Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эт дус кына түгел, дошман да

Эт - кешенең дусты, дибез. Әмма бу фикер белән килешмәүчеләр дә бардыр. Берәр тапкыр әлеге хайваннарның һөҗүменә эләккән кешеләрнең, бигрәк тә балаларның күңелендә курку хисе гомергә сакланып кала. Мондый мәгълүматны читтән эзлисе юк. Истәлекләрне барлап, үземнең мәктәп елларына кайтып килү дә җитә. Адайдан җәяү йөреп, Зур Сәрдек гимназиясендә укыган вакытларда...

Эт - кешенең дусты, дибез. Әмма бу фикер белән килешмәүчеләр дә бардыр. Берәр тапкыр әлеге хайваннарның һөҗүменә эләккән кешеләрнең, бигрәк тә балаларның күңелендә курку хисе гомергә сакланып кала.

Мондый мәгълүматны читтән эзлисе юк. Истәлекләрне барлап, үземнең мәктәп елларына кайтып килү дә җитә. Адайдан җәяү йөреп, Зур Сәрдек гимназиясендә укыган вакытларда еш очрашырга туры килә иде кыр этләре белән. Чарасызлыктан сулышны йотып, тын да алмый, тирләп-пешеп кызу-кызу атлаганнар һаман дә истә. Ярый әле, бәхеткә каршы, яшелчә басуында каравылчы абый була торган иде, берничә тапкыр озатып куйды ул безне. Мондый күңелсез вакыйгага таручылар күптер. Бу тема бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмый, хуҗасыз этләрдән зыян күрүчеләр турында хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора, хәтта юлдан үтүче машиналар артыннан "ыжгырып" калучы этләр өере дә күңелдә шом уята. Кемгә мөрәҗәгать итәргә бу очракта?! Хәтта кайдан ярдәм сорарга белмичә, редакциягә дә хатлар юллаучылар бар. "Югары Арбаш авылын этләр басуы турында "Хезмәт даны" газетасында язып чыкканннар иде инде. Шуннан соң эт аулаучылар килеп, ферма тирәсендә этләрне тапмагач, кире борылып киткәннәр. Этләр ферма янында гына көтеп утырмый инде ул. Хуҗалык абзарлары артындагы тавыкларны тотып ашыйлар алар. Һәм шулай ук кешеләрне дә тешлиләр. Мин үзем Казанда яшим. Кунакка кайткач, танышымны эт тешләве турында ишетеп шаккаттым. Балаларны ничек курыкмыйча авылга кайтарырга кирәк?!" - дип яза безгә Гөлгенә исемле ханым.

-Авылга хуҗасыз этләр ияләнүе турында хәбәрләр ирешеп тора, моны үзебез дә бик яхшы беләбез. Быел бер тапкыр ау оештырган идек. Аучыны этләр еш җыела торган урынга - ферма янына чакырдык. Ферма авылдан 200 метр чамасы читкә урнашкан, ау таләпләре дә бозылмый. Шул вакытта дүрт эт тотылды. Мылтык тавышы бер яңгыраганнан соң алар качып бетә, шуңа күрә аулау кыенлаша. Кыш көне исә унбиш төлкене эләктердек. Быел әле төлкеләрдән зарланучылар булмады. Аучыларны һәрдаим чакыртып булмый, моның финанс ягын да исәпкә алырга кирәк. Тотылган бер баш хайванга 300 сум түлисе, юл чыгымнары да бар, - дип сөйләде Өркеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ярмөхәммәтов. - Фельдшер-акушерлык пунктында этләрдән зыян күреп килгән кеше юк. Ә этләре бәйдә булмаган шәхси хуҗалыкларга кисәтү ясалды.

-Билгеле, кешеләр бигрәк тә җәй көннәрендә урам этләреннән, төлкеләрдән зарланалар. Күпләр алардан котылу юлларын эзләп безгә мөрәҗәгать итә. Әмма бу бик четерекле, кешеләр арасында да төрле каршылыклы фикерләр тудыра торган мәсьәлә. Дөресен генә әйткәндә, торак пунктларга 200 метр кала утлы корал белән керергә һәм этләрне ауларга ярамый, бу закон белән тыела. Басу-кырларда исә бу рөхсәт ителә, әмма аларны үлән арасында аулау кыенлаша, - диде Татарстан Республикасында хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең Кукмара районы буенча бүлек җитәкчесе Рафаэль Заһидуллин.

Кемнәрдер хайваннарны юк итүне рәхимсезлек дип атар. Шуңа күрә сукбай эт-мәчеләрнең санын киметүнең иң кулай ысулы булып, аларны стерильләштерү санала. Кирәкле прививкалар ясап, хайваннарны приютларда асрарга мөмкин һәм киләчәктә аларга хуҗа табылса, монысы инде, әлбәттә, иң гуманлы чишелеш булыр иде. Әмма мондый шартлар тудыру зур финанс чыгымнары сорый.

-Закон таләпләре буенча ауланган хуҗасыз хайваннарны урнаштыру өчен махсус шартлар булырга һәм алар ветеринария тикшерүе узарга тиеш, бездә мондый мөмкинлекләр юк. Хуҗасыз хайваннарны аулау, тәрбияләүгә республикадан йөз мең сумга якын акча бүленеп бирелә. Бу эшләрне башкару өчен Казаннан махсус оешмага мөрәҗәгать итәбез. Быел беренче ау оештырылды, егерме сигез эт тотылды. Алдагы көннәрдә мондый чараны Лубянда үткәрергә уйлыйбыз, - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин. - Соңгы елларда төлкеләр күбәйде. Сарайларга кереп, кош-кортларны тоталар. Чагыштыру өчен мәгълүматларга күз салсак, мәсәлән, Азнакайда 560 баш төлке ауланган, ә бездә бу сан 81 генә. Әлбәттә, унны атабыз икән, ул да файда, әгәр дә иллегә җитә икән - бигрәк тә. Шуңа күрә эшлисе эшләр күп. Авыл җирлекләре дә читтә калмасыннар иде. Моннан тыш әлеге хайваннар хуҗалыкларга төрле чирләр дә алып керәләр. Котыру чиренең учаклары да әледән-әле кабынып тора. Шәхси хуҗалыкларда эт-мәче асраучылар прививка ясатып, үзләрен һәм дүрт аяклы дусларын да кайгыртсыннар иде. Моның бер авырлыгы да юк - район ветеринария берләшмәсенә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk