Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл өстендә моңлы азан

Авыл өстендә таң беленергә тора. Гүзәл Җиребез үз күчәре тирәсендә әйләнгән саен кояш нурлары көнчыгыштан көнбатышка күчә бара. Димәк, алар тиздән Кукмараның бәрәкәтле җиренә куначак, аннан шәhри Казанга китәчәк hәм Яшел Үзән җирләренә үк сузылачак. Менә урам буйлап кулларын як-якка селтәп, егетләрчә басып, вәкарь генә бер ак сакаллы бабай атлый....

Авыл өстендә таң беленергә тора. Гүзәл Җиребез үз күчәре тирәсендә әйләнгән саен кояш нурлары көнчыгыштан көнбатышка күчә бара. Димәк, алар тиздән Кукмараның бәрәкәтле җиренә куначак, аннан шәhри Казанга китәчәк hәм Яшел Үзән җирләренә үк сузылачак. Менә урам буйлап кулларын як-якка селтәп, егетләрчә басып, вәкарь генә бер ак сакаллы бабай атлый. Димәк, тиздән Бөр елгасы буенча сузылып яткан авыл өстендә иртәнге азан яңгырар, һәм хезмәттән арып йоклаган Зур Сәрдек халкы әкренләп йокысыннан айный башлар.

Кайбер кешеләр гомер буе яктылык таратырга, нур өләшергә омтылалар икән - Наил Йөзмиев та шуларның берседер, мөгаен. Ул 35 ел буе "Игенче" хуҗалыгында электрик булып эшләгән, шул hөнәре белән көн күргән, хәзер исә авыл мөэзине, имам Рифат Ибраhимов булмаганда аның вазыйфаларын башкара. Колхоз объектларына электр уты үткәргән, гади кешеләргә дә хезмәт күрсәткән - әби-бабайларны, балаларны караңгылыктан арындырып шатландырган. Мөгаен, дистә еллар элек электр баганаларының җилдәге тын гүләве астында ул яктылыкның серле, салмак агышын да ишеткәндер әле...

Бүген исә ул - рухи-дини яктылык таратырга омтылучы, кешеләр күңелен сафрак, турырак тарафка чакырырга алгысучы хәзрәт.

фото: http://www.sasak.net/51064___anggota-parlemen-inggris-bilang-siaran-azan-justru-merendahkan.html

Күңел караңгылыгыннан арындырган рухи яктылык... Күңелләребездә яшәгән яктылык... Чыннан да, йөрәк-калебләребездә ничек яши икән ул? Нинди гамәлләребез аша көч, үсеш, ныклык ала икән? Моны бер Аллаh Тәгалә Үзе генә беләдер. Тышкы нурлар -электр яктылыгы ерак чакрымнар артындагы ГЭСлардан, ТЭЦлардан килгән төсле, рухи яктылык Аллаhның Үзенә, безнең яхшы гамәлләребезгә барып тоташадыр, мөгаен... Наил абый Йөзмиев өчен исә бүген рухи яктылыкка илтүче юллар шактый ачык кебек: мәчеттә тәүлеккә биш тапкыр азан әйтү, гыйбадәт араларында Коръән уку, үзеңә ошаган мөселман китапларын татарчага тәрҗемә итү, Аллаh Тәгалә-Әл-Галиим-Әш -Шаhиид ризалыгы өчен балаларга, хатын-кызларга чын Хакыйкатькә илтүче бәhасез гыйлем бирү...

Әйе, Аллаh шулай теләгән: күп гасырлар элек булган кебек бүген дә мәчет татар авылының йөрәге булып кала бирә hәм, аңа карап, кешеләр вакыт-вакыт рухи сәгатьләрен төзәтәләр, дөнья мәшәкатьләреннән арынган арада киләчәккә туры маяклар билгелиләр. Язгы яки көзге, җәйге яки кышкы кичләрдә үзәк урам буйлап барганда кешеләр еш кына Аллаh йортына борылып карарга мәҗбүр булалар бит. Чөнки анда намаздан соң да еш кына ут яна. Димәк, анда кемдер (күпчелек очракта, билгеле, бу Наил абый булып чыга) Коръән укый, тәсбих тарта, белем ала, белем бирә. Бу, шиксез, кешеләр күңелендә якты хис-тойгылар, киләчәккә пакь өмет уята.

Үткәндә калган елларга әйләнеп карап, бүгенге белән үткәнне чагыштырып Наил абый Йөзмиев үзе болай ди:

-Безнең заманда, билгеле, кешеләр өчен күп эшләнде. Әйтик, Камил Шакиров, Габделхәй Шәмсетдинов җитәкчелек иткән чорларда фермаларны, келәт hәм башка объектларны салу-зурайту, аларга электр үткәрү үсеш алды, бу авыл кешеләре яшәешенә дә уңай йогынты ясамый калмады. Бу, шиксез, ул елларның искә алырга лаеклы уңай ягы иде... Кимчелеге шул: ул чорларда җәмгыятьтә, күңелләрдә җәhиллият көчле иде. Чөнки, атеизм, дәhрилек җәмгыятькә, сүз дә юк, яхшылык булып кайта алмады.

Ләкин бүген инсаннарга ялгышларны төзәтергә, тәүбәгә, иманга килергә чын юллар ачылды. Бу соңгы елларның сөенечле ягы... Шул шатландыра...

Әйе, Наил абый хаклыдыр: диннең кайтуы милли ирек кайтуы төсле үк үткән елларның, мөгаен, иң зур казанышларының берсе булып кала бирә. Җәмгыятькә кешеләр күңелен туры юлга чакыручы хакыйкый маяклар кайтты. Авылда буыннар алышынып торса да, ак сакаллы бабайлар, ак яулыклы әбиләр чылбыры өзелмәде. Еллар узган саен мәдрәсә бусагасын атлап керүче яше- карты да азаймый, димәк, олы белем чишмәсе саекмый. Бу киләчәккә ышаныч уята. Мөгаен, без моның өчен Бер Аллаh Тәгаләгә-Әр-Рахмаанга-Әр-Рахиимга рәхмәтле булырга тиешледер.

...Менә авылда инде кич тә беленеп килә. Тиздән кояш офык артларына кереп батар, авыл урамнарында, өйләрдә якты электр утлары кабыныр. Моннан егерме еллап элек торгызылган мәчет манараларыннан, бакый яшәеш, бакый кыйммәтләр турында искә төшереп, азан яңгырар, җирдә яктылыкка гашыйк тормыш дәвам итәр...

Илшат ВӘЛИУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk