Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә өлкән яшьтәге хатын үлгән

Җиңел машинаны йөртүче хатын-кыз һәм тагын ике пассажир төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китерелгән.

Татарстанның Биектау районында йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Бөреле бистәсендә Казан-Малмыж юлының 30нчы чакрымында BMW автомобиле йөртүчесе идарә итә алмаган һәм каршы як полосага чыккан. Анда ул йөк машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәтендә 68 яшьлек пассажир хатын-кыз урында ук үлгән. Җиңел машинаны йөртүче хатын-кыз һәм тагын ике пассажир төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китерелгән.

Фото: пресс-служба МВД по РТ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев