Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без - Түбән Үрәс авылында туып-үскән сугыш вакыты балалары

Әтиебез Әлмөхәммәт Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә. Өйдә 80 яшьлек әбием һәм әнием 4 бала белән кала. Иң кечкенәсенә - миңа - 7 ай, олы апабызга 6 яшь була ул чакта. Шул авыр вакытларны искә төшергәндә, әниебез әтинең киткәндә әйтеп калдырган үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен һәм аның сүзләренең хак...

Әтиебез Әлмөхәммәт Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә. Өйдә 80 яшьлек әбием һәм әнием 4 бала белән кала. Иң кечкенәсенә - миңа - 7 ай, олы апабызга 6 яшь була ул чакта. Шул авыр вакытларны искә төшергәндә, әниебез әтинең киткәндә әйтеп калдырган үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен һәм аның сүзләренең хак булып чыгуын гел искә төшерә иде.

-Кайгыны ил белән күтәрерсез, кайгы-хәсрәткә, төшенкелеккә бирешеп, балаларның хәстәрен җибәрмә, син ялгыз-ятим калмыйсың, яныңда үсеп җиткән 6 яшьлек олы кызым Гөлсерүр кала. Барлык авыр эшләреңдә аңа таяна, ышана аласың. Ул сиңа гел ярдәмче булыр, - дип, Гөлсерүр кызыбызга зур ышаныч белдереп китте.

Шулвакыттан башлап, елның, көннең нинди вакыты булуга карамастан, Гөлсерүр кызым мин урак тотсам - урак, чалгы тотсам - чалгы, балта-пычкы тотсам, шуларны тотып, кара-каршы, кулга-кул тотынышып эшләп, зур ышанычлы ярдәмчем булды. Сугыш һәм аннан соңгы кырыс заманнарның авырлыкларын бәргәләп җиңдек. Кечкенә балаларны саклап калып, исән-имин үстерүгә, карт әбинең кадерен җибәрмичә карап, аның бәхиллеген алып калуга олы кызым күп ярдәм итте, дия торган иде әни.

Озак еллар бригадир булып эшләгән Мөнәвәрә апаның да Гөлсерүр апабызны һәрвакыт мактап, үрнәк итеп, колхоз җыелышында сөйләгәннәре безнең өчен горурлык була иде.

Инде әниебезнең бакыйлыкка күчкәненә дә 36 елдан артык гомер узды. Без, 4 бала, төрле төбәкләрдә яшәсәк тә, һаман да бер гаилә кебек яшибез. Әниебез бакыйлыкка күчкәннән соң, апабыз барыбыз өчен дә зур терәк булып калды. Ул - безнең өчен генә түгел, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен дә нәселебездә иң өлкән, кадерле зат. Аннан үрнәк алып яшибез.

Бервакыт әбием-бабам, әти-әнием дә юк, шыр ятим яшим мин, дип уфтануымны сизми дә калдым. Шулвакыт тормыш иптәшем Гөлсинә: "Синең әниең урынына - олы апаң, әтиең урынына абыең бар. Син ятим түгел!" - дигәч, әйткән сүземнән тәүбә кылдым.

Елларның авырлыгына карамастан, апабыз укуга бик тырыш булды. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 10 чакрым ераклыктагы Тәкәнеш урта мәктәбенә укырга барасы килә башлады аның. Ә нәрсә ашап яшәргә, ничек укырга? Үзебезнең колхозда көн-төн эшләсәң дә, шул бер хезмәт көне генә языла. 18 километр ераклыктагы колхозда бер гектар арыш урсаң, бер капчык арыш бирәләр икәнен ишетеп, яңа гына 13 яше тулып киткән апабыз иптәш кызы Мәрзия апа белән шул колхозга ялчылыкка уракка киттеләр. Үзебезнең колхозда 13 яшьлек ике уракчының югалуы зур тавыш, гауга чыгарды. Апалар берәр гектар ургач, чакырып кайтарырга мәҗбүр булдык. Бер капчык арышны әни "уфалла" арбасына салып тартып кайтты. Шуннан тарткан онга кырган бәрәңге кушып пешергән икмәкне алып, апа Тәкәнешкә укырга йөри башлады. Аркасына капчык белән бәрәңге асып, тулай торакта торып укуы исемдә. 1952 елда, 10 сыйныфны укып бетергәч, 18 яшендә Үрәсбаш җидееллык мәктәбендә башлангыч классларда укытучы булып эшли башлады. Бу безнең гаиләгә зур шатлык һәм муллык алып килде. Чөнки апа акчалата хезмәт хакы алу өстенә, укытучыларга ай саен бер пот (16 килограмм) он, күпмедер керосин бирәләр иде. Шул елларда кайда урманнан, елга-чокырлардан җыеп, йә күтәреп, йә "уфалла" арбасы белән тартып ташып, печән хәзерләп, мал асрап, бакча тутырып бәрәңге үстерсәк тә, хөкүмәткә акчалата салым, ит, май, бәрәңге заданиеләрен үтәп бетергәч, үзебез ачлы-туклы яшәрлек кенә өлеш кала иде.

Авырлыкларга карамастан, апабыз читтән торып Казан дәүләт университетында укыды, 1959 елны яшь баласы булгач, соңгы имтиханнарны тапшыру, диплом яклауны кичектереп торырга рөхсәт булса да, бала әйберләрен капчык белән аркасына асып, бер кулына ике айлык бала, икенче кулына чемодан күтәреп, Казанда үзләре дә кысан шартларда яшәүче туган-тумачалар янына сыешып, диплом яклап, университетны тәмамлап кайтты. Гөлсерүр апа Түбән Үрәс авылында югары белем алган беренче кеше булды. Без апаны сугыштан җиңеп кайткан фронтовикларны каршылаган кебек каршыладык. Апабыз 38 ел балалар укытты. Аллага шөкер, үзенең хезмәтен, коллективын, укучы балаларны яратты, беркайчан зарланмады. Мәктәп укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре турында сүз чыкканда, аның тавышыннан, йөзеннән, балкып киткән күзләреннән, шатлыгы, хезмәтен сөюе күренә иде.

Олыгайган көннәрендә апабыз, Фәрит җизнинең әти-әнисен кадерләп, тәрбияләп яшәде, алар аңа хәер-фатыйхаларын калдырып, бәхиллекләрен биреп, бакыйлыкка күчтеләр. Апабыз җизни белән гаилә корып, 57 ел бергә яшәделәр. Бер ул, ике кыз үстерделәр. Бүген ул балаларына, килен-кияүләре, дистәгә якын онык-оныкчыкларына изге теләктә, ә алар үз чиратларында апабызга олы хөрмәт һәм ярату хисләре белән яшиләр.

Әнәс БӘШИРОВ, Казан шәһәре

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев