Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбиләр чуагында – әни назы

Быел җәй җылыга артык кинәндермәде. Шуңа аның белән ашык-пошык саубуллаштык та, алтын көзгә күз текәдек: бәлки әле ул безгә мәрхәмәтле булыр, соңлап булса да ямьле көннәре белән сөендерер? Табигать-анабыз күңел халәтебезне яхшы аңлады булса кирәк. Килде ул көннәр, килде. Бу көннәрдә тышта - тәннәрне генә түгел, җаннарны да җылыткан, кояшлы,...

Быел җәй җылыга артык кинәндермәде. Шуңа аның белән ашык-пошык саубуллаштык та, алтын көзгә күз текәдек: бәлки әле ул безгә мәрхәмәтле булыр, соңлап булса да ямьле көннәре белән сөендерер? Табигать-анабыз күңел халәтебезне яхшы аңлады булса кирәк. Килде ул көннәр, килде. Бу көннәрдә тышта - тәннәрне генә түгел, җаннарны да җылыткан, кояшлы, ак тоҗымлы, алтын яфраклы әбиләр чуагы хакимлек итте. Аның кыска булачагын белеп торсак та, шушы берничә генә көн дә безнең өчен бик кадерле иде, аның җылысында әниләребезнең, әбиләребезнең назы бар кебек...

Сентябрь - бәрәңгеле ай да әле ул. Я, кайсыбыз гына бу айда бәрәңге хәстәрен күрми икән? Бакчасы булганнар - уңышын җыя, бакчасызлар базардан сатып алып, кышка запас туплый. Коры, кояшлы көннәрдә бәрәңге алудан да рәхәтрәк, күңелгә канәгатьләнү хисе бирә торган эш бармы? Быел аның уңышы да яхшы булды - җәй буе түккән көч әрәмгә китмәде. Алтын көзгә ияреп, өйләребезгә әнә шулай муллык, ә күңелләргә тынычлык иңде.

Үзебез сау-сәламәт, ил-күгебез имин, тормышыбыз бөтен, күңелебез көр, табыннарыбыз ризыклы икән - шуннан да күбрәккә өметләнү кирәкме? Раббыбыз безне шушы бәхеттән аермасын иде.

Гөлгенә ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев