Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Без санитарлар ролен үтибез"

Элгәре елларда авылга җигүле атта чүпрәк җыючы килсә, бала-чагага шатлык була: кәгазь, сөяк яки чүпрәк тапшырган өчен әтәч кәнфит биреп китә иде ул. Әбиләрнең исә сөяктән ясалган вак тешле таракка яки башка вак-төяккә куанулары истә. Кибетләрдә товарларга кытлык заманы иде бит.

Бүгенге көндә сатуда әйберләрнең, шул исәптән кием-салымның чиге юк. Чит илләрдән кергән, начар сыйфатлы, берничә тапкыр киюгә төссезләнә, ямьсезләнә торганнары да аз түгел, алар күпләрнең өйләрендә чүп-чар булып ятадыр. Киемнәр, мода ел саен үзгәреп торганлыктан да, кияргә ярамас хәлгә килә. Кемдер аларны яндыруны хуп күрә, чүплеккә, хәтта яр буйларына, урман кырыйларына илтеп ташлаучылар, шул рәвешле табигатькә зыян салучылар да бар. Кукмарада инде өч ел дәвамында чүпрәк-чапрак җыю белән шөгыльләнүче оешма - яңадан оештырылган райпо системасындагы хәзерләүләр конторасы барлыгын күпләр әле белеп бетермидер. Дөрес, күп түләмиләр: чүпрәкнең килосы өчен нибары илле тиен (күбрәк тапшырганда түләүне бераз арттыру да каралган). Аның каравы, кием исраф булып, кайдадыр аунап ятмый, заводларга озатылып, файдалы эшкә - рубероид яки йомшак түбә материалы ясауга китә. Макулатура да (кулланышта булган кәгазь, картон, иске китаплар) шул максатка тотыла. Моннан тыш биредә полиэтилен, пластик шешәләр, сырадан бушаган калай шешәләрнең дә кабул ителүе сөендерә. Билгеле, мондый эш табышлы түгел, тирә-юнебезне пычранудан саклау максатында оештырылган. "Без күпмедер дәрәҗәдә санитарлар ролен үтибез", - ди бу хакта райпо советы рәисе Илһаметдин Зарипов. Әлеге буш савытларны теләсә кая ташламыйча, шушында тапшырсак, без дә бу игелекле эшкә үз өлешебезне кертер идек. Пластик шешәләр склад территориясендә, төсләре буенча бүленеп, тыгызлап бәйләп куелганнар, аларны заказчылар ваклап, эретеп пластмасс әйберләр ясау өчен алып китәләр икән. Шулай ук сарык, куян тиреләрен дә теләп алалар биредә. Каядыр ташланып, ауналып ятмасын дип, бракка чыгарылган тиреләрне дә кире какмыйлар. Йон эшкәртү, пресслау кебек хезмәт күрсәтү дә җайга салынган. Шунысы бар: алда әйтелгән әйберләрне элеккеге еллардагы кебек авылларга йөреп җыймыйлар, чөнки бу зур чыгымнар таләп итә. Әмма машинасы булган кешегә Кукмарага килгәндә бер уңайдан үзенә кирәкмәс йөкне кертеп чыгуның авырлыгы юктыр, дип беләм.
Хәзерләүләр конторасындагы эш тәртибе үз җаена куелган булса да, тиешле шартларның булмавы күзгә ташлана. Биналар инде нык искергән, түбәләре иңә башлаган, кайбер урыннарында кар һәм яңгыр сулары үтә. Шуңа карамастан, башкаручы директор Гарәфетдин Хәмәтдинов үз эшенә чын күңелдән бирелгән, киләчәккә кызыклы планнар белән яши, дигән фикер калды миндә. Райпо советы рәисе Илһаметдин Әрхәметдин улының халыкка кирәкле бу контораны аякка бастыру, биналарны яңарту, төзекләндерү уе бар икән.
-Киләсе елга булыр инде, әлегә финанс мәсьәләсе чабудан тарта, - ди ул. Уй-хыялларының тормышка ашуына ышанып әйтә ул бу сүзләрне.
Якты өметләр уятып, көннәр язга борылды, тиздән агачларда бөреләр бүртә башлар. Каен һәм нарат бөреләренең дәвалау үзлекләре билгеле. Хәзерләүләр конторасы бу дару чималларын кабул итәргә әзер. Бәяләре килешү буенча, кыйммәт. Соңрак әрекмән һәм тузганак тамырларын, җәен - шомырт, көзен миләш, кара миләш җыеп тапшырырга мөмкин булачак. Егәре, теләге һәм вакыты булган кешегә азмы-күпме акча эшләү мөмкинлеге дигән сүз бит бу. Контораның складларына сукмаклар өзелмәс, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk