Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәлең ничек, якташым? Әңгәмәдәшебез: Румия Миннегалиева

Нәни вакытыннан ук үзенең аһәңле, моңлы тавышы белән тамашачыларны таң калдырган Румия Миннегалиева исеме күпләргә таныш. Хәзерге вакытта Румия Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетында белем ала. Җырлар иҗат итә, шигырьләр яза, гомумән, бер генә көне дә җырсыз үтми аның. - Румия, сүзебезне ерактан башлыйк әле: бу сәләтегез...

Нәни вакытыннан ук үзенең аһәңле, моңлы тавышы белән тамашачыларны таң калдырган Румия Миннегалиева исеме күпләргә таныш.

Хәзерге вакытта Румия Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетында белем ала. Җырлар иҗат итә, шигырьләр яза, гомумән, бер генә көне дә җырсыз үтми аның.

- Румия, сүзебезне ерактан башлыйк әле: бу сәләтегез нәселдәнме, әллә инде әнкәгезнең моңлы бишек җырларының тәэсиреме?

- Нәселдә танылган җырчылар булмаса да, әти-әнием - җыр-моңга гашыйк кешеләр. Әнием бик матур итеп җырлый. Без гаиләдә ике бала: сеңлем Сөмбел дә җырга бик мөкиббән. Үзем балалар бакчасына йөри башлаганнан бирле сәхнәдә.

- Беренче башкарган җырыгызны да хәтерлисездер?

- Әлбәттә, "Гөлкәйләрем" исемле җыр иде ул. "Ишегалдына уйнарга чыккач, чәчәкләр арасында бии-бии җырлап йөри идең", - дип әле дә искә ала тәрбияче апалар. Биш яшьләр чамасы булгандыр, безне балалар бакчасыннан Поч.Кучук мәдәният йортына конкурска алып барганнар иде. Анда спектакльдә "Алтын балык" җырын башкардым. Бу рольне шулкадәр хисләнеп уйнаганмын, шарфымны югалтып кайтканымны хәтерлим әле.

- Сәләтегез барлыгын аңлап, сез туп-туры сәнгать университетына юл тоттыгызмы?

- Әйе, ләкин юл туп-туры гына булды димәс идем. Җырчы булу хыялым зур булса да, 10 сыйныфта укыганда уйларым кинәт кенә үзгәрде, һәм мин урман хуҗалыгы буенча китәргә булдым. Ел буе имтиханнарга әзерләндем, ә ике ай кала биологияне ташлап, кулыма рус әдәбияты дәреслеген алдым. Аллаһы Тәгалә сиздергәндер инде... Шулай итеп, җырсыз яши алмавымны аңладым.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев