Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

«Халык инспекторы» уңышлары: Юл кагыйдәләрен бозу хәбәрләре өчен 200 мең сум түләнгән

«Халык инспекторы» кушымтасының яңартылган версиясе эше нәтиҗәләре аның нәтиҗәле булуын исбатлады.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы хәбәрләр өчен 200 мең сумнан артык акча түләнгән инде. «Татар-информ» кушымтада акчаны нәрсә өчен алырга мөмкин булуын искәртә.

Татарстанда «Халык инспекторы» кушымтасының яңартылган версиясен эшләтеп җибәргәннән соң, ярты ел эчендә аны инде 70 мең тапкыр йөкләп алганнар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы хәбәрләр өчен бүләкләү системасы кертелгәннән бирле кушымтадан файдаланучыларга 450дән артык түләү җибәрелгән. Яңарту, үзенең актуальлеген исбатлады һәм күп кенә яңа кулланучыларны җәлеп итте, дип сөйләделәр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.

«Бүгенгә, яңартылган версия ярты ел эшләгәч, безгә 8 267 гариза бирелде, бу бары тик түләүле категорияләр буенча гына. Бүгенге көндә безнең кулланучыларга 200 мең сумнан артык акча түләнгән. Бүләкләүгә гаризалар барлык гаризаларның якынча 10 процентын алып тора», – дип сөйләде Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин.

«Татар-информ» «Халык инспекторы» кушымтасында җиде түләүле категория булуын сөйләгән иде. Искәртеп үтик, битараф булмаган гражданнар нәрсә өчен акчалата бүләк алырга мөмкин:

  • әйләнә-тирә мохитнең пычрануына шаһит булсалар, нәкъ менә автомобильләрдән җитештерү калдыкларын бушату яки агызу, бу хокук бозу видеосы өчен 1 150 сум алырга мөмкин;
  • иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүче яки мотошлем кимәгән мотоциклчыны видеога төшергән өчен – 300 сум;
  • светофорның тыелган утына яки регулировщикның тыю турындагы ишарәсенә чыгуны видеога теркәгән өчен – 300 сум;
  • стоп-линия алдыннан яки светофорның тыелган сигналы алдыннан туктау таләбен бозу видеосы өчен – 230 сум;
  • каршы як хәрәкәт полосасына яки каршы як юнәлештәге трамвай юлларына чыгу видеосы өчен – 1 140 сум.
  • Хәрәкәттә җәяүлегә өстенлек бирмәүне видеога төшергән өчен – 435 сум;
  • Хәрәкәт вакытында йөртүченең рульдә килеш телефон куллануын видеога төшергән өчен – 435 сум.

Кушымтаның эш рәвеше мондый – аны ачуга ук камера кушыла, бу хокук бозуны шундук төшерергә ярдәм итә. Шуннан соң гариза тутыру, шул исәптән алда күрсәтелгән җиде категориянең берсе буенча мөрәҗәгать иткәндә, акчаны кая күчерү турында пунктларны тутыру этабы була.

«Хәзер Казан үзәгендә һәм тулаем шәһәр буенча, элемтә белән һәм геопозицияне билгеләү белән проблемалар килеп чыга. «Халык инспекторы» кушымтасында мондый проблемалар булмый, чөнки адресны кулдан язарга яки үзлектән картада геонокта куярга була», – дип сөйләде Илья Начвин.

Тик сер түгел, һәр штрафны шикаять итәргә була. Судка мөрәҗәгать итеп, үзеңнең хаклы булуыңны расларга кирәк, шул вакытта суд штрафны кире кагарга һәм аны түләмәскә мөмкин. Бу очракта нишләргә? Хокук бозучы штрафын түләсә дә, түләмәсә дә, бу хакта хәбәр иткән кешегә акча барыбер түләнә.

«Административ хокук бозу турында карар чыгарылгач кына, түләү җибәрелә. Алга таба, нәрсә булуына карамастан, штрафны түлиләрме, әллә кире кагалармы, мөрәҗәгать итүче акчасын барыбер ала», – дип сөйләде Илья Начвин.

Фото: © Кушымтаның скриншоты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев