Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дан-шөһрәт артыннан кумыйбыз, диләр Үрәсбашта яшәүче Любовь һәм Михаил Никоноровлар

Үрәсбаш авылында яшәүче Любовь һәм Михаил Никоноровлар икесе дә кечкенәдән авыл хуҗалыгындагы эшнең нечкәлекләрен белеп-күреп үсә. Берсенең - әнисе, икенчесенең әтисе гомер буе күмәк хуҗалыкта хезмәт куеп, хәзер инде бакыйлыкка күчкәннәр. Ир белән хатынның үзләренең дә ферма белән йорт арасында йөрүләренә инде өч дистә елдан артык вакыт узып киткән... -Унынчы...

Үрәсбаш авылында яшәүче Любовь һәм Михаил Никоноровлар икесе дә кечкенәдән авыл хуҗалыгындагы эшнең нечкәлекләрен белеп-күреп үсә. Берсенең - әнисе, икенчесенең әтисе гомер буе күмәк хуҗалыкта хезмәт куеп, хәзер инде бакыйлыкка күчкәннәр. Ир белән хатынның үзләренең дә ферма белән йорт арасында йөрүләренә инде өч дистә елдан артык вакыт узып киткән...

-Унынчы сыйныфны тәмамлагач, фермага эшкә кергән идем, шуннан бирле һаман мал-туар арасында мин, - ди Люба апа. - Иң элек яңа туган бозауларны карадым, аннары сыер саудым. Хәзер исә кабат кечкенә бозауларым арасында кайнашам.

Әңгәмәдәшемне тыңлаганда үземнең дә фермадагы кечкенә бозауларга дип, күмер алып чыккан вакытларыбыз искә төшеп китте. Шулкадәр сагынып көтеп ала идек атнаның җомга көнен! Безгә, берсеннән-берсе кечкенә башлангыч сыйныф балаларына, малкайларны күзәтү, аларның дымлы борыннарыннан сыйпап, йомшак печән белән "сыйлау" үзе бер могҗиза бит! Бозаулар караучы апаларның кабат чакырып калуларына канатлар таккандай очып, сөенешеп кайта идек. Мәктәп елларының әнә шундый мизгелләре аеруча хәтергә сеңеп кала шул ул...

Любовь Никонорова бозауларны Нина Андреева, Любовь Богдановалар белән бергә карый.

-Малкайларны яшь бала сыман тәрбияләргә кирәк. Иң элек имезлектән сөт эчертәсең, бераз үсә төшкәч, печән чемченгәннәрен карап куанасың. Элегрәк эремчек, ачыган сөт тә бирә идек. Хәзер исә ясалма сөт белән тукландырабыз, - ди Люба ханым. - Авырып китсәләр, төн йокыларыбыз кача инде. Имән яфраклары төнәтмәләре эчергәч, ветеринария табибы биргән күрсәтмәләрне үтәгәннән соң, тернәкләнеп китәләр тагын үзе.

Михаил абый исә фермага эшкә сигезенче сыйныфтан соң килә. Җәйге чорда бик күп еллар күмәк хуҗалык көтүен көтә ул, ә кышын исә малларга азык тарата.

-Хәзер хезмәтебез күпкә җиңеләйде, - ди ул. - Атларны тракторлар, куәтле техника алыштырды. Мин көнгә өч тапкыр малларга азык таратам. Печән-саламы да, силос, фураж, көрпә дә бик күп булды быел.

Ел дәвамында, резин итек киеп, ферма юлын таптау бер дә җиңелләрдән түгелдер. Эштән кайткач, өйдәге мал-туарны карыйсы, хуҗалык эшләрен дә башкарасы бит әле. Әмма уңган хезмәткәрләрнең икесеннән дә бер зарлану сүзе ишетмәссең. Киресенчә, эшле булуларына сөенәләр, икенче җәйгә кадәр җитәрлек терлек азыгы белән тәэмин иткән Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгы җитәкчесенә үзләренең рәхмәтләрен әйтәләр алар.

-Дус кызларым белән Кукмарага эшкә китәсем килгән иде, берьялгызы яшәүче әниемне ташлап китә алмадым, - ди Люба апа.

-Ә мин беренче мәхәббәтем Любаны калдырып читкә китү хакында уйламадым да, - ди Михаил абый.

Нәкъ менә ферма юлында сыйныфташларның дуслыклары мәхәббәткә әверелә дә инде. Тормыш коралар, берсеннән-берсе гүзәл ике кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Балаларының да бүген инде үз гаиләләре. Өч онык - Люба ханым белән Михаил абый өчен иң зур сөенеч, иң зур шатлык.

-Бала баласы балдан татлы, дип белми әйтмиләр. Эштән кайтканнан соң, оныкларны сөйсәң, барлык ару-талчыгуларың су белән юып алгандай була, - диләр алар.

Дан-шөһрәт артыннан кумыйлар Никоноровлар. Алар өчен иң мөһиме - гомер буена бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәтне саклау, газиз кешеләренең сау-сәламәт булулары һәм үз көчләре белән җиткергән йортта имин тормышта яшәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk