Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Беркатлылык урамда калдыра

Нурфиганы яшь чагыннан беләм. Күршебездә яшәүче әби белән бабайның (мәрхүмнәрнең урыны җәннәттә булсын) оныгы иде ул, алар янына Пермь шәһәреннән кунакка кайтып йөрде. Кем әйтмешли, кашык белән йотарлык чибәр кыз иде: зифа буй-сын, очкынлы күзләр, иңнәренә сибелеп төшкән куе чәчләр, дисеңме. Әнисенең кинәт кенә кан басымы күтәрелеп вафат булуы кызның...

Нурфиганы яшь чагыннан беләм. Күршебездә яшәүче әби белән бабайның (мәрхүмнәрнең урыны җәннәттә булсын) оныгы иде ул, алар янына Пермь шәһәреннән кунакка кайтып йөрде. Кем әйтмешли, кашык белән йотарлык чибәр кыз иде: зифа буй-сын, очкынлы күзләр, иңнәренә сибелеп төшкән куе чәчләр, дисеңме. Әнисенең кинәт кенә кан басымы күтәрелеп вафат булуы кызның күңелле яшьлек чорын үзгәртте дә куйды. Күпме күз яшьләре түккәнен үзе генә беләдер. Әле олыгайгач та бик кирәк бит ул аналар. Нурфиганың да әнисенә сыенасы, аның белән серләрен уртаклашасы, киңәшләрен сорыйсы килгән чаклары аз булмагандыр. Әмма кыз тормышта югалып калмаган, үз урынын тапкан: югары уку йортын тәмамлап, Яр Чаллы каласында балалар укытуга керешкән.

Әтисе исә Кукмарада башка хатынга өйләнеп гомер итә башлый. Бераздан алар күрше Нократ Аланы шәһәрендә йорт алып, шунда күченәләр. Ә Нурфига Чаллы мәктәбендә эшләвен дәвам итә. Башта тулай торакта яши, аннары тырыш хезмәтен, үзен уңай яктан гына күрсәтүен исәпкә алып, мәктәп җитәкчелеге аңа бер бүлмәле фатир бирә. Үзенең шул куышында рәхәтләнеп яшәп ятасы иде дә бит. Ялгышкан шул. Егыласымны белсәм, ул урынга алдан салам җәйгән булыр идем, дип юкка гына әйтми халык. Хәер, барысын да тәртибе белән сөйлим әле.

Шул елларда, моннан егерме ел элек булдымы икән, Чаллы каласына энем янына кунакка барган идем. Ул анда үз гаиләсе белән яши. Нәкъ шул көнне аларга Нурфига үзенең туган тиешле апасы белән килеп кермәсенме! Көтелмәгән сюрприз иде бу, чөнки тормыш юллары аерылып, күптәннән күрешкән-йөрешкән булмаганлыктан, ничек эзләп тапканнарына, адресны ничек белгәннәренә ис китте. Әмма аларның, безне якын итеп, хәл-әхвәл белергә генә килүләре булмаган: ниятләре финанс пирамидасына кушылырга өндәү икән.

-Бернидән шикләнмәгез: пирамида түгел, фонд ул. Шул фондка акча тапшырып, тагын берничә кешене (өчме-бишме - анысы төгәл истә түгел) җәлеп итәргә кирәк. Шул чакта акчагыз сезгә күп мәртәбәләр артып әйләнеп кайтачак. Баюның бик ансат ысулы бу, дип кыстадылар безне. Алдаулары, безне ярык тагарак янында калдырырга теләүләре түгел, үз сөйләгәннәренә үзләре чын күңелдән ышанган иде алар.

Тик безне ышандыра алмадылар. Бердән, финанс пирамидалары турында ярыйсы ук хәбәрдар идек, икенчедән, артык акча юк - оешмалар хезмәт хакын өчәр-дүртәр ай тоткарлый торган еллар иде бу.

Кызганыч, Нурфига аферистларның ялганына абынган шул. Процент белән кайтарып бирү шартларында бурычка акчалар алып, шул "могҗизалы фонд"ка салган. Ә фонд дигәне көннәрдән беркөнне юкка чыккан.

-Процентлар үскәннән үсеп, бурычларым бик тиз арта барды. Акчаларын сорап килүчеләр тәмам теңкәмә тиде. Хезмәт хакы да ул чакта күбесенчә төрле әйберләр белән түләнгәнлектән, ул кешеләр белән исәп-хисап ясау кыенлашты. Аптырагач, үзем тулай торакка күчеп, фатирымны вакытлыча башка кешеләргә биреп тордым. Әмма алардан кергән акча да авыр хәлдән чыгарга ярдәм итмәде. Түләүләремне каплау өчен банктан кредит алуым, киресенчә, мине тагын да бурычка батырды, - дип күңелсез истәлекләрен яңарта Нурфига. Никадәр борчу кичергәнен үзе генә беләдер. Бу ятьмәдән чыгу өчен күпме генә бәргәләнсә дә, ахыр чиктә ул әҗәтләрне фатирын сатып түләргә мәҗбүр булган. Шулай итеп, торыр урынсыз калган. Моннан да яман хәл бармы икән: баш өстендә түбәң булмасын әле!

-Нигә ул "фонд" белән бәйләндең соң син? - дип ачынып соравыма каршы ул:

-Торак сатып алмакчы булган идем. Фатирны миңа бит соңрак, инде бурычларга баткан чагымда бирделәр. Аны да югалттым, - диде ул, акланып.

Янә тулай торак... Тыныч, сабыр холыклы Нурфига анда да үзенә дуслар тапкан. Әмма киләчәкне уйлыйсы бар бит, гомер буе төрле холыклы чит кешеләр белән бергә яшәп булмый. Әтисе вафат булып, үги әнисе Нократ Аланындагы йортны сатарга ниятләгәч, Нурфигага да үз өлеше тигән анысы. Әмма, үзе әйтүенчә, бертуганнары белән бүлешкәч, акчасы коммуналкада бүлмә алырлык та калмаган. Шуннан соң ул, башка чарасы булмагач, фатирлык акча эшләү нияте белән Мәскәүгә юл тоткан. Кырык алты яшендә!

-Эш тиз табылды: үз һөнәрем буенча мәктәпкә урнашып, балалар укыта башладым. Хезмәт хакы, мәскәүлеләр күзлегеннән караганда, югары булмагандыр, әмма минем өчен зур тоелды. Премияләр дә түләп тордылар, - дип сөйли ул. - Бер хатын-кыз белән вакытлыча фатир "снимать" итеп яшәдек. Түләүләр, икегә бүлгәнлектән, артык авыр йөк булмады. Әмма фатирлы булу хыялым җилгә очты: мәктәптә кыскартуга эләктем. Шуннан соң эш эзләүләрем бернинди нәтиҗә бирмәде: яше иллегә җиткән, гәүдәсе калынаеп киткән белгечләргә юллар ябык икән. Кайсы оешмага барсам да, яшь, чибәр, сылу кызлар кирәклеген сиздерделәр.

Мәскәү күз яшьләренә ышанмый шул. Шулай да вакытлыча эш таба ул: метро янында газеталар сата башлый. Март ае була бу. Күшектергеч дымлы һава, өстәвенә җил газеталарны очыртырга гына тора, очканнарын йөгереп тотарга кирәк. Менә шулай кышкы салкыннарга кадәр эшли.

Хәзерге көндә ул тормыш юллары чатында. Мәскәүдән кайтып, янә шунда барып караган, янә кайткан. Кукмарада вакытлыча бер туганнарында тукталып яшәгән. Якын-тирәдәге берничә шәһәрдән эш, торак турында белешүләре дә нәтиҗә бирмәгән. Чарасызлыктан Чаллыдагы йортсызлар приютына чиратка баскан. Картлык көнен андый урында каршыларга язмасын инде: нинди юньсез адәмнәр булмас! Рәхимле кешеләр ярдәме белән фатир алу өмете дә бар үзенең. Бәлки, аны аңлый, хөрмәт итә торган, калган гомерен бергә үткәрердәй, йорт-җирле насыйп яры да табылыр. Илле яшь, шигырьләрдә сөйләнгәнчә, гомернең яртысы гына бит әле.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Нурфига Хәсәновага ярдәм итәргә теләүчеләр булса, адресы редакциядә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев