Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң кешелекле кеше

"Хезмәт даны"ның 22 июнь, 2012 ел санында Наумир Абдулла улы Сәмигуллин турында күләмле язма чыкты. Авторы - Гөлназ Галимҗанова. Шушы язманы укыгач, хәтерем Наумир абый белән бәйләнгән вакыйгаларга алып керде. Баксаң, гомеремнең 65 елы аның белән кулга-кул тотынып үткән. Бер чорда укытучы, аннан мәктәп директоры булып эшләдек, пединститутта читтән торып...

Наумир абый белән беренче мәртәбә 1947 елда Миниатуллин Һади абыйларда очраштык. Аларның өйләре - ак кирпеч йорт, дәваханә белән рәттән (күпер башында) әле дә саклана. Һади абый кирпеч заводында, аннан пищекомбинатта өлкән хисапчы (бухгалтер) булып эшләгән. Бик чибәр кеше иде. Минем әти белән дуслар булып, бик еш кунакка йөрештеләр. Әни Һади абыйның хәләл җефете Бану апа белән якын туганнар иде. Наумир абыйның яшь, чибәр вакыты иде, хәрби киемнән. Һади абыйның балдызы Нурҗиһан апа белән таныш булганнар. Күп хатлар языштык. Алар миндә саклана. Наумир абый пединститутның география факультетын "Кызыл диплом"га тәмамлады. Туембаш мәктәбе директоры булып эшләгән вакыты. Поездда еш очраштык. Һәрвакыт көчле, сәламәт кешеләр дә чак күтәрерлек уку әсбаплары алып кайта иде. Арабызда иң эрудицияле, дәрәҗәле директор булды. Август киңәшмәсендә бер чыгышы истә калган. Бөек Испан язучысы, "Дон Кихот" романы авторы Сервантесның сүзләрен китерде: "Ничто нам так дешево не обходится и так дорого ценится, как вежливость". әдәплелек, кешелеклелек Наумир абыйның гомере буе яшәү рәвеше булды.
1970-75 елларда миңа өстәмә эш буларак район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз рәисе вазыйфасын үтәргә туры килде. Профсоюз эше буенча Мәчкәрәгә баргач, Наумир абыйларда кундым. Дилбәр апаның тәмле ризыклары белән сыйлангач, ай яктысында Наумир абый белән пионер лагеренда йөргән болыннарда, су буйларында йөрдек. Ярны тутырып торган тегермән сулары урынына кызганыч инеш кенә калган. Биек ярдан инеш буена төштек. Инеш тегермән урынында калган ташларга бәргәләнеп, азапланып, "нинди хәлгә калдырдыгыз" дигән сыман ага. Бу күңелдә авыр яра калдырды. Табигатьнең дә җаны бар бит. Аны сакларга кирәк.
Наумир абыйның иң зур югалтуы - 58 ел кулга-кул тотынып атлаган Дилбәр апаны югалту булды. (Урыны җәннәттә булсын).
Хәзерге вакытта Наумир абый Яшел Үзән шәһәрендә игелекле балалары тәрбиясендә яшәп ята. Анда да үзенең эчтәлекле, гыйбрәтле язмалары белән Яшел Үзән халкын сөендерә. Шәһәр музеенда аның турында аерым бүлек бар икән. Аның кебек ветераннар сирәк калды бит.
Йомгаклап түбәндәгеләрне әйтәсе килә: Наумир абый авыр язмышлы, шул ук вакытта бәхетле кеше булып кала. "Авыр язмыш белән бәхет ничек сыеша?" дигән сорау туа. Ул һәртөрле авырлыкларны җиңеп, тормышта иң кешелекле кеше, оптимист булып калды, үз тормышыннан канәгать. Аны белгән якташлары күңелендә ул бик якын кеше булып саклана һәм сакланыр. Аңа озын, бәхетле тормыш теләп калучы, сердәше Рафак ЯКУПОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X