Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елны туйдырыр вакыт җитте

Көндез җылытып, кичләрен туңдырып, яз белән кыш никадәр генә сатулашса да, табигать үзенекен итә. Бик тиздән басу-кырларда кызу эш башланыр, техника тавышы кыштан оеган киңлекләрне җанландырып җибәрер. Шулай булмый ни, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә язгы җилдән җитезрәк булырга, җирдә дым бар вакытта чәчү эшләрен башкарып калырга тырышырга кирәк. "Урал" хуҗалыгында үткән...

Көндез җылытып, кичләрен туңдырып, яз белән кыш никадәр генә сатулашса да, табигать үзенекен итә. Бик тиздән басу-кырларда кызу эш башланыр, техника тавышы кыштан оеган киңлекләрне җанландырып җибәрер. Шулай булмый ни, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә язгы җилдән җитезрәк булырга, җирдә дым бар вакытта чәчү эшләрен башкарып калырга тырышырга кирәк. "Урал" хуҗалыгында үткән семинар-киңәшмәдә дә сүз шул хакта барып, хуҗалык җитәкчеләренә төгәл бурычлар билгеләнде.

Менә инде ничә ел рәттән язгы кыр эшләре алдыннан ураллылар үзләрендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен һәм белгечләрен кабул итә. Семинар-киңәшмәнең биредә үткәрелүе юкка гына түгел билгеле. Әлеге хуҗалыкта күпләргә үрнәк булырлык, игътибарны җәлеп итәрлек күрсәткечләр җитәрлек, моны кайсы гына өлкәгә төбәп әйтсәң дә -ялгышмассың, чөнки авыл хуҗалыгында игенчелек белән терлекчелекне бер-берсеннән аерып карап булмый.

Ураллыларның машина-трактор паркы чәчүгә әзер, хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов сүзләренә кадәр үк моны күреп инандылар. Бер-бер артлы тезелеп киткән агрегатлар эшкә старт биргәнне генә көтеп торалар. Заманча техника янында, төзекләндерелгән элеккеге "эш атлары" да җитәрлек. Күп хуҗалыкларда таралып, запас частька озатылган "ДТ" тракторлары да монда алгы сызыкка куелган. Карап, тәрбияләп торганда хуҗаларына игелекле хезмәт итәчәкләр әле алар. Төзекләндерү дигәннән, яңа машина-техника ремонтлау цехы төзеп куйганнар. Әлеге корылма 2 миллион 600 мең сумга төшкән. Ул заман таләпләренә туры китереп эшләнгән, электр, җылылык, су белән тәэмин ителеш - барысы да көйләнгән. Биредә эретеп ябыштыручы, тимерче, дүрт слесарь эшли. Аларга уңайлы эш шартлары булдырылган: кышкы салкыннарда да җылы бинада хезмәт куялар. Бүгенге көндә исә терлек азыгы хәзерләү техникасын ремонтлау бара. Билгеле, мондый корылма төзү башка хуҗалыкларның көченнән килмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә булганның кадерен белергә, машина-транспорт цехына юлны кыш көне дә онытырга ярамый.

-"Урал" үсә, продукция җитештерүчәнлеге дә арта. Монда өйрәнерлек уңай эшләр җитәрлек, республиканың башка районнарыннан да бирегә тәҗрибә уртаклашырга кирәләр, ә безгә инде бу мөмкинлек бирелгән, файдаланырга гына кирәк, - диде район җитәкчесе Сергей Димитриев. -Чәчүне тулы куәткә башкарып чыгу өчен һәр мөмкинлектән файдаланырга кирәк. Ә аңарчы техник база тәртипкә китереп бетерелергә тиеш. Чәчүнең санаулы көннәрендә запас частьләр кайтканын көтеп утырсак, уңышсыз калачагыбыз көн кебек ачык. "Басу культурасы" булырга, багана төпләренә кадәр эшкәртелергә тиеш. Теләсә кайда машина юллары калмасын.

Район хуҗалыкларында булган техниканың 95 проценты язгы чәчүгә әзер. Үткән ел белән чагыштырганда бу яхшы күрсәткеч, дип билгеләп үтте белгечләр. Ягулык-майлау материалларын да кайтарту бара, әмма кайбер хуҗалыкларга итәк-чабуларын җыеп, эшне кызулатырга кирәк.

Эшнең оештырылуы, барышы гына түгел, кеше факторы да игътибардан читтә калмасын иде. Хезмәткәрләрнең иминлегенә җитәкчеләр дә җаваплы, шуңа күрә бу өлкәдә, җитешсезлекләр булырга тиеш түгел. Шулай ук, тиешле кәгазьләрнең тәртиптә булуы һәм эшкә кузгалыр алдыннан һәр механизаторның медицина күзәтүе узарга тиешлеге дә ассызыкланды. Сер түгел, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә эшкә чыгучылар бар, моңа шулай ук катгый рәвештә нокта куелсын иде.

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxdUpEelVrNnhBNms3aVc0LU1wTFlUYTNkQU44LW1oTE1EU0F0MGxXS1dWX0thOHU0TDFhVHItZlpnbXNFR1pVOWpBa1p1a1JHZzJQQ3dkRnBZYUdGMTlrWFFJdmpkVHAwb2dpR0dDMFNqZmRCYnpnRWU1MVQzMGN5akZjckN4bU1vUU5qcFBtR3lUbVVWTkxkZklKT3hqeXJWOWl3VVIxVHFvYlpveGx4R21FLVVGQUpnSjZRTXBjVm11bS0zSEpfazRMZVRUOEQ0d1pvbHYwNERmQk1vMzhtVHpSbGQzYWhpOVBNODZrNjNTWE1GVTNtSUdPMklkbHJXWWY0QTZpVHFtQ1dHQTRBS2F5eks3Qkk5MkxwWE5QNDY5cWRkcTA4RUVlcUdISEZoS3BkU18xd1FoSXpuX2NjWFNPekdMNVNR&b64e=2&sign=fdaf7596f485cbb3e5b8d2f5dae44d20&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk