Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк. Бу зур масштаблы кампанияне үткәрү өчен әзерлек эшләре башланды инде. Район җитәкчесе Сергей Димитриевның "2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу турында"гы карары дөнья күрде, бу чарага әзерләнү һәм аны үткәрүдә ярдәм итү өчен район комиссиясе төзелде....

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк.

Бу зур масштаблы кампанияне үткәрү өчен әзерлек эшләре башланды инде. Район җитәкчесе Сергей Димитриевның "2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу турында"гы карары дөнья күрде, бу чарага әзерләнү һәм аны үткәрүдә ярдәм итү өчен район комиссиясе төзелде.

Авыл хуҗалыгы исәбен алуның төп максаты - авылдагы демографик хәл, халыкның мәшгульлеге, гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, җирләрнең структурасы һәм алардан, шул исәптән сугарулы җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, җиләк-җимеш үсемлекләре, терлек һәм кош-корт, машина һәм техник җиһазлар һәм башкалар турында мәгълүмат туплау. Исәп алу барышындагы мәгълүматлар конфиденциаль, ягъни сер итеп сакланачак. Исәп нәтиҗәләренең исә авыл җирендә социаль сәясәтне формалаштыру, авыл хуҗалыгын үстерү мөмкинлекләрен һәм потенциалын, дәүләт ярдәме күләмнәрен дөрес билгеләү өчен әһәмияте зур булачак.

8 категория объектның исәбе алыначак:

-авыл хуҗалыгы оешмалары (эре, урта, кече);

-микропредприятиеләр;

-крестьян(фермер) хуҗалыклары(юридик затлар);

-эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы белән бәйле булган шәхси эшмәкәрләр;

-авыл хуҗалыгы белән бәйле булмаган предприятиеләрнең ярдәмчел авыл хуҗалыгы предприятиеләре, куллану кооперативларын да кертеп;

-гражданнарның коммерцияле булмаган бакча берләшмәләре;

-шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, торак төзү өчен җир участоклары булган, яки авыл җирендә терлек асраучы гражданнар. Исемлеккә торак төзү өчен 4 һәм аннан күбрәк сутый участогы булган һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнүче гражданнар керә;

Исәп алуга әзерлек максатыннан быел 1 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр 5 регистратор Кукмара поселогының барлык шәхси йортларын йөреп чыгачак. Поселокта исәпкә алу сайлап алу характерында үтәчәк, төзелгән исемлек нигезендә һәр бишенче хуҗалык 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу объекты булачак.

Эльмира ХАФИЗОВА, дәүләт статистикасы бүлегенең баш белгеч-эксперты

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk