Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатын-кыз – гаилә сакчысы

Аллаһ Тәгалә кешене күркәм сыйфатта яралтты. Шушы сыйфатларны саклап калу өчен ислам дине гаиләне җаваплы итеп куя. Адәм баласының җаны гаиләдә генә тынычлана, ял итә, сөенә. Ә гаилә нигезе - никахтыр. Аллаһ Тәгалә безгә Коръәндә белдерә: "Аллаһ сезне яралтты. Ир белән хатын арасында наз, мәхәббәт, бер-берсенең хата-кимчелекләрен кичерү сыйфатларын салды"....

Аллаһ Тәгалә кешене күркәм сыйфатта яралтты. Шушы сыйфатларны саклап калу өчен ислам дине гаиләне җаваплы итеп куя. Адәм баласының җаны гаиләдә генә тынычлана, ял итә, сөенә. Ә гаилә нигезе - никахтыр. Аллаһ Тәгалә безгә Коръәндә белдерә: "Аллаһ сезне яралтты. Ир белән хатын арасында наз, мәхәббәт, бер-берсенең хата-кимчелекләрен кичерү сыйфатларын салды".

Адәм баласын тәрбияләүдә гаилә беренчел роль уйный. Ислам дине баланың чиста, пакь фитрасын саклауны гаилә җаваплылыгына йөкләп, баланы гаиләнең җылы мохитендә, ата-ананың йомшак канаты астында үсүен тәэмин итүне бурыч итеп куя. Һәр ата-ана баланы тәрбия кылып, олы тормыш юлына әзерли. Бала нинди гаиләдә тәрбия алуына карап, аның дөньяга карашы, дине, холкы формалаша. Ана исә - гаилә нигезе, һәркем өчен бәхет чыганагы. Яхшы әни гаиләне, йортны нур белән тутыра, балага тиешле тәрбия бирә, начарлыктан саклый. Ана әйбәт булмаса, бала ул чәчкән начар тәрбия орлыкларыннан үскән чүп үләне кебек, яман юлга баса. Атаның бурычы исә - яхшы әни булырдай хатын-кызны сайлау , балаларына күркәм исем бирү, аларны Коръәнгә өйрәтү. Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: "Балаларыгызга яхшы ана сайлагыз. Хатын-кызга матурлыгы өчен өйләнмәгез (матурлык бетә), динле булуы өчен өйләнегез". Хатын динле булса, матур булмаса да ярый, чөнки ул - гаилә сакчысыдыр.

Бер сәхәбә үзенең балаларына әйткән: "Сез туганчы ук мин сезнең турында кайгырттым", - дип. Балалары: "Ничек итеп?" - дип сорагач, әти кеше: "Мин сезгә яхшы әни сайладым", - дигән. Ислам дине шулай ук кыз баланы яхшы холыклы, дини кешегә кияүгә бирергә куша. Аллаһ Тәгаләгә ышанмаган ир хатынының теләсә нинди бозыклыкта йөрүенә юл куячак.

Гаиләдә алган тәрбия, әхлакый сыйфатлар, әдәп нормалары кешене гомер буе озата бара. Олы яшькә җитәрәк, кеше инде үз балаларын тәрбия кылып үстергәч, үзенең ата-анасын хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән искә ала, ата-анасына күп догалар кыла. Балачагында ата-анасыннан алган яхшы тәрбия үрнәкләрен кеше үз балаларына бирергә тырыша. Шулай итеп, тәрбия чылбыры өзелмичә, буыннан-буынга ялганып бара.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Аллаһ Тәгалә һәркемгә тәрбияле, иманлы балалар үстерергә насыйп кылсын. Балаларыбыз да безгә күп дога кылучылар булсын иде.

Рузилә МӘҖИТОВА,

Кукмара мөселман мәдрәсәсе мөгаллимәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев