Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала бит ул – уенчык түгел

Республикада үсмерләргә карата кылынган җинаятьләр саны быел 70 процентка арткан. Балалар бүген урамнан бигрәк гаиләдә дә шактый зыян күрә. Әллә бүген әти-әниләр балаларны тәрбияли белмиме? Сүзем кыйнау, каты куллылык кына түгел, әхлакый азгынлык хакында да. Азгын ирләр, тәртипсез әниләр... Рәнҗетүчеләр кемнәр? Яшел Үзән районында оныкларын көчләгән С.га карата җинаять эше...

Республикада үсмерләргә карата кылынган җинаятьләр саны быел 70 процентка арткан. Балалар бүген урамнан бигрәк гаиләдә дә шактый зыян күрә. Әллә бүген әти-әниләр балаларны тәрбияли белмиме? Сүзем кыйнау, каты куллылык кына түгел, әхлакый азгынлык хакында да.

Азгын ирләр, тәртипсез әниләр...
Рәнҗетүчеләр кемнәр? Яшел Үзән районында оныкларын көчләгән С.га карата җинаять эше ачканнар. Ул хәтта 2008 һәм 2009 елгы оныкларын ничек мәсхәрәләвен видеога да төшергән. Ә Зәй суды исә үги кызын мәсхәрәләгән ир-атка һәм аның дустына җинаять карары чыгарган. Әлеге ирләрнең берсе - 16, икенчесе 18 елга хөкем ителгән. Күптән түгел Чаллыда 12 яшьлек кызны көчләү очрагы билгеле булды. Бу җинаятьтә шикле булган 31 яшьлек ирне тоткарлаганнар. Беркайда да эшләмәүче ир-атның моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган. Үз йортында чит ир-ат белән күңел ачарга яраткан аналар да балаларының йөрәгенә мәңгелек җәрәхәт ясарга мөмкин. Әлмәт районында ике ир-ат, таныш хатыннарында кунакта булып, исерткеч эчемлек кулланалар. Кызып китеп, фатир хуҗасы белән сүзгә керәләр. 14 яшьлек инвалид кыз әнисен яклап чыга. Шулвакыт ирләрнең берсе инвалид кызны җенси яктан мыскыл итсә, икенчесе аңа кул күтәрә. Акылы томаланган әтиләр арасында үз кызларын көчләгән очраклар да бар. Кайбер үги әниләргә дә үги кызларын кыйнаган өчен җавап тотарга туры килә.
Чаң кагарга кирәк!
Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина үсмерләрне көчләү очракларының яртысы гаиләдә күзәтелә дип белдерә. Былтыр шундый 572 җинаять ачыкланган. Шуларның 234е - әти-әниләре, 169ы - әниләренең өйдәш сөйгән ярлары, тагын шуның кадәрлесе гаиләдәге башка кешеләр тарафыннан кылынган. 30 очракта балалар оешмаларындагы хезмәткәрләр гаепле дип табылган. Имин булмаган гаиләләр, балаларны күзәтүсез калдыру - төп сәбәп менә шулар. Вәкаләтле вәкил исә мондый фаҗигаләрне ата-аналарның, бигрәк тә әни кешеләрнең тәртипсез тормыш алып баруыннан күрә.
Күптән түгел Дәүләт Советында узган утырышта парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый очракларның күп булуына әрнеп, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләмәгән өчен Гүзәл Удачинага шелтә дә белдергән иде. "Балаларга көч куллану буенча җинаятьләр арту җәһәтеннән сез чаң кагарга тиеш. Елга бер тапкыр саннарны җиткерү, аның өчен борчылу аз. Әгәр балаларга карата куркыныч мөгамәлә күрсәгез, ул сәламәтлек, үлем, суицид очракларына кагыламы, сез Дәүләт Советына хатлар язарга, Министрлар Кабинетына, Президентка мөрәҗәгать итәргә тиеш", - дип кисәтте ул.
Тәрбияләмәсәң - штраф
1990 нчы елларда пионер оешмаларының юкка чыгуы да яшьләрнең "бәйдән ычкынуы"на китерде. Ул заманның ирекле балалары бүген инде үзләре әти-әни булды. Әллә алар гаиләдәге башбаштаклыкка күз йомамы?
- Юк. Соңгы елларда балалар тәрбияләүдә үз вазыйфаларын үтәмәгән әти-әниләрнең саны артмады. Ул инде 15-20 ел дәвамында 3-4 мең булып кала, - ди Татарстан Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы Лариса Осипова. Ул да балаларның җәбер-золым күрүен, беренче чиратта, гаиләләрнең имин булмавыннан күрә. 2015 елда балаларга кагылышлы 234 җинаять эше тикшерелгән, шуларның 72 се тупас мөгамәлә, әти-әниләрнең үз вазыйфаларын үтәмәве аркасында килеп чыккан. Былтыр балаларын юньләп тәрбияләмәгән 15 меңнән артык әти-әни штрафка тартылган. 496 ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән.
Быелның ике аенда андыйлар 52 булган. Узган ел 2 мең 710 әти-әни профилактик исәпкә куелган. Быел 1 мартка андый гаиләләр саны 4 меңнән артыкны тәшкил итә. "Районнарда социаль тернәкләндерү буенча консилиумнар расланды. Анда сәламәтлек саклау, белем бирү, спорт, социаль мәсьәләләргә җаваплы белгечләр керә.
Социаль яктан имин булмаган гаиләләрнең мәгълүмати базасы булдырылды. Беренче тапкыр күзгә ташланган гаиләләргә махсус карта тутырыла. Ул социаль ярдәм бүлегенә һәм үзәкләргә җибәрелә. Андый гаиләләр белән эшләү өчен белгеч, тернәкләндерү программасы билгеләнә. Былтыр 1630 гаилә патронаждан төшерелгән. Министрлык психологик ярдәм күрсәтү буенча "Ышаныч", хатын-кызларның "Фатыйма" үзәге белән килешүләр төзеде. Алар төрле семинарлар, чаралар оештырыла", - ди Лариса Осипова.
"Жасмин" психология һәм иҗат үзәге белгече Ләлә Баһрамшина белдергәнчә, әти-әниләрнең күбесе балаларын, тегесе ярамый, монысы ярамый, дип чикләргә ярата. Нәтиҗәдә балалар "юк" дип әйтә белмәскә өйрәнә. Балаларны аралашырга өйрәтүдән дә күп нәрсә тора. "Балалар кичергән кризис белән әти-әнинеке бергә туры килергә мөмкин. Әти-әниләр моны яхшы белергә тиеш. Кызганыч, бүген күпләр фатир, кием сатып алуга игътибар бирә. Ә рухи якны кайгыртуны кирәк дип тапмыйлар.
Аңлашылмаучанлыклар күбрәк тулы булмаган яки үги әти яки әни белән яшәүче гаиләләрдә килеп чыга. Әти-әниләр аерылышкан очракта да бала үзенең кадерле кешеләре белән элемтәсен сакласын иде. Аерылышу ул - бала өчен аерылышу түгел. Балага болай да әтисе яки әнисеннән аерылу авыр, ә яңа гаиләдәге әти-әни белән уртак тел таба алмау аның борчуын тагын да арттыра", - ди психолог. - Бала бит ул, әгәр әти-әнинең хәле яхшы икән, минеке дә шәп булачак, дип уйлый. Гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруны максат итеп куярга кирәк. Күңелдән, мин моңа ирешәм, дип кабатлау файдалы. Ярсыган чакта берничә минутка дәшми калу хәерле".
Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев