Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

40 еллык эш тәҗрибәсе булган укытучыбызның яшьлеге Сәрдекбашта үтте, дип искә ала аның укучылары

Өлкәнәя барган саен кеше үзенең үтелгән тормыш юлларына борылып карый. Әрәмгә үтелмәгән бит остазыбыз гомере, кешеләргә күп изгелекләр эшләнелгән, горурланып искә алырлык гамәлләр кылынган. Рәшидә Әгъләмҗанова 40 елга якын балаларга белем-тәрбия бирә, укучыларны авыр фән - математика дөньясына алып керә, тапкырлык, зирәклек серләренә төшендерә, фикерләү сәләтләрен үстерә. Анда белем алганнар...

Өлкәнәя барган саен кеше үзенең үтелгән тормыш юлларына борылып карый. Әрәмгә үтелмәгән бит остазыбыз гомере, кешеләргә күп изгелекләр эшләнелгән, горурланып искә алырлык гамәлләр кылынган. Рәшидә Әгъләмҗанова 40 елга якын балаларга белем-тәрбия бирә, укучыларны авыр фән - математика дөньясына алып керә, тапкырлык, зирәклек серләренә төшендерә, фикерләү сәләтләрен үстерә. Анда белем алганнар бәхетле. Меңләгән бала күңеленә кешелеклелек, зирәклек орлыклары чәчә, шытып чыгуына ирешә. Әле дә элемтәдә торалар сөекле укытучылары белән, хәлен белешәләр, киңәшләр сорап киләләр.

Сигез бала тәрбияләп үстереп кеше иткән, тырыш, уңган Госман бабай белән Мафирә әби гаиләсендә икенче бала булып үсә ул. Мәктәптә математика белән мавыгып китә, моңа укытучы Изия апасы сәбәпче. Урта мәктәпне гел бишкә генә диярлек тәмамлап, физика-математика факультетына укырга керә. Чөнки математиканы да, балаларны да бик ярата - укытучы булып туган ул, күңеле гел балалар белән эшләүгә тартыла.

Башта Сәрдекбаш урта мәктәбендә математика укыта, яшьлек еллары шунда үтә. Көчле белем-тәрбия бирүче, район, республика күләмендәге күп җитәкчеләр, галимнәр үстергән мәктәп була бу. Андагы эксперименталь эшләрдә катнаша. Хезмәттәшлек педагогикасы, бала психологиясен өйрәнеп, аның киләчәген прогнозлау юнәлешендә әйбәт эшлиләр. Заман таләп иткән проблемаларны хәл итәләр. Һәр балага күзәтү көндәлеге алып барыла, анда уңай, тискәре сыйфатлары, уңышлары теркәп барыла, сәләтләре ачыклана, киләчәгенә юл күрсәтелә. Барлык балалар да тормышта үз урыннарын табалар. Мәктәптә берничә тапкыр иң яхшы укытучы исемен алып, район күләмендәге ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Кама Аланына күчеп китеп, андагы татар гимназиясендә математика укыта. Математика олимпиадаларында укучылары әйбәт урыннар яулыйлар. Бердәм дәүләт имтиханнарын да бик әйбәт тапшыралар. Бервакыт кеше ышанмаслык хәл була: тугызынчы сыйныфта кече ЕГЭ тапшырган барлык 16 укучысы да бишле ала!

Рәхимҗан абый белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр, икесенә дә югары белем бирәләр. Әнисәләре Казанга барып, бер фирмага эшкә керә, бизнес серләренә төшенә. Үзе фирма ачып җибәрә, уңышлы гына эшли башлый, тормышка чыга. Әдиләсе экономика һәм бизнес институтын тәмамлап, менеджер булып эшли, ул да тормыш корып җибәрә.

Инде лаеклы ялда булса да, тик торырга һич вакыты юк яраткан укытучыбызның. Ике кызы ике онык алып кайтып сөендерделәр үзен. Мәшәкатьләр артты, Кама Аланын ташлап Казан тирәсенә, оныклар үстерешергә килергә туры килде. Ләкин күңелле, җанга якын мәшәкатьләр бу.

Барлык укучылары исеменнән Илнур САФИН

фото technology-kaa.ucoz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X