Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Зуркукмаралы исерек килеш машина йөрткәндә тоткарлана

Аның транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы ачыкланган

Шушы көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар үткәрү вакытында ВАЗ-2114 автомобилен туктатылган. Аның йөртүчесе 1973 елгы зуркукмаралы булып чыккан һәм тышкы кыяфәтеннән үк исерек хәлдә булуы күренгән. Документларын мәгълүматлар базасыннан тикшергәндә әлеге ирнең административ җаваплылыкка тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы ачыкланган. Хәзерге көндә дознание бүлекчәсе тарафыннан әлеге иргә карата җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә. Россия Җинаятьләр кодексы нигезендә мондый гамәл өчен ике елга кадәр - иректән һәм өч елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Ел башыннан бирле район эчке эшләр бүлегенең дознание бүлекчәсе тарафыннан мондый 12 җинаять эше ачылган, аларның 9 судка җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk