Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт мәшгульлек хезмәтенә – 25 ел

Дәүләт мәшгульлек хезмәтенең тарихы үткән гасырның туксанынчы елларына барып тоташа. Ил икътисады түбән тәгәрәгән әлеге чорда халыкны эш белән тәэмин итү иң кискен проблемаларның берсенә әверелде. Эшсез калган кешене исәпкә куеп, пособие түләү генә түгел, аңа эшкә урнашуда булышу һәм мәшгульлек хезмәтенең төрле программаларына тарту бурычы билгеләнде. Чирек гасыр эчендә...

Дәүләт мәшгульлек хезмәтенең тарихы үткән гасырның туксанынчы елларына барып тоташа. Ил икътисады түбән тәгәрәгән әлеге чорда халыкны эш белән тәэмин итү иң кискен проблемаларның берсенә әверелде. Эшсез калган кешене исәпкә куеп, пособие түләү генә түгел, аңа эшкә урнашуда булышу һәм мәшгульлек хезмәтенең төрле программаларына тарту бурычы билгеләнде. Чирек гасыр эчендә безнең район мәшгульлек үзәге дә бу максатны тормышка ашыруда зур көч куйды. Шушы чорда үзәккә 200 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, аларга психологик ярдәм, социаль адаптация, һөнәри юнәлеш бирү кебек хезмәтләр күрсәтелеп, 25 меңнән артык райондашыбызга эш табу һәм яңа һөнәргә өйрәнү буенча ярдәм ителгән.Үзәк җитәкчесе Әсхәт Җиһаншин белән әңгәмәбез шул хакта.

-Районда эшсезлек мәсьәләсе ничек тора?

-Тотрыклы, дияргә була. Бүгенге көндә эшсез 225 кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,9 процент тәшкил итә, бер вакансиягә 2,9 эшсез туры килә. Мөрәҗәгать итүчеләр саны шактый күп кала бирә.

-Бу уңайдан нинди чаралар күрәсез?

-Эш табуда кыенлыклар кичергән кешеләрне җәмәгать эшләренә тарту программасын үтибез. Берочтан бу чара оешма-предприятиеләргә территорияләрен тәртипкә китерүдә вакытлы булса да ярдәм дигән сүз. Җәза срогын үткәннән соң азат ителгән гражданнарны эшкә алучылар өчен кызыксындыру чарасы күрелә, ягъни хезмәт хакы түләүгә киткән чыгымнарның бер өлеше өчен компенсация бирелә. Уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне эшкә урнаштыру өч юнәлештә алып барыла. Беренчедән, эш бирүчеләрнең хезмәт хакын түләүгә киткән чыгымнарын өлешчә компенсацияләүне дәвам итәбез. Шулай ук "Беренче эш урыны", "Яшьләр практикасы" дигән программалар тормышка ашырыла. Ә инде укучыларны каникуллар чорында эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча район Башкарма комитеты, эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдәдә торабыз.

-Эшләргә теләге булган инвалидларга караш нинди?

-Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җиһазландырылган эш урыннарына урнаштыру - бүгенге көндә иң мөһим программаларның берсе. Ә инде булдырган һәм җиһазландырган һәр яңа эш урыны өчен эш бирүчегә бюджеттан 72,69 мең сум акча түләнә. Инвалид бала тәрбияләүче яки күп балалы ата-аналарга эш урыннары булдырган өчен 50 мең сум компенсация каралган.

Моннан тыш, районыбызда "Эш урыннарын квоталау һәм резервта калдыру турында"гы закон гамәлгә ашырыла. Оешма-предприятиедә хезмәткәрләр саны 100дән артык икән, шуның 2-3 проценты күләмендәге эш урыннары инвалидларга бирелергә тиеш, хезмәткәрләр саны 35 тән 100гә кадәр булса - 3 проценты.

-Мәшгульлек үзәгенә тагын нинди эшләр йөкләнгән?

-Инде күп еллар буе оешма-предприятиеләрнең коллектив килешүләрен (договор) теркәү һәм аларның эчтәлеген, хезмәт законнарына тәңгәл килү-килмәвен тикшереп, киңәшләр бирү белән шөгыльләнәбез. Бүгенге көндә 8389 кешене үз эченә алган 180 коллектив килешүе гамәлдә. Аеруча киез итек-киез комбинаты, металл савыт-саба заводының бу документлары коллектив турында кайгыртуы белән аерылып тора.

Район прокуратурасы белән берлектә оешма-предприятиеләрдә хезмәт законнарының үтәлүен тикшерү буенча эшчәнлек алып барабыз. Гражданнардан кергән шикаятьләр буенча тикшерү эшләрендә катнашабыз.

-Кечкенә дә, төш кенә икән коллективыгыз.

-Әйе, нибары җиде хезмәткәребез бар, әмма һәрберсе - үз эшләрен яхшы белә торган, тәҗрибәле, югары квалификацияле белгечләр. Кайберләре инде эш башыннан ук хезмәт куя, ягъни чирек гасыр дәвамында кешеләргә эш табуда мөмкин кадәр ярдәм күрсәтә. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә безнең үзәк инде җиде ел рәттән "Татарстан Республикасының иң яхшы мәшгульлек үзәге" конкурсында җиңүче исемен яулап килә. Һөнәри бәйрәмебез белән тәбрикләп, бүгенге һәм элек эшләгән хезмәткәрләребезгә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, бәхет-шатлыклар, алга омтылып яшәүләрен телим.

Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев