Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без ник шулай битараф соң?

Узган җәй әбием өчен авырдан килде. Мөшкел хәлдә булган табигать йогынтысы астындамы, әллә инде олы яшьтә булу сәбәплеме - сәламәтлеге бик какшады. Төн йокысы белән беррәттән күңел тынычлыгын да җуйды. Июнь… Эч пошуына чыдый алмаган әби иртәдән алып кичкә кадәр бакчада. "Әлегә ятып тор! Бераздан, Аллаһ теләсә, терелерсең дә, без...

Узган җәй әбием өчен авырдан килде. Мөшкел хәлдә булган табигать йогынтысы астындамы, әллә инде олы яшьтә булу сәбәплеме - сәламәтлеге бик какшады. Төн йокысы белән беррәттән күңел тынычлыгын да җуйды.

Июнь… Эч пошуына чыдый алмаган әби иртәдән алып кичкә кадәр бакчада. "Әлегә ятып тор! Бераздан, Аллаһ теләсә, терелерсең дә, без синең белән бергәләшеп, карлыган җыярга чыгарбыз!" - дисәм дә, 5 минут та үтми, ул янәдән бакчада.

Әбием авыруга сабышып, бер-ике атна вакыт узганнан соң, ишек алдында бер генә әрекмән яфрагы да, үги ана үләне дә калмады, күрше-күлән киңәше белән төннәрен сызланган аягын хәтта кәбестә яфрагы белән төрә башладык. Дәвалану процессы башында әбинең аяк сызлавы бераз басылса да, соңыннан әллә организмы ияләнде, әллә башка бер сәбәпме - табигать аңа ярдәмгә килми башлады.

"Яшьләрнең - яшьләрчә", - диләр бит инде. Бер көн даруханәдән, фармацевт киңәше белән, имеш, бик сыйфатлы дарулар алып кайттым. Тырышып, нәкъ инструкциядә әйтелгәнчә, иртән дә, кич тә бергәләшеп төрлесеннән булган мазьлар белән әбинең аягын, кулын уабыз; бер эчүдә 2-3 дару йотарга кирәк... Һәм янәдән шул ук хәл: иң элек сызлану басылса, бераздан ул тагы да көчәйде. Әбиемне култыклап дәваханәгә алып барырга туры килде. Участок табибына юнәлдек. 4нче катка менеп җиткәнче әби берничә тапкыр: "Әллә кире кайтып китәбезме, кызым?" - диде. Әлбәттә, олы яшьтәге кеше өчен 4нче катка менү җиңел түгел.

Зур чират. Ни хикмәт, авырулар күп булса да, алар бүлмәдән бик тиз чыгалар иде, безгә дә чират җитте. Кердек. Менә ул үзе дә, янында ярдәмчесе.

-Исәнмесез. Утырыгыз, апа. Кайсы җирегез авырта? Нәрсә борчый? - дип дәште ул әбигә.

- Соңгы арада бик каты сызлана идем. Төнге йокым качты. Төрле ысуллар белән дәваланып карадым. Тик файдасыз.

- Аягыгыз шешкән бит. Яшегез дә бар, - диде табиб аякны караганнан соң.

-Әйе, энем. Бик олы инде, 80дә", - дип җавап бирде әбием читенсенеп кенә.

-Оо, апа. Ничек дәваланырга дигәндә исә, йокларга ятканда аягыгызны кәбестә яфраклары белән төрегез, - дигән сүзләр белән әбиемне дәвалау китабы ябылды.

Аптырашта калдым. Әби дә шок хәлендә, ахрысы. Дәшми. Тын гына урыннан кузгала. Бер мизгел эчендә башымнан төрледән-төрле уйлар узды. Көч-хәлемнән килгән кадәр үз-үземне кулга алып, табибка дәштем:

-Туктагыз әле, ашыкмыйк. Без монда дәваханәдә бераз вакыт дәвалану курсы узып булмасмы дип килгән идек. Кәбестә яфрагын без өйдә дә бик оста куллана алабыз. Тик эш куллануда гына түгел бит, сызлану басылмый! Сезгә мөрәҗәгать итәбез икән, димәк, белгеч ярдәме кирәк.

-Ярар! Көндезге дәвалануга язам. Ике атна дәвамында һәр көн килеп йөрерсез...

-Әби олы яшьтә. Һәр адым авырлык белән бирелә. Миңа калса, көндезге дәвалану курсы узу - үзе бер җәфа.

-Ярар! Салырбыз!

Шулай итеп, әбием 2 атна вакыт дәваханәдә ятты. Шифасы тиде бит, җәмәгать! Яше 80дә булуга карамастан тиде! Көннән-көн хәле күзгә күренеп яхшырды.

Язмамны гәҗиткә юллар алдыннан бик озак вакыт табиб бүлмәсендәге сөйләшүне хәтердә яңарттым. Әкәмәт! Шул чак икәүләп, дәшми генә, табиб бүлмәсенең ишеген ябып чыгып киткән булсак, әбием хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә каралган сәламәтләндерү курсын да үтә алмаган булыр иде, мөгаен. Ни өчен соң бүгенге көндә олы яшьтәге әби-бабайлар шундый аяныч хәлдә, җәмәгать? Олы кешеләрнең физик яктан җәмгыятькә артык зур ярдәм китерә алмаулары сәбәпле, аларга карата шундый мөнәсәбәттә булу мөмкин дигән сүз мени?

Соңгы елларда радио, телевидение, төрле матбугат чаралары аша, шулай ук яшьләр авызыннан, XXI гасыр - зур мөмкинлекләр чоры, камиллеккә омтылабыз, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Дөреслек булса иде бу сүзләрдә! Камиллек бит ул - технологик яктан гына яңадан-яңа ачышлар ясау дигән сүз түгел, күңел чисталыгы турында уйланамы XXI гасыр кешесе? Юк.

Дөнья куып яши җәмгыять. Автобустан автобуска, поезддан поездга, хәтта тукталышта торган вакытта да телефонына "текәлә" ул. Башын күтәреп табигать матурлыгына күз салу гына да күңелендәге боз катламын эретер иде кебек, тик юк. Күтәрсә дә карашын ул табигатькә түгел, күршесенә, дустына юнәлтә, чөнки алар яңа модель телефон, матур сумка, пәлтә сатып алган. Автобуска утыра һәм янәдән шул хәл... Бәлки, башын күтәрсә, янында басып баручы әбине күреп, ул үз урын тәкъдим итәр иде. Юк, чөнки янәшәдә кабат шул технологик ачыш - телефон! Турыдан-туры күрешеп аралашу чикле булу, табигать матурлыгын күрмәүнең нәтиҗәсе бүгенге көндә күзгә ташлана: кешеләр кырыс, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, бары тик бүгенге көн белән яши.

Нинди киләчәк көтә безне? Барыбыз да еллар йогынтысына биреләбез - картлык та, тормыш авырлыклары да берәүне дә урап узмый, җәмәгать… Бүген сез башка берәүне кайгыртсагыз, иртәгәсен сезнең мәнфәгатьләр кайгыртылыр!

Әдилә ГАЛИМОВА, Яр Чаллы шәһәре

фото: http://parnasse.ru/poetry/lyrics/love/bezrazlichie-ukutyvaet-plechi-mokroi-tenyu.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk