Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер төш күрдем...

Без көн саен диярлек төш күрәбез. Кем моңа бөтенләй игътибар бирми, ә кем йокыдан уяну белән төшен юрый башлый. Иренмичә, калын-калын төшлекләр актара, Интернет челтәреннән эзли. Ни дисәң дә, бу катлаулы күренешне бер сүз белән генә аңлатып булмыйдыр, минемчә. Төш күрү кешеләргә борынгы заманнардан ук тынгылык бирмәгән. Төш күрү -...

Без көн саен диярлек төш күрәбез. Кем моңа бөтенләй игътибар бирми, ә кем йокыдан уяну белән төшен юрый башлый. Иренмичә, калын-калын төшлекләр актара, Интернет челтәреннән эзли. Ни дисәң дә, бу катлаулы күренешне бер сүз белән генә аңлатып булмыйдыр, минемчә.

Төш күрү кешеләргә борынгы заманнардан ук тынгылык бирмәгән. Төш күрү - җанның тәннән аерылып китеп, сәяхәт итеп йөрүе, дип ышанганнар. Шуңа да йоклаган кешене кузгатырга, кисәк кенә уятырга ярамаган. Борынгылар киләчәкне "хәбәр итүче" төшләрне күрергә теләп бик яхшы итеп әзерләнгәннәр. Корбан чалганнар, догалар укыганнар, йоклау -ял итү өчен махсус корылмалар төзегәннәр. Әлбәттә, мондый психологик әзерлек бушка китмәгән: матур киләчәкне "хәбәр итүче" төш кергән.

Тарихка тирәнрәк күз салсаң, һәр чорның күренеклеләре бу сихри күренешкә үзләреннән яңалык кертергә омтылганнар, зур күләмле хезмәтләр язганнар. Хәзерге вакытта безнең көннәргә килеп җиткәннәре дә бихисап. Нострадамус, Миллер, Ванга, З.Фрейд, заманча төшлекләрдәге хезмәтләрендәге образлар, күренешләр күп булса да, актара башлагач, бер үк төшне әллә ничә төрле итеп юрарга мөмкин булуын аңлыйсың. Шуңа да төшлекне ачып, "сезнең дошманнарыгыз күп", "кыенлыклар булырга мөмкин" дигән юрамаларны укып, хафага төшәргә ашыкмагыз. Күргәннәрнең тормышка ашуына төш күргән төн атнаның ничәнче көне, айның үсү яки кимү вакыты булуы да йогынты ясый.

Гадәттә, кимеп баручы айда күргән төшләр безнең тормышта булган, яисә булмыйча калган вакыйгаларны тасвирлыйлар. Тулы ай вакытында кергәннәре бик тиз тормышка ашучан, күп вакытта алар киләчәктә булачак хәлләрне хәбәр итәләр.

Нинди генә юраулар булмасын, көннәрдән бер көнне кергән күңелсез төш безне тормыш мәшәкатьләреннән арындырып җибәргәндәй була. "Тагын нәрсә булыр икән?" дигән уй баштан чыкмый. Нәрсәгә юрарга да белмисең. Нинди генә булса да "яхшыга юра", дигән борынгылар. Кешегә сөйләп йөрүне дә хупламаганнар. "Куркыныч төш керсә, кыйбла ягындагы тәрәзәгә карап сөйлә", "җилгә сөйлә" дигән әйтемнәр бүген дә актуаль бит.

Бу язмамны яза башланганчы, психологик процесслар, төшләр белән "җенләнгән" бер танышым белән аралашып алдым:

-Мин төшлек басмаларына бөтенләй ышанмыйм. Минем үзем өчен генә төзелгән, шәхси төшлек дәфтәрем бар. Мәктәптә укыган вакыттан бирле төштә нәрсә күрсәм - бөтенесен язып барам. Әлбәттә, тулысынча түгел, ә иң мөһим образларны гына. Элегрәк күргәннәремне нигә юрарга да белми идем. Ә хәзер нәрсә күрсәм, тормышымда нинди үзгәреш буласын белеп торам. Кайчакта күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, алдан хәстәрен дә күрергә тырышам. Могҗизадырмы бу, әллә үзеңнең психологияңне шул дәрәҗәдә яхшы белүме? Аңлата алмыйм. Кайчакта бик мәгънәсез, кыска төшләр дә күрәм. Берсен дә игътибарсыз калдырмыйм. Мондый төшләр кешенең эчке кичерешләре, чишелә алмаган проблемаларының тирән аңда чагылышы, ди галимнәр.

Мин еш күрә торган эт образы күп кенә төшлекләрдә дошман, эт тешләү - дошманыңнан начарлык килү, дип язылган. Ә миңа андый төш керсә, якын арада кунаклар киләсен көт тә тор. Таң алдыннан, пәнҗешәмбедән җомгага каршы кергәне һәрвакыт диярлек тормышка аша, - ди ул, үзенең шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашып.

Кукмара бистәсендә яшәүче Сания апа да төшләр турында сорашуымны хуплап, сөйләп китте:

-Миңа гел киләчәкне "хәбәр итүче" төшләр керә. Мәрхүм булганнарны да еш күрәм. Әниемнең вафат буласын да алдан күрдем, ләкин нәрсәгә юрарга да белмәдем ул вакытта, бары ниндидер афәт буласын гына чамаладым. Мәрхүм әнкәй шундый иде. "Бүген фәлән кешене (ул инде вафат булган) күрдем, кайткан, фәлән кешеләргә кереп китте. Тагын ни булыр инде?!" - ди. Озак та үтми, авылда мәет була. Без моңа аптырый идек. Хәзер үзем дә шундый хәлдә калгалыйм.

Яшь чакта күргән бер төшемне сөйлим әле. Поездда барам икән. Зур-зур сумкаларым да бар. Поезд шул чаклы тиз бара, күз иярми. Кинәт әкренәйде, як-ягыма карыйм -бөтен җир ямь-яшел, ялтырап кояш чыккан, чәчәкләрнең ниндие генә юк. Кәефем яхшы, миңа бик рәхәт икән. Шуннан уянып киттем. Әниемә сөйләдем "Кызым, яхшыга юрыйк. Бик әйбәт төшкә ошаган бу, - диде. Шул елны кулымны сорарга килделәр. Яхшы кешегә кияүгә чыктым. Шөкер, әле дә бәхетле тормышта яшим.

фото: http://welemudr.ru/?paged=95

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X