Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә язмышларны башлап яздыгыз

Бу шигырь юллары Тырыш авылының югары категорияле, башлангыч сыйныф укытучысы Нурия ханым Шаһабиевага бик тә туры килә. Бүгенге язмам авылыбызның күрке булган, укытучы исемен тап төшермичә горур йөрткән, бик тә тыйнак, икейөзлелекне, ялагайлылыкны җене сөймәгән, утыз алты ел балаларга белем бирүче, игътибарлы һәм ихтирамлы чын педагог турында. Мәктәпкә укырга дип...

Бу шигырь юллары Тырыш авылының югары категорияле, башлангыч сыйныф укытучысы Нурия ханым Шаһабиевага бик тә туры килә. Бүгенге язмам авылыбызның күрке булган, укытучы исемен тап төшермичә горур йөрткән, бик тә тыйнак, икейөзлелекне, ялагайлылыкны җене сөймәгән, утыз алты ел балаларга белем бирүче, игътибарлы һәм ихтирамлы чын педагог турында. Мәктәпкә укырга дип түгел, ә уйнарга килгән, укытучы апасын дусты дип кабул иткән, бернәрсә аңламаган, белмәгән баланың күңеленә көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы аша ачкыч табып, укырга-язарга өйрәткән Нурия апаларын укучы балалар үз әниләредәй якын күреп яраталар. Укытучы апалары да балаларны бик ярата шул. Утыз алты ел эшләү дәверендә бер балага да тавыш күтәреп эндәшмәгән укытучыны яратмый мөмкинме соң?! Кеше ышанмаслык хәл диярсез. Әмма ел саен беренче класска укырга баручы балаларның әниләре "балам йомшаграк холыклы укытучы Нуриягә генә туры килсә ярар иде", - дип борчылганнарыннан нәтиҗә ясау әллә ни кыен түгел бит.

Укытучы буларак та, кеше буларак та авылыбыз халкы Нурияне бик хөрмәт итә. Заманга яраклы шәхес тәрбияләүче укытучы күпкырлы белемгә ия. Берничә ел башлангыч сыйныф укытучыларының куст методик оешмасын җитәкләүче Нурия үткән уку елы нәтиҗәләре буенча республика күләмендә мәгариф хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган "Безнең иң яхшы укытучы" бәйгесендә җиңү яулап, грантка ия булды. Үзенең эш ысулларын, тәҗрибәләрен башкаларга җиткереп, югары күтәрелгән тырыш, булдыклы укытучы, тирән белемен үзенең хезмәттәшләре белән уртаклашып, аларга да югары үрләр яуларга ярдәм итәчәк әле.

Фәридә ХИСАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk