Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балачагы көендерсә, картлыгы сөендерә

Югары Өскебеш авылында яшәүче бик үзенчәлекле шәхес, хезмәт ветераны Мөҗипова Маһибәдәр Муллаәхмәт кызы турында язып үтәсем килә. Табигатьнең иң матур мизгеле, бар җиһан хуш исле шау чәчәккә күмелгән, озын-озак гомер теләгән кәккүкләрнең сихри, моңлы авазына төрелгән бер мәлдә - 1930 елның июнь аенда якты дөньяга аваз сала ул. Әмма аңа...

Югары Өскебеш авылында яшәүче бик үзенчәлекле шәхес, хезмәт ветераны Мөҗипова Маһибәдәр Муллаәхмәт кызы турында язып үтәсем килә. Табигатьнең иң матур мизгеле, бар җиһан хуш исле шау чәчәккә күмелгән, озын-озак гомер теләгән кәккүкләрнең сихри, моңлы авазына төрелгән бер мәлдә - 1930 елның июнь аенда якты дөньяга аваз сала ул. Әмма аңа әти-әнисе канаты астында хозурланырга, ваемсыз балачак хисләрен татырга насыйп булмый. Ил өстенә ябырылган сугыш афәте алар гаиләсен дә читләтеп узмый. Әтисе сугышка алына һәм әнисе берсеннән берсе кечкенә өч кызчыгын күкрәгенә кочып ялгыз кала. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз басуында эшләгән әнисенең төп булышчысы, терәге олы кызы Маһибәдәр була. Өйгә күзәтчелек итү, йорт тирәсендәге бетмәс-төкәнмәс эш, сеңелләрен карау - тулысынча аңа йөкләнә. Үз яшенә караганда бик тиз олыгая ул, үсмер чагын каһәр суккан сугыш урлый. Яу кырыннан килгән әтиләренең үлеме турындагы кара хәбәр дә нарасыйларның күңеленә мәңгелек яра булып уелып кала. Сөяк-буыннары ныгырга да өлгермәгән кызчык район үзәгенә барып, тракторчы һөнәрен үзләштерә. Унбиш яшендә ул тракторда сөрәнче (плугар) булып эшли башлый. Ирләргә хас бу хезмәт җиңел генә бирелми, әлбәттә, әмма ул авырлыклар алдында сыгылып төшми: тырыша-тырмаша. Бераз эшләгәч, аңа тимер атны үзенә иярләргә тәкъдим итәләр. Аның тракторда гына да хезмәт стажы унҗиде ел.

Авылның бик тырыш, уңган егете Зиннур белән гаилә корып, матур гына яшиләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Яңа йорт, каралты-кура җиткерәләр. Өй салганда һәр бүрәнәнең икенче башыннан Маһибәдәргә күтәрергә туры килә, чөнки Зиннурның да әтисе яу кырында һәлак була. Бер булышчылары булмаган ике ятимгә тормыш йөген үзләренә генә тартырга язган була. Зиннурның вафатына да шактый еллар узды. Урыны оҗмахта булсын.

Бер елны 8 Март бәйрәменә авылга кайттык. Шулвакыт клубка чыккач, Маһибәдәрнең бөтерчек кебек, искиткеч матур биюенә шаккаттым, сокландым. Быел да очрашкач: "Һаман да биисеңме?" - дип сорадым. "Юк, биемим, олыгайдым инде, хәзер бакый тормышка рухи азык әзерлим, - диде ул. - Әмма клубта узучы бер генә мәдәни чараны да калдырасым килми әле". Маһибәдәр кешеләргә һәрвакыт яхшы теләктә, ярдәм итешеп яши. Балаларын да игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтеп үстерде. Күршеләре Розалия белән Исмәгыйль: "Маһибәдәр әби - безнең йортның алыштыргысыз зур йозагы. Кая барсак та күңелебез тыныч, иркенләп, тынычлап йөрибез. Барысына да күз-колак булырга җитешә ул", - диләр аның турында.

Бүгенге көндә Маһибәдәр улы-килене тәрбиясендә гомер кичерә. Улы Рифат та әтисе шикелле агач эшенең чын остасы, искиткеч сәләтле егет. Маһибәдәр үзе әле һаман да тик торырга яратмый, балаларын, оныкларын йон эрләп, оекбашлар бәйләп куандыра. Каз-үрдәгенә, тавык-чебешенә күз-колак булып, хәленнән килгәнчә якыннарына ярдәм итә. Читтә яшәүче газизләре дә төп нигездә еш кунак булалар, әниләре, әбиләрен сагынып, хөрмәт итеп кайталар. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә аны сәламәтлектән аермасын, якыннарын сөендереп яшәргә язсын.

Рашидә СӘЙФУЛЛИНА, Алабуга каласы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев