Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Трассада фура янган (ФОТО)

Татарстанның Баулы районында М5 трассасында таш төяп кайтып киллгән зур йөк машинасына ут капкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә М5 трассасының 1263нче километрында "Рено" фурасына ут кабуы турында хәбәр...

Татарстанның Баулы районында М5 трассасында таш төяп кайтып киллгән зур йөк машинасына ут капкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә М5 трассасының 1263нче километрында "Рено" фурасына ут кабуы турында хәбәр алынган.

109нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге, полиция, медицина хезмәткәрләре хәвеф булган урынга килеп җиткән. Ачыкланганча, йөк машинасының кабинасы зыян күргән. 35 яшьлек машина йөртүчегә ул-бу булмаган.

Янгын сәбәбе - автомобиль механизмнарының төзек булмавы.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев