Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чана шуу күңелле

Шушы көннәрдә Өлге авылында оештырылган "Чана бәйрәме"ндә катнашып, рәхәтләнеп күңел ачып кайттык. Без килгәндә һәркем: олысы-кечесе, чыр-чу килеп, Гамир Сәлахов ясаган таудан чана шуа иде. -Кар яуган саен көрәлгән кардан биек тау хасил булды. Иремнең хезмәте әрәм булмасын, авылдашлар да әлеге таудан шуып ял итсеннәр әле, дигән максат белән бәйрәм...

Шушы көннәрдә Өлге авылында оештырылган "Чана бәйрәме"ндә катнашып, рәхәтләнеп күңел ачып кайттык. Без килгәндә һәркем: олысы-кечесе, чыр-чу килеп, Гамир Сәлахов ясаган таудан чана шуа иде.

-Кар яуган саен көрәлгән кардан биек тау хасил булды. Иремнең хезмәте әрәм булмасын, авылдашлар да әлеге таудан шуып ял итсеннәр әле, дигән максат белән бәйрәм оештырырга булдык, - ди Өлге авылы клубы мөдире Миләүшә Сәлахова.

Бәйрәмгә хәтта күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде. Гамир борынгы самавырда кайнатылган чәй белән сыйлады, Миләүшәнең табада чыжылдап пешкән коймаклары исә телеңне йотарлык иде.

Чанага кеше утыртып тартып йөрү, төсле су сиптереп, карга рәсем ясау кебек уеннарда балалар гына түгел, өлкәннәр дә теләп катнашты. Өлкәннәр бәйрәмгә үзләрендә сакланган борынгы чаналарны да алып чыкканнар иде. "100 яшьлек" чанага утырып, без дә фотога төштек. Әби-бабайларның оныклары белән бергәләп тау шууы, мөгаен, бәйрәмнең иң истәлекле мизгелләре булгандыр. Бәйрәмнән сөенеп таралыштык.

Мөршидә ШАМИЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев