җитәкчесе...

Кукмарабызның соңгы елларда нинди яңарышлар кичерүе һәркемнең күз алдында. Автомобиль юллары төзекләндерелү, җәяүлеләр өчен тротуарлар, күпкатлы йорт ишегалларына балалар мәйданчыклары ясалу, яңа йортлар салыну, парк-скверларга яңа сулыш өрелү - болар барысы да район халкының яшәешен яхшырту өчен. Киләсе елга Җиңү Паркын да башка урынга күчерү көтелә. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин белән әңгәмәбез нәкъ менә шул хакта.

-Паркны күчерү эшләре кайсы вакытка планлаштырыла? 2018 елда Җиңү бәйрәме кайда узачак?

-Киләсе елда әле 9 Май бәйрәмен элеккеге урынында билгеләп үтәчәкбез. Тантаналы чара, сугыш чоры каһарманнарын искә алу, кич белән бәйрәм салюты - болар барысы да Җиңү Паркы каршындагы мәйданда оештырылачак. Ә инде көз айларына керүгә паркта күчерү эшләрен башларга планлаштырабыз. Яңартылачак паркның мәйданы билгеле, архитекторлар инде эшкә кереште. Паркка керү-чыгу юллары, стела, һәйкәлләр, мемориаль такта, танк, пушка, самолет һәм вертолетларның урнашу тәртибе, яктырткычлар кую, җәяүлеләр өчен тротуарлар, эскәмияләр, транспорт тукталышлары ясау, аллеяга нинди төр агач-куаклар утырту - эскиз-проектлар ясаган вакытта боларның һәммәсе исәпкә алына. Районда бүгенге көндә нибары 28 ветераныбыз гына исән-сау. Яңа паркка алар белән бергәләп нигез саласы һәм тантаналы төстә ачасы килә. 2019 елның 9 Май бәйрәменә кадәр без эшне төгәлләргә тиешбез.

Язма тулысынча "Хезмәт даны" газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев