Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Элвин Грейның фанаткасы: "Елый-елый автограф сорадым, якын да җибәрмәделәр"

Кукмарада шәһәр көнендә Радик Юльякшин чыгыш ясады. Кукмара кызы Айгөл Гыйльфиева җырчыдан автограф алырга теләп, нинди казалар күрүе хакында зарланып һәм шатланып яза. Элвин Грейның Вконтакте челтәрендәге рәсми төркемендә Айгөл Гыйльфиева үзенең тәэсирләре белән уртаклашкан: Хәерле иртә кадерле бурундуклар! Хәлләрегез ничек? Минем бар да шәп! Кукмарада шәһәр көнендә булдым. Шундый...

Кукмарада шәһәр көнендә Радик Юльякшин чыгыш ясады. Кукмара кызы Айгөл Гыйльфиева җырчыдан автограф алырга теләп, нинди казалар күрүе хакында зарланып һәм шатланып яза.

Элвин Грейның Вконтакте челтәрендәге рәсми төркемендә Айгөл Гыйльфиева үзенең тәэсирләре белән уртаклашкан:

Хәерле иртә кадерле бурундуклар! Хәлләрегез ничек? Минем бар да шәп! Кукмарада шәһәр көнендә булдым. Шундый шәп булды. Бурундуклар көтүе җыелган иде. Мин иң ахырга эләктем.

Этеш-төртеш иде анда. Концерт 19:00 дә башланды, ә без 19:30 да гына килдек. Мин килгәндә Ион чыгыш ясый иде. Ул "Adio" җырын җырларды. Үзем җырлыйм, үзем биим, шатлыктан елыйм. Бу әйтеп бетергесез хисләр иде. Радикның хәрәкәтләре, тавышы... Искиткеч... Концертта аның быел чыккан бөтен яңа җырларын да ишеттем.

Лазерлы шоу башланганнан соң, әнине Радик һәм башка егетләр белән фотога төшәргә барыйк дип күндердем. Әни: "Анда сине беркемдә кертми", ди, мин барыбер киттем, дөрестән дә, анда мине якын да җибәрмәделәр. Бөтен җирдә Радикның сакчылары, полиция. Елый башладым, әни әйтә: "Ник елыйсың?", ди, мин: "Кертмәделәр", - дим. Әни: "Борчылма, башка вакытта төшәрсең", - диде. Соңыннан тынычландым. Кычкыра башладым, әни әйтә: "Кызым, алай каты кычкырма, бар кешене куркытып бетерәсең бит", - ди, Мин тыңламадым, биедем, кычкырдым. Бөтен кеше миңа акылыннан язган кешегә караган кебек карап торды.

Өйгә кайтырга җыенганда танышларны очраттык. Әти-әниләр сөйләшеп тора башлады. Әти, хәзер өйгә кайтабыз диде. Мин: "Юк, тагын ике генә җыр тыңлыйбыз да китәрбез", дим. Әти ризалашты. Без киткәндә бер кызның Артур белән фотога төшкәнен күрдем, шунда йөгердем, ул машинасына таба йөгерде, мин "Артур, тукта!" - дип кычкырам, ул хәтта мине ишетмәде дә, утырып китте. Шундый шансны тагын кулдан ычкындырдым бит дип уйладым.

Үзебезнең машинага киттек. Аппаратураның тавышы шундый көчле иде, безнең машинага кадәр ишетелеп торды. Машинага барганда Радикка кушылып җырлап бардым. Аннан өйгә кайтканда да телефоннан аның җырларын тыңладым.

Гомумән алганда, миндә шатлыклы эмоцияләр генә. Өйгә кайткач, әбиемә дә сөйләдем, ул рәхәтләнеп тыңлады. Радикка, Артурга һәм башка егетләргә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Мин сезне яратам!

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев