Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Адай авылыннан Минехак Хәнәфин турында истәлек

Бабам турында истәлек язарга күптәннән уйлап йөри идем инде. Мөгаен, вакыт җиткәндер, чөнки соңгы арада әлеге уй бигрәк тә тынгы бирмәде. Кырыс, усал карашлы, әмма шул ук вакытта олы йөрәкле, нечкә күңелле, гадел һәм намуслы. Бу - минем бабамны тасвирлый торган иң беренче сүзләр. Хәтерегезгә төшерсәгез, нәкъ Гомәр Бәшировның "Туган...

1932 елның июнь аенда Адай авылының гади бер крестьян гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала ул. Аның балачагы башка чордашларыныкы кебек үк кычыткан ашы, алабута ипие, сугыш елларының авырлыклары белән күңеленә кереп кала. Аның дүрт ир туганының икесе кыска гомерле була. Берсе сабый чагында, икенчесе егет булып җитешкәч, вафат булалар. "Әни бишеккә кечкенә баланы сала иде дә, чәйнәлгән ипине чүпрәккә төреп ясалган имезлекне авызына каптырып, безгә бишекне тирбәтергә кушып, ындыр табагына эшкә китә иде. Берсендә, бала бик каты елагач, берничә тапкыр әни янына йөгереп бардык. Эш калдырырга ярамый иде шул ул вакытларда. Әни безне куалап, катырак тирбәтегез дип, кайтарып җибәрде. Табибларга алып бару турында уйлаган кеше дә булмады. Икенче көнне бала үлгән, ә аның корсак турысы кара көеп чыккан иде, - дип сөйли иде бабай. - Ә Фәрит исемлесе егет вакытында вафат булган. Бик чибәр, диләр иде, мөгаен, күз тигәндер аңа". Бабай үзе дә икенче төркем инвалид иде.

-Юклык заманы бит, ул елларны искә алсам, әле дә тәннәр куырылып куя. Авыз тутырып ашарга ризык, кияргә кием булмады, йокларга - каты сәке, өйләр суык. Мичкә салам ягып җылыталар. Аның җылысы күпмегә җиткәндер инде, шуңа күрә иң рәхәт урын мич башы иде. Миннехак абый кечкенә чагында шуннан аралыкка егылып төшеп имгәнде. Табибларга алып барганнарын хәтерләмим, төрле им-томчыларга күрсәтеп, аягын сарык йоны белән урап йөртсәләр дә, кабат бер аягына баса алмады, - диде энесе Миннефәрт абый. - Юк, инвалид түгел иде ул. Ике кулы, ике аягы булган сау-сәламәт кешеләр эшли алмаган хезмәтләрне дә башкарды ул. Киресенчә, аңа таяналар, аннан ярдәм сорап киләләр иде әле.

Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев