Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңгенең «алтын» дошманы бар

Билгеле булганча, бәрәңгедә күп төрле авырулар очрый. Бактерияләр, гөмбәләр, вируслар, нематода сабакта, бәрәңгенең үзендә һәм тамыр өлешендә оялап, бәрәңгегә зур зыян салырга, аның үсешен тулысынча тоткарларга мөмкин. Соңгы вакытта райондашларыбыздан бәрәңге начар үсә, аларны саклау авырлаша бара, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кемдер моны һава торышына, икенчеләре туфракның сыйфатына...

Билгеле булганча, бәрәңгедә күп төрле авырулар очрый. Бактерияләр, гөмбәләр, вируслар, нематода сабакта, бәрәңгенең үзендә һәм тамыр өлешендә оялап, бәрәңгегә зур зыян салырга, аның үсешен тулысынча тоткарларга мөмкин. Соңгы вакытта райондашларыбыздан бәрәңге начар үсә, аларны саклау авырлаша бара, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кемдер моны һава торышына, икенчеләре туфракның сыйфатына яки колорадо коңгызына бәйли. Ә бит бәрәңгедән яхшы уңыш алуга еш кына боларның берсе дә зарар китерми, аңа тагын да хәтәррәк авыру - кечкенә генә, күзгә күренми торган корткыч - алтынсыман бәрәңге нематодасы зыян сала. Хәзер күпчелек бакчалар әлеге чир белән зарарланган. Бу корткыч безнең илебездә генә түгел, дөньяның күп илләрендә карантинлы объект булып исәпләнә.

2012-2013 елларда республиканың "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре тарафыннан әлеге карантинлы авыру Татарстанның берничә районында табылды.

Алтынсыман бәрәңге нематодасы бәрәңгене генә түгел, помидор, баклажан, борычларга да зыян сала. Ул туфрак, тамырлашкан үсемлекләр,

бәрәңге бүлбесе, эш кораллары, аяк киеме аша тарала. Әмма күп очракта бакчачылар үзләре үк җирләренә утырту материалы аша - нематодалы бәрәңге кулланып зарар китерәләр. Зарарланган төптә сабаклар аз, алар озын һәм нечкә була, үсмиләр, аскы яфраклары саргая һәм корый. Бәрәңге бүлбеләре барлыкка килми яки алар вак, берничә генә булырга мөмкин, тамыр көрән төстә, күп ботаклы була.

Әлеге авыру күп очракта озак еллар дәвамында бер үк җирдә бәрәңге утырткан участокларда очрый. Аңа каршы химик чаралар кулланып көрәшү- нәтиҗә бирми. Бары тик әлеге чиргә каршы торучан бәрәңге сортлары (Алмаз, Розара, Латона, Зекура, Санта, Жуковский, Адретта, Аспия, Архидея) игеп кенә аннан котылырга мөмкин. Бәрәңгене шулай ук әлеге корткыч зыян китерми торган кәбестә, укроп, кишер, редиска, борчак, клевер, күпьеллык үләннәр белән аралаштырып утыртып коткарырга була. Утыртыр алдыннан бәрәңге бүлбесен микроэлементлар белән эшкәртү, туфракка органик һәм минераль ашламалар кертү уңай нәтиҗә бирә.

Әмма нематодага иң яхшы көрәш - бары тик тикшерелгән бәрәңге генә утырту. Моның өчен утырту материалы тулысынча фитосанитар тикшеренү узарга тиеш. Сорауларыгыз булса, "Россельхознадзор"ның Кукмара бүлеге белгечләре сезгә ярдәмгә килергә әзер.

Рифкат ГАЛИМУЛЛИН, "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы

фото: http://chudo-ogorod.ru/forum/viewtopic.php?f=5&t=1902

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk