Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безгә – 85. Матбугат ветераннары сөйли

Раушания МӘРДАНОВА: -Миңа өч редактор белән эшләү насыйп булды: Әхмәт Фәтхуллин, Расим Ризванов, Мирзәхмәт Идрисовлар. Җитәкчебез кем генә булса да, бик тату, матур эшләдек. Элеккеге хезмәттәшләр Шаһинур Мостафин, Габделбәр Ризванов, Рәйсә Баһавиева һәм башкалар - һәрберсе күңелдә калган. Газетаны типографиядә кулдан җыеп чыгарган авыр вакытларга да туры килдек. Әзерләнә торган...

Раушания МӘРДАНОВА:

-Миңа өч редактор белән эшләү насыйп булды: Әхмәт Фәтхуллин, Расим Ризванов, Мирзәхмәт Идрисовлар. Җитәкчебез кем генә булса да, бик тату, матур эшләдек. Элеккеге хезмәттәшләр Шаһинур Мостафин, Габделбәр Ризванов, Рәйсә Баһавиева һәм башкалар - һәрберсе күңелдә калган. Газетаны типографиядә кулдан җыеп чыгарган авыр вакытларга да туры килдек. Әзерләнә торган битләрне өйгә алып кайтып, әтигә дә укыта идем. Редактор белән бергә басма әзер булганчы, эш урыныннан кайтып китмәдек, караңгы төнгә дә калырга туры килде. Шулай бервакыт газета әзерләнеп калды, мин өйгә кайтып киттем, әти укыды да: "Кызым, хатаң калган бит", - ди. Газета басылганчы дип, яңадан чыгып йөгердем инде. Иң башта татар, аннары рус газетасы җыела иде. Луиза Камалетдинова - русча газетаның корректоры, аңа миннән соң да калырга туры килде. Типография директоры Мансур Кәрамов та, хәреф җыючылар да - бергә булдык. Тормышка чыккач, ирем балалар белән бергә эштән каршы алырга килә, кайчакта көтеп тә утыралар иде. Иремнең бер вакытта да зарланганы, каршы килгәне булмады, хөрмәт итте. Заман белән бергә без дә үзгәрдек, соңыннан компьютерга да өйрәндек. Аннан соң хезмәтебез күпкә җиңеләйде. Корректор эшенең нәтиҗәсе газета килгәч күренә бит әле ул. Бервакыт хоккейчылар командасы урынына ялгыш футболчыларның фотосы басылган. И-и кайгырганнарым инде. Икенче юлы "100 килограммлы дуңгыз" дигәне "100 центнерлы дуңгыз" булып чыккан иде. Болар берсе дә онытылмый, хәзер генә көлке тоела, ә ул вакытта редактордан башны иеп чыктым. Әхмәт абый Фәтхуллин тиз кыза, тиз сүнә иде. Чыгып елыйм да, үпкәләр онытыла, шулай булмаса, эшләп тә булмыйдыр ул. Исемемне мактау тактасына да элделәр, шелтә дә белдерделәр!

Идия МИННЕХАНОВА:

-Миңа редакциянең тәрҗемә бүлегендә тирән белемле, олы тәҗрибәле җитәкче Әнәс Әхмәдиев белән бергә эшләргә туры килде. Безнең коллектив дус, бердәм булды. Кайвакыт эш шулкадәр күп җыела иде ки, бер-беребез белән бүлешеп, өйгә алып кайтып та, калып та эшләдек. Нинди генә очракта да ярдәмләшеп яшәдек. Авыр чакта җитәкчебезгә таяна идек. Әнәс Әхмәдиевны "аяклы энциклопедия" дип әйтерлек, үзе тыйнак, күп сөйләшми, ә һәрбер сорауга җавабы әзер булды. Безнең тәрҗемәләрне төзәтеп, киңәшләрен бирде, аңлатты. Беренче хезмәтем дә истә калган. Журналист Рузилә Иванова язмасы иде. Ул шулкадәр таләпчән, төгәл кеше, тәрҗемәләренә дә җаваплы карады. Аннан уңай фикер ишетү үзе ни тора иде! Минем хезмәтемне укыгач: "Начар түгел, яхшы тәрҗемә", - диде. Мин бит белемем буенча педагог һәм Рузилә Ивановадан мактау сүзләре ишетү миңа тәрҗемәче һөнәренә ныклабрак керешергә, өйрәнергә башлангыч бирде дисәм дә хата булмас. Турыдан-туры җитәкчем Әнәс Әхмәдиевның да әйткән сүзләре күңелемә сеңеп калган: "Син мине сөендерәсең, Сафаровна", - диде ул.

Мансур КӘРАМОВ, типография директоры:

-"Хезмәт даны" газетасы белән типография элек-электән бердәм булып, бергә яшәде, хезмәт хакы ведомостьларын гына аерым тутырдык. Хезмәтебез дә уртак, коллективлар да дус-тату булды. Газетаның һәрбер хәрефен аерым чүпләп, кулдан җыясы, шуңа күрә газета чыккан көннәрдә иртәдән кичкә кадәр баса идек. Тәҗрибә дә юк, хезмәткәрләр дә эшли-эшли өйрәнделәр. Ике битне берьюлы баса торган машинага куйгач, ялгыш беркетелмичә калган очраклары да булды. Таралып китә дә, яңадан җыясы. Өйгә кайтмыйча, икешәр тәүлек эшләргә туры килде. Мөхәррир Әхмәт Фәтхуллин, рус телендәге газета өчен җаваплы Сергей Васильевлар һәр басманы карап торып ясаттылар. Бәйрәм саннарын эшләү аеруча күңелгә кереп калган. Аны яхшырак итү максатыннан гел үзгәртәләр иде. Бәйрәм газетасын төсле чыгардык. Ә ул бик күп вакытны ала, чөнки ике төсне бергә бастырып булмый, бер газетаны станок аша берничә тапкыр үткәрәсе. Станокта хәрефләр тартылып калып, хаталар да чыккалады. Почта аша таратылып өлгермәгән газеталарны җыеп, яңадан да бастырырга туры килде. Менә шулай бер "казан"да кайнадык. Матбугат көннәрен һәрвакыт бергә үткәрдек, әле хәзер дә бу традицияне дәвам итәбез.

Рузилә ИВАНОВА:

-Мин редакциядә эшләгән елларымны, коллективны һәрвакыт сагынып искә алам. Без эштә дә, тормышта да гел бергә булдык. Хәтта ашыйсы килгән ризыгыбызны да бер-беребезгә "заказ" биреп кенә пешертә идек. Аллага шөкер, бүгенге көндә дә әле күбебез исән-сау, аралашып, хәл-әхвәл белешеп яшибез.

Мин итек фабрикасында эшләгән вакытта, Әхмәт Фәтхуллин чакыргач, редакциягә килдем. Ул бик таләпчән, җитди кеше иде. Хат эзеннән, рейд буенча бик еш йөрергә туры килде. Халык кыю булды, тәнкыйть хатларын да күп яздылар, һәрберсен тикшердек, өйрәндек. Без барып кермәгән ферма, кибет, клуб, мәктәп - берсе дә калмады. Әхмәт Фәтхуллин, Сергей Васильев, Габделхәй Камалетдиновлар каләм осталары гына түгел, аларга сугыш михнәтен дә кичерергә туры килгән. Шуңа күрә хәтер сандыклары истәлекләргә бай, буш вакытларда, ял иткәндә безгә күргәннәрен сөйлиләр, күңелләрендәге хатирәләр белән уртаклашалар иде. Нурулла Шәрифуллин исә район тарихын язуда үзеннән күп өлеш кертте. Бүгенге көндә дә аның гаиләсе, балалары белән аралашып торабыз. Тәрҗемәче Роза Вәккасова - белеме буенча шәфкать туташы, ә тел байлыгы шундый көчле, хәттә үзебез карый алмаган кино-сериалларны да аннан сөйләтә идек. Чөнки ул кино караганнан да мавыктыргычрак итеп эчтәлеген җиткерә белде. Садрый абый Минһаҗевның редакциягә помидорлар күтәреп кереп, озаклап кына сөйләшеп утырганы истә. Башка кешенең әле яшелчәсе өлгермәгән, ә ул теплицада үстерә иде. Бик оста фотограф кына түгел, фоторәссам иде ул. Һәр сурәте сәнгать әсәренә тиң булды.

Газета һәрвакыт радио белән бергә яшәде. Бу очракта Шамил Әхмәтшинны да телгә алмый мөмкин түгел. Кызганыч, авыру сәбәпле, безнең арабыздан иртә китеп барды. Ул шулкадәр җаваплы, эшенә игътибарлы кеше иде. Бер артык сүз сөйләшкәнен дә хәтерләмим, тыйнак, кече күңелле булды. Тавышы искиткеч матур, тапшыруларны бар күңелен биреп әзерләде. Районда аның тавышын ишетмәгән, аны белмәгән кеше булмагандыр, дип уйлыйм. Ул бөтен магнитофон тасмасына яздырткан материалларыннан архив булдырды, кызганыч, ядкәр булырдай бу истәлекләр генә каядыр юкка чыкты.

Бергә эшләгән кемне генә искә алсам да, аның белән бәйле вакыйгалар, хатирәләр күз алдына килә, берсе дә онытылмый. Люция Шәйхетдинованың редакцияне яңгыратып көлүе әле хәзер дә күңелдә чыңлап тора. Күңелле вакытлар иде. Хәзер инде сагынып сөйләргә генә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk