Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дөньядагы иң кечкенә кеше вафат булган (+Фото)

Аның кебек чамадан тыш кыска буйлы кешеләрнең гомере озын булмый, дисәләр дә, Непал кешесе Чандра Бахадур Данги 75 яшенә җитеп кенә үлгән. Планетаның иң кечкенә кешесе буларак Чандра Бахадур Данги 2012 елда гына таныла. Чөнки аңа кадәр хастаханәләргә мөрәҗәгать иткәне булмагач, Гиннеслар китабына да кертү турында уйлап караган кеше булмый....

Аның кебек чамадан тыш кыска буйлы кешеләрнең гомере озын булмый, дисәләр дә, Непал кешесе Чандра Бахадур Данги 75 яшенә җитеп кенә үлгән.

Планетаның иң кечкенә кешесе буларак Чандра Бахадур Данги 2012 елда гына таныла. Чөнки аңа кадәр хастаханәләргә мөрәҗәгать иткәне булмагач, Гиннеслар китабына да кертү турында уйлап караган кеше булмый.

Үлчәп карагач, шаккаталар: Чандра Бахадур Дангиның буй озынлыгы - 54,6 сантиметр гына була. Чын дөреслек чагыштыруда туа, дигән кебек, Чандра Бахадур Данги 2014 елда планетаның иң озын кешесе төрек Солтан Кесен (251 сантиметр) белән очрашкананн соң төшкән фотосы белән дә дөньяны шаккатырган иде.

Дөньяның иң кечкенә кешесе 4 сентябрьдә пневмониядән вафат булган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk