Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ хезмәткәрләре укучылар белән очрашты

Язгы каникуллар башланыр алдыннан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында укучылар белән очрашулар, төрле акцияләр үткәрәләр.

“Язгы каникуллар” профилактик акциясе кысаларында ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдинов Олыяз урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Ул аларга юлларда үз-үзеңне тоту тәртибе, хәрәкәт иткәндә юл билгеләре, светофорларның роле турында сөйләде, җәяүлеләрнең генә түгел, машина йөртүчеләрнең дә игътибарсызлыгы аркасында була торган төрле ситуацияләргә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев