Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чуллыда бердәм халык яши

Авыл җирлекләрендә нинди генә чаралар оештырылмый! Берсендә "Кичке уен" гөрләп узса, икенчесендә "Авыл җыены", "Якташлар очрашуы" бар халыкны үзенә җыя. Узган җомгада Чуллы авылында да "Саумысез, авылдашлар!" дигән зур бәйрәм үтте. Ул көнне мәктәп янында төзелгән спорт мәйданчыгы да файдалануга тапшырылды. Авыл җирлеге, җирлек депутаты Гали Вәлиев, укытучылар, китапханәче, мәдәният...

Авыл җирлекләрендә нинди генә чаралар оештырылмый! Берсендә "Кичке уен" гөрләп узса, икенчесендә "Авыл җыены", "Якташлар очрашуы" бар халыкны үзенә җыя. Узган җомгада Чуллы авылында да "Саумысез, авылдашлар!" дигән зур бәйрәм үтте. Ул көнне мәктәп янында төзелгән спорт мәйданчыгы да файдалануга тапшырылды.

Авыл җирлеге, җирлек депутаты Гали Вәлиев, укытучылар, китапханәче, мәдәният йорты хезмәткәрләре башлангычы белән оештырылучы бәйрәмнән берәү дә читтә калмаган. Бала-чага, яшьләр, өлкәннәр - һәммәсе мәктәп тирәсендә кайнаша. Кемдер уеннар өчен шарлар кабарта, кемдер өстәл әзерләү белән мәшгуль...

-Без 1 майда авыл җыены уздырган идек. Монысы исә аның дәвамы булып тора. Программага төрле мавыктыргыч уеннар, спорт бәйгеләре керттек. "Кичке уен"да өлкәннәребез үзләренең яшьлекләрен искә төшерәләр. Бер-берең белән очрашып сөйләшү, бергәләп күңел ачу өчен мондый чаралар үткәрү бик кирәк, - диләр мәктәп укытучылары Зөлфия Мөхәммәтдинова һәм Гөлназ Нигъмәтуллиналар.

Хәзер авыл халкына спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен дә мөмкинлекләр бар. Яз көне мәктәп каршына республика программасы буенча спорт инвентарьләре кайтарылган булган. Төзекләндерү эшләрен төгәлләп, мәйданчыкка турниклар һәм тренажерлар урнаштырганнар.

-Авыл халкы бик бердәм. Яшьләр аеруча җитез. Бар эшне дә күмәкләшеп башкаралар. Җирлек башлыгы Илфат Гариповның да тырышлыгы зур, - ди Рашидә апа Хәсәншина. -Мәйданчык өчен аеруча сөенәбез. Балалар кичкә кадәр шунда рәхәтләнеп уйныйлар.

Көндезге сәгать берләрдә башланган авыл бәйрәме кичкә кадәр дәвам итте. Кунаклар, авыл халкы бирегә күченеп кайткан Шәриф абый Мохтаровның зур казанда телеңне йотарлык, тәмле итеп пешергән пылавын, өстәлдәге сый-нигъмәтләрне авыз итте, самавыр чәе белән сыйланды. Җыр-биюләр белән үрелеп барган бәйрәм пычкы белән утын кисү, таяк һәм аркан тартышу, кул көрәштерү, капчык киеп сикерү һәм башка бик күп төрле уеннар белән дәвам итте, җиңүчеләргә иганәчеләр ярдәме белән алынган бүләкләр тапшырылды. "Кичке уен"да исә борынгы җыр-биюләр күңелдә яңартылды. Ришат Гыйнятуллин тарафыннан оештырылган концерт та чуллыларга күчтәнәч булды.

Илфат ГАРИПОВ, Туембаш җирлеге башлыгы:

Моннан 200-210 ел элек Төркмәнстаннан килеп Мәчкәрә мәдрәсәсендә укыган, өенә кайтканда Чуллы авылы янында вафат булып, биредә җирләнгән шәкертнең каберен авыл өлкәннәре һәрдаим чистартып торалар. Элек-электән үзенең чиста, шифалы суы белән авыл халкын сөендергән, юлаучыларның сусавын баскан "Шифалы Хәсән коесы"н да авыл халкы белән бергә төзекләндердек. Авыл бәйрәме көнне билгесез ир-егетнең каберенә һәм әлеге коега элмәтакталар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев