Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Декрет һәм “больничный” акчаларын кем түли?

Бу җәйдә Татарстанда Социаль иминиятләштерү фондының "Турыдан-туры түләүләр" пилот проектын тормышка ашыра башладылар. Аның буенча социаль пособиене эш белән тәэмин итүчеләр түгел, ә фонд филиаллары турыдан-туры хезмәткәрләргә түли. Ике ай дәвамында Социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлекләрендә барлыгы 116 мең пособие түләнелгән. Аларның гомуми суммасы 1 миллиард 79 миллион сумны тәшкил...

Бу җәйдә Татарстанда Социаль иминиятләштерү фондының "Турыдан-туры түләүләр" пилот проектын тормышка ашыра башладылар. Аның буенча социаль пособиене эш белән тәэмин итүчеләр түгел, ә фонд филиаллары турыдан-туры хезмәткәрләргә түли.


Ике ай дәвамында Социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлекләрендә барлыгы 116 мең пособие түләнелгән. Аларның гомуми суммасы 1 миллиард 79 миллион сумны тәшкил итә. Беренче коймак төерле була, диләр. Бу гыйбарә монда да туры килеп тора. Ник дигәндә, Татарстан халкы аннан канәгать түгел. Чөнки республикалылар декрет һәм "больничный"лар буенча түләүләрне вакытында ала алмый.

Әлеге "иске яңа" проект Россиянең 10 төбәгендә эшләп килә. 2011 елда ул Түбән Новгород өлкәсе, Карачай-Черкессия республикасында башлана. 2012 елда Әстерхан, Курган, Новогород, Новосибирск, Тамбов өлкәләре, Хабаровск крае кушыла. Татарстан республикасы исә проектка быелның 1 июленнән катнаша.

20 ел дәвамында бертөрле механизмнар буенча эшләгән фондның яңа ысулларга күчүе, әлбәттә, халык арасында аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара. "Кешеләр тарафыннан килгән шикаятьләрнең күбесе акчаның хезмәткәрләрнең исәп-хисап счетларына килмәүләренә бәйле. Ләкин монда эш белән тәэмин итүчеләрнең гаебе зур. Ник дигәндә, нәкъ менә алар үз хезмәткәрләре турында дөрес булмаган мәгълүмат бирә. Шул сәбәпле, акча үз хуҗасына барып җитми", - дип белдергән "Реальное время" басмасына Татарстан республикасы буенча Социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе Рамил Гайзатуллин.

Еш кына реквизитлар дөрес күрсәтелми икән. Беренче карашка, вак кына булып тоелган мәсьәләләр аркасында фондка кабаттан эш белән тәэмин итүчеләр белән элемтәгә кереп, аларны дөрес мәгълүмат бирергә мәҗбүр итәргә туры килә икән. Ә бу исә кабаттан вакыт таләп итә. Кагыйдә буенча, 15 көн эчендә хезмәткәрләргә акча түләнергә тиеш. Биш көн дәвамында эш белән тәэмин итүче гариза тутыра, 10 көн эчендә Социаль иминиятләштерү фонды үз эшен тәмамлый. Хата киткән очракта әлеге цикл яңадан кабатлана. Гадәттә, шикаятьләрнең күбесе декрет ялында утыручы хатын-кызлардан килә. Аларны да аңларга була: ай саен түләнелә торган акча алар өчен бердәнбер керем чыганагы булып тора. Шуңа күрә мәсьәлә киеренке, дип әйтергә мөмкин.

Әлбәттә, фонд элек тә хезмәткәрләр турында мәгълүматлар алган, элек тә аларга акча барып җитмәү проблемасы булган. Тик ул вакытта хезмәткәрләр үзләрен эш белән тәэмин иткәннәргә шикаять язарга җөрьәт итмәгән. Ә фондка, дәүләт структурасы буларак, шикаять белдерергә мөмкин. "Без аһ-зарларны тикшерә башлаганда, күп очракта бухгалтерия гаепле була. Йә фамилия дөрес язылмаган, йә паспорт номерлары дөрес күрсәтелмәгән... Әгәр эре предприятие булса, хезмәткәрләрнең берсе генә булса да дөрес язылмаган була. Бу мәсьәләләр барысы да финанс дисциплинасына барып тоташа. Без моңа өйрәткән идек инде", - ди Рамил Гайзатуллин.

Ләкин проблеманың нинди булуына карамастан, соң булса да, акчалар үз хуҗаларына барып җитә икән. Социаль иминиятләштерү фонды үз бурычын ахырына кадәр үти.

Бер яңалыкны да әйтеп узарга кирәк: элек социаль пособиеләрне хезмәт хакы килү белән бергә алсалар, хәзер исә барысы да эш белән тәэмин итүчеләрнең документларын фондка кайчан тапшыруына бәйле. "Турыдан-туры түләүләр" пилот проекты буенча "кайнар линия" дә ачылган. Татарстанда әлеге проект яхшы итеп эшләсен өчен, өч айга якын вакыт кирәк икән. Чөнки беренче чиратта, базаны формалаштыру таләп ителә. Мәгълүм булганча, пособиеләрне шул бер үк кешеләр ала. База барлыкка килгәннән соң, эш белән тәэмин итүчегә мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәк. Шул сәбәпле, барлык түләүләрне дә вакытында башкарачаклар.

"Турыдан-туры түләүләр" пилот проектын бик кирәкле, дип саный белгечләр. Пособие алырга кирәкле кешеләр үз эшләренең җитәкчеләренә бәйле булмаячак. Элек предприятие банкротка чыгу сәбәпле, аналар декрет ялы өчен акчаларны да ала алмаган. Хәзер исә мондый хәл кабатланмаячак: бу проект һәркемгә дә социаль пособиеләрне алырга мөмкинлек бирә.

Хезмәт хакы алу буенча бернинди мәгълүматка ия булмаган кешеләр дә була икән. Ул очракта гражданинның профессиясе нормативы каралып, барлык социаль пособиене фонд исәпләп чыгара. Проектның өстенлеге дә нәкъ менә шушында чагыла. "Без кешенең эшләгәнен, барлык түләүләрнең дә башкарылачагын дәлиллибез", - ди Рамил Гайзатуллин.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/48356-dekret-%D2%BB%D3%99m-%E2%80%9Cbolnichnyiy%E2%80%9D-akchalaryin-kem-t%D2%AFli?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев