Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гасыр фаҗигасе онытылмасын

Серләре ачылган архив документларына караганда, Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армиянең 5 миллионнан артык солдаты һәм офицерлары әсирлеккә төшкән. Бер миллион ярымга якынын Германиягә, махсус лагерьларга алып киткәннәр. Аларның күпчелеге ачлыктан, авырулардан, көч җитмәстәй эштән үлгән, күбесе качарга теләгән яисә каршылык күрсәткән яки буйсынмаган өчен җәзалап үтерелгән. Түбән Саксониянең (үзәге...

Серләре ачылган архив документларына караганда, Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армиянең 5 миллионнан артык солдаты һәм офицерлары әсирлеккә төшкән. Бер миллион ярымга якынын Германиягә, махсус лагерьларга алып киткәннәр. Аларның күпчелеге ачлыктан, авырулардан, көч җитмәстәй эштән үлгән, күбесе качарга теләгән яисә каршылык күрсәткән яки буйсынмаган өчен җәзалап үтерелгән. Түбән Саксониянең (үзәге - Дрезден шәһәре) Цайтхайн шәһәрендә генә дә совет әсирләре җирләнгән 4 зират бар, анда 30 меңгә якын совет кешесе ята.

1985 елда биредә Эйренхайн мемориаль комплексы ачылган, аны тәртипләп, карап тору ФРГ дәүләте бюджеты хисабына башкарыла. Үткән гасырның 90нчы елларында Дрезден шәһәренең "Саксония мемориаллары" берләшмәсе активистлары архив документларыннан үлгән әсирләрнең шәхси карточкаларын алып, компьютерлаштыру эшен башлаганнар. Бүгенге көнгә Интернет челтәренә 400 меңнән артык карточка куелган. Шуларның 1700е - безнең республика кешеләре.

Республика хәрби комиссариаты зиратларда аларның исемнәре язылган плитәләр куюда ярдәм итәчәген белдерде. Плитәләрне кую хокукын әсирлектә үлгән солдатларның туганнарына яки авылдашларына бирү дөрес булыр, дип уйлыйбыз. Бу изге эштә катнашырга теләгән һәркем Казандагы 5678-044, 8908-332-09-68 телефоннары аша шалтырата яки безнең музейга, дүшәмбедән кала, теләсә кайсы көндә кереп чыга ала.

Михаил ЧЕРЕПАНОВ,

Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире

Бу мөрәҗәгатьне һәм Цайтхайн концлагеренда гомерләре өзелгән кукмаралыларның исемлеген безгә Түбән Кама районының Шәңгәлче авылыннан Якуб Шәнгәрәев җибәргән.

-Мин 1932 елда тудым. 1941 елның 1 сентябрендә әтиемне фронтка озатып, 2 сыйныфка укырга киттем, - диелгән әлеге хатта. - Әтием Фәйзуллин Шәнгәрәй Фәйзулла улы 1898 елгы, Кукмара районының Шепшеңәр авылында туган. Әсирлеккә 1941 елның октябрендә Вязьма елгасы буендагы көрәш вакытында эләккән. Цайтхайн концлагеренда 1942 елның февралендә гомере киселгән. Якобсталь зиратында җирләнгән. 1 блок, 6нчы рәт, 409нчы кабер, шәхси номеры 25257.

Без 1954 елның 14 июнендә Подольск хәрби-тарихи архивы аша әтиебезнең шәхси карточкасын алган идек. Аның белән концлагерьда булганнар, бер кабердә җирләнгәннәрнең дә уллары, кызлары, оныклары, туганнары да хәбәрдар булсыннар, мөмкин булса, Алман иленә, мемориалга сәяхәт кылсыннар иде. Сугыш корбаннарын искә алып, башларын исеннәр, буыннар чылбыры әлеге гасыр фаҗигасен онытмасын иде.

Цайтхайн концлагеренда үлеп калган кукмаралылар:

8. Александров Михаил Александрович, 1920, Зур Кукмара авылы, 03.08.1943 елда үлгән.

24. Бакиров Гомәр Бакир улы, Уразай авылы.

137. Кадыйров Хак Кадыйр улы, Мәмәшир авылы, 1901 елгы, 14.11.1941 елда үлгән.

199. Мөхәммәтҗанов Корбангали, 1908 елгы, Югары Арбаш авылы.

257. Сергеев Арсентий Сергеевич, 1903 елгы, Югары Чура, 12.01.1942 елда үлгән.

270. Сорокин Михаил Семенович, 1918 елгы, Иштуган авылы.

321. Шакиров Галимҗан Шакир улы, 1901елгы, Күкшел авылы, 15.12.1941елда үлгән, Якобсталь зиратында җирләнгән.

5. Андреев Степан Андреевич, 1903 елгы, Чура авылы, 16.12.1941 елда үлгән.

12. Әшрәпов Маннан Әшрәп улы, 1914 елгы, Төркәш авылы, 20.04.1942 елда үлгән.

39. Иванов Павел Павлович, 1903 елгы, Чура авылы, 02.09.1942 елда үлгән.

44. Константинов Василий Тимофеевич, 1911 елгы, Түбән Күзмис авылы, 24.02.1942 елда үлгән.

фото: http://wikimapia.org/12081380/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk